|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2018 Мәдәният
"Яратылмый калган ярлар" спектакле критиклар тарафыннан югары бәя алдыКәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көнендә - 31 нче октябрь - Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры – Булат Сәләхның "Яратылмый калган ярлар" спектаклен тәкъдим итте. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды. Спектакльнең куелышы, бигрәк тә темасы критиклар тарафыннан югары бәя алды.
--- |
Иң күп укылган
|