поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.11.2018 Ана теле

Ана теле: Сүзсез мәгънә белдереп буламы? Аһәң, тон, интонация төшенчәләре сезгә танышмы?

“Тел”, “сөйләм”, “тавыш” сүзләрен еш ишетеп торсак та төгәл генә мәгънә төсмерләрен ачыклап тормыйбыз, алар бик күп мәгънәле – кемнең ничек күзаллавын чамалап та бетереп булмый. Менә телебез остасы Хәсән Сарьян әсәреннән бер өзек. “Аның (Таңсылуның) теле дә, гамәле дә кыланчык түгел.

Аның тавышы да өзеп-кисеп бармый, йомшак җилдәй, колакны әкрен генә сыйпап, иркәләп тик тора. Аның көлүе дә ягымлы: иреннәре елмаеп-язылып киткәндә, йөзе ямьсезләнми, җыерчык типми, ягымлыланып, балкып китә иде”.
 
Гомумән алганда, сөйләм тавышка нигезләнә.   Тавышның мәгънә вә хиснең бик нечкә, үзенчәлекле төсмерләрен белдерә алу сәләте бар.Борын-борын заманда, кешелек җәмгыяте әле оеша гына башлаганда, безнең бабалар әле кыргый булганда, бервакыт алар урманга утынга киткәннәр. Урманнан чыгып килгәндә, күрәләр, арадан берәү еккан агачны очыннан өстерәп чыгып килә. Кеше көлдерим дидеме икән, әллә чыннан да туксан тугызлырак булганмы, кем белсен. Шунда акыллы гына бер көләмәс кеше моңа күрсәтеп, өстәвенә чикә турысында бармагы белән бер ым-хәрәкәт тә ясап, “акыллы”, ди. Ягъни “шыр тиле”, диюе. Аны шундук аңлап алып, башкалар да елмаешып куялар.
 
Бу күренеш шул заманнарда ук инде кешелек цивилизациясенең иң зур казанышларының берсе саналырга хаклы булгандыр. Тавышлы өн белән, ягъни интонация белән капма-каршы мәгънәләрне белдерә алу әле дә аралашуның нечкә мөмкинлекләреннән санала.
 
Озын-озак еллар үтә барган, цивилизация янә бер казанышка ирешкән – язу барлыкка килгән. Кешеләр төрле-төрле әлифбалар, язу тамгалары, төрле сурәт, шрифтлар, таныш билгеләре уйлап чыгарып, телдән әйтүнең чиксез күп өн, аџәң үзенчәлекләрен белдерү юлларын тапкан. Хәтта менә иң катлаулылардан әлеге капма-каршы мәгънәле (антонимик) информацияне белдерү өчен дә төрле тамгалар эзләп таба алганнар. Без, мәсәлән, куштырнаклар кулланабыз. Безнең ата-бабага куштырнаклар кебек тамгалар уйлап чыгарырга ничә еллар кирәк булгандыр, анысын галимнәр генә беләдер, ә менә шул тамгаларны хәзер телдән әйтүгә кире кайтаруның шактый кыен мәсьәлә икәне күбебезгә мәгълүм. Чыннан да, әлеге “акыллы”ны шыр тиле дигән төп мәгънәне белдерер өчен нинди өн-тавыш белән әйтергә соң? Хәтта радио, телевидение дикторларыбыз, тәҗрибәле генә комментаторларыбыз да әллә ни катлаулы булмаган куштырнакларны да интонациягә күчерә алмыйлар, дөресрәге, күчерергә омтылмыйлар, тырышмыйлар, өйрәнмиләр. Эфирда еш кына “куштырнаклар белән әйткәндә”, “капма-каршысын әйткәндә” кебек искәрмәләр ишетергә туры килә.
 
   Сөйләм берәмлекләре аеруча әйтмә сөйләмдә үзенчәлекле. Аларны өн берәмлекләре дип атарга булыр иде. Өн берәмлекләре ике юл белән барлыкка килә: тын берәмлекләре һәм аваз (тавыш) берәмлекләре.
 
Тынны махсус сузу, өзү, кыска вакытка туктатып тору һ.б. хәрәкәтләр ярдәмендә мәгънәле берәмлек барлыкка килә. Мәсәлән, тын кинәттән эчкә җыела да, кырт туктап кала – куркуны белдерә; тын җыелып күтәрелә дә кинәт өзелеп, тиз генә тышка өрелеп чыга – “арыдым”.
Кызганычка каршы, өн берәмлекләренең бу төре, гомумән, өйрәнелмәгән диярлек. Интонациянең бер чарасы рәвешендә саналып китү белән генә чикләнелә, ә фонология фәне туплаган мәгълүмат куллану өчен халыкка җиткерелми. Хәзер аларны барларга, классификацияләргә, әдәби нормаларын тәгаенләп, фәнни әйләнешкә кертергә кирәк.
 
   Аваз белән белдерелә торган мәгънәле өн берәмлекләре – аваз, кушаваз, иҗек. Болар тел фәнендә өйрәнелә, алар әдәби нормага салынган, ягъни ничек әйтелергә тиешлеге кагыйдәләр белән көйләнә. Болар белән орфоэпия фәне шөгыльләнә. Ул, гомумән дә, өн берәмлекләренең кулланылышын контрольдә тотарга, үзгәрешләрне теркәп барып, яңа тәкъдимнәр бирергә тиеш. Без бу хакта Матбугат.руда бер язма бастырган идек инде, тагын әйләнеп кайтырга җыенабыз. Әйтик, мәгънәсез аваз буламы? дип кемнең кызыксынганы, моны хатага санаганы бар? Ә бит микрофонга
 
“Э-е-е, ничек дип әйтим инде”... дип мөңрәүчеләр азмыни!?
 
Бу  кыйблада интонация категориясе үзенә игътибар сорый.  Иң кыены һәм катлаулысы әйткәндә дә, аеруча язуда, мәгънәнең, фикер һәм хиснең тавыш, тын ярдәмендә, аларның төрле тембр, тибрәнеш, пауза, аһәң кебек күренешләре ярдәмендә төрле-төрле төсмер, нечкәлекләрен белдерү. Кызганычка каршы, болар әле бездә татарның милли психологиясенә, туган тел үзенчәлекләренә бәйле рәвештә төпле өйрәнелмәгән. Актерлык осталыгы юнәлешендә тупланган тәҗрибә һәм кайбер тикшеренүләр бар-барын, тик алар да гомуми кулланылышка җиткерелми. Шәхсән үзем – бу мәсьәләгә турыдан-туры кагылышы булган кеше: кырык ел буе университетта журналистларны сөйләмгә өйрәтү курсларыннан дәрес бирдем; озак еллар инде Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тапшыруында катнашып киләм. Бу темага унлап уку кулланмасы язып бастырдым. Кыскасы, бүген дә гамәли әһәмияте булган кайбер нәтиҗәләр ясап, киңәш-кулланма сыйфатында тәкъдим итәргә хакым бар дип саныйм. Өн (интонация) тоемлавы дигәндә ниләр күз алдына килә – менә кайбер күзәтү, нәтиҗәләрем:
I. Иң башта, әйтергә теләгән хис-тойгыны белдерүгә көйләнгән өн-интонациянең мәгънәсенә тәңгәл килгән сүз табарга кирәк. Г.Бәширев мәкаләсеннән бер өзек китерик: “Автор яза: “Көчле җил исте”, ди. “Җил бетте”, дип тә куя. Безнең телдә югыйсә берәү дә болай язмый, язмый гына түгел, хәтта болай сөйләшмиләр дә. Аның да бит бик ачык, бик матур сүзе бар: җил басылды, җил туктады яисә җил тынды, диләр. (Бүген дә, иртәгә дә. Казан; Тат.кит.нәшр., 1974, 222 бит).
 
   Сөйләмдә стильләр буталса, интонация төсмерләре дә бутала. Гади сөйләмдә, мәсәлән, язма стиль элементлары сәер, урынсыз тоелачак: Нәрсә эшләргә бу Илсур Галиевне. Тагын бер малай беләнэләгешкән. Әнисендә дә берничә булдым, класс һәм комсомол җыелышларына куеп тикшердек (Авыл утлары, 1983, 19 ноябрь).
 
   Киресенчә, язма сөйләм әсәрләрендә сөйләмә элементлар интонацион яңгырашны тормышчан итә. Менә Г.Ибраһимовның публицистик әсәреннән өзек: “Аеруча “таң”чылар үз гәзитәләрендә,авыздан төкерек чәчеп, күкрәк сугып, чәч йолкып, үзләренең тик социализм өчен генә көрәшүләре һәм шул юлда асылырга, киселергә, үләргә әзер икәнлекләре турында кат-кат ант итеп, кызу мәкаләләр яздылар” (Әсәрләр, 7 т., 456 бит).
 
   Гади сөйләү элементлары дигәндә халык телендәге үзенчәлекле сүзләр, фразеологик әйтелмәләр, канатлы, җор, жаргон сүзләр, диалектизмнар, профессионализмнар һ.б. лексик чаралар да, морфологик һәм фонетик үзенчәлекләр дә, шулай ук синтаксик чаралар да (кереш, эндәш сүзләр, кабатлаулар, парцелляция, инверсия кебек күренешләр) дә истә тотыла. Менә район газетыннан бер өзек: - Яхшы эшләүчеләр турында әйтергә телим, - диде ул (халык контроле группасы рәисе җыелышта сөйли) – Намус белән хезмәт куючы игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең тырышлыгын күрә белергә һәм бәяли белергә кирәк. Әйтик, безнең бригададан механизатор Заһир Сәләховның (тулы язылган) хезмәте барыбызның да күз алдында. Шулай да, минемчә, аның фидәкарьлеге тиешле бәя алып җиткерми. Йә, әйтегез әле: кем йөзләрчә гектарда 600 гектар мәйданның саламын эскерткә өя? Кем кыш буе ферма малларына фураж хәзерли? Боларның бөтенесен дә Заһир эшли.Ачуым да килмәгәе, бозау чаклы гына Т-25 тракторы белән Заһирчаба, Заһир эскертли. Тегермәндә ничек тырышып эшләвен карагызтагы. Ул алынганга кадәр кемнәрне генә куеп карамадылар. Авырдип, тузанлы дип, һәркайсы тизрәк ычкыну җаен чамалады. Ә Заһир ичмасам ник бер зарлансын! Чөнки үзенә кушылган һәр эшне җиренә җиткереп үтәү гадәте аның канына сеңгән...” (Авыл утлары, 1983, 26 апр.).
 
   II. Телнең тулы мәгънәле берәмлекләреннән тыш интонацияне ярдәмче берәмлекләр дә бирә ала (бәйлек, ымлык, кисәкчәләр, мөнәсәбәтле сүзләр, алмашлыклар, ярдәмче фигыльләр һ.б.). Кызганыч, без аларны ифрат та аз кулланабыз. Менә кайбер “резервлар”: инде. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә (1 т., 392 бит) сүзнең 6-7 мәгънәсе белдерелгән: эшнең тәмамлануы, сабырсызланып, түземсезләнеп яисә үтенеп боеру, вакыт җитүне һәм вакытның тагын да бүтән төсмерләрен, ышанмау һәм ошатмауны. Гамәлдә исә инде берәмлеге белән белдереп була торган интонация төсмерләре болар белән генә чикләнми. Менә тагын кайберләре: процесс кабатлана-кабатлана тәмам көчәя: Квартир бирәбез дип тә дәштеләр инде (Радио; 1988, 5 авг.); вакытның төрле-төрле чикләрен билгеләү: Менә алты ел индебездә татар теле дә укытыла (сөйләшүдән); хис сорау интонациясе белән аралаша: Сине ничә ел күргәнем юк инде?! (сөйләшүдән); үтенечне көчәйтү: Син ачуланма инде (сөйләшүдән).
Күп кенә башка мөнәсәбәтле берәмлекләрнең (алай, билгеле, бит, лабаса, менә, ниһаять, икән, ич, соң, шунда, шул, ул, ярый, әлбәттә, әле, әллә, әнә һ.б.) интонация белдерү мөмкинлекәрен менә шулай тәфсилле барлап чыгарга булыр иде. Кирәк тә. Янә бер-ике мисал: – Нихәлләр? – Ярый шунда (сөйләшүдән). Ризасызлык, канәгатьсезлек хисе белдерелде. “Алай икән... Башкорт суверенитеты шундыерак була икән...” – дим. (Ф.Бәйрәмова. Т.Я., 1990, 1 ноябрь) Ачыклау, ачыш ясау интонациясе.
 
   III. Интонация белдерү өчен гадәттә мәгънә белдерми дип саналган берәмлекләр дә (бәлки, кебек, сыман, исә, ла-лә, ни-ниһ.б. мөнәсәбәтлек, бәйләгечләр) әһәмиятле. Тик без аларны җитәрлек файдаланмыйбыз, төрлеләндермибез. Мәсәлән, санау интонациясе күп очракта һәм бәйлеге белән белдерелә. Ә күпме бүтән чаралар читтә кала бирә: Муса аның әйтеп бетерүен көтмичә дә җырлап җибәрде; Кире урынына куегыз да тизрәк шылу ягын карагыз; Менә монда редактор урынбасары Фирая апагыз белән хатлар бүлеге хәбәрчесе Ләлә апагыз утыра; Узган елда планнан тыш йөзләрчә мең сумлык продукция реализацияләнеп, бер миллион сумнан артык табыш алынды (Татарстан радиосы, 1989, ноябрь).
   Тынның, тавышның эчке тибрәнешләрен, сөйләмнең ритм, аһәң, мелодикасын ничек әйтелә шулай язарга омтылганда, әлеге чараларның яңадан-яңа мөмкинлекләре ачылып китә: ...Бер мең дәөч йөз дә утыз биш... (Татарстан радиосы, 1985, 23 гыйнв.).
 
    IV. Кешенең, хайван-җанварларның, кош-кортның тавышы белән, шулай ук табигатьнең төрле күренешләреннән (җил, дулкын, яңгыр һ.б.) чыккан тавыш белән белдерелә торган мәгънә, хис төсмерләрен сүзләрдән башка чаралар белән дә белдереп була. Мәктәп грамматикаларында аларны ымлыклар яисә аваз ияртемнәре, диләр. Кызганыч, гамәлдә аларны куллану да бик чикләнгән. Төп сәбәпләреннән берсе, әлеге дә баягы, язуда бирү чаралары җитәрлек өйрәнелмәү, барланган тәҗрибәнең дә таратылмавы. Ә бит матур әдәбиятта, классикларыбызда үрнәкләр җитәрлек: Атларың ку: на-на-на! Кәҗә әйтә: Микикики! Микикики! (Г.Тукай).
   Эзләнгән журналистларның  табышлары да аз түгел: Очыш төгәлләнгәч, тилгәнне яр буендагы корыган имәннең аскы ботагында күрәсең. Үз-үзе белән сөйләшкән кебек утыра: “Юрль-ююррль...”дип суза да, бик канәгатьләнгән сыман: “Ки-ки-ки”, дип куя. Нечкә генә шыңшулы җыр килеп чыга. Тилгән моңы. (М.Рафиков. С.Т., 1985, 2 авг.).
 
   V. Интонацияне язуда белдерүдә тыныш билгеләре дә ифрат зур роль уйный. Фәндә әлегә бу ике категория белән пунктуация арасында бәйләнеш булырга тиешме-юкмы дигән кысыр бәхәснең  тәмамланганы юк. Интонацияне язуда белдерү өчен кеше акылы уйлап тапкан барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк, дигән кагыйдә чыгарабыз икән, ничек инде тыныш билгеләренә игътибар итми каласың ди.
 
   Татар тел фәнендә тыныш билгеләренә караган хезмәтләр аз түгел. Тик алар тел фәне кысалары белән чикләнгән, сөйләм ихтыяҗларын бик сирәк, эзлексез истә тоталар. Шулай да алардагы фикер-нәтиҗәләрне сөйләм мәнфагатьләре өчен дә куллану юлларын табарга мөмкин.
 
 Шул ук вакытта тыныш билгеләрен интонация бирү өчен үзаллы, аерым бер категория дип карау дөрес булмас, аларны интонация белдерүнең әле санап киткән һәм башка чаралары белән берлектә (комплекслы) карарга кирәктер. Болай караганда һәр тыныш билгесеннән (кызыл юл, нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе, өтер, нокталы өтер, күп нокта, ике нокта, сызык, сызыкча, җәя, куштырнак, ачык ара, ачык юл һ.б.) төрледән-төрле мөмкинлекләр табарга булыр.
 
   Язуда интонациянең бик нечкә хисси төсмерләрен дә биреп булуын исбатлаучы берничә мисал китерәбез. Уйлашыйк әле, интонацияне тагын да тулырак бирү юллары калмадымы икән?
 
Ипи пешерәсе онны атна эчендә сатып бетергәннәр.
 
Рәхәт! План да тулган, начальниклар алдында  йөзеңдә ак, эш хакы да бара. Тик ипи генә юк (Т.я.,1990,30 авг.); Менә хәзер, татар гимназияләре оештырдык, дигән булып, би-ик зур эш кырган сыман йөриләр (С.Т., 1990, 14 окт.). Каз бәпкәләре үлеп бетте... дип уйлама (сөйләшүдән). – Әни, бүген кинога барыйм әле?– Барырсың.– Ул ире артыннан Себергә барган. Барырсың...– Анда барып булмый, бураннар икән.– Барырсың!– Әни Минзәләгә барырга куша.– Барырсың? (Сөйләшүләрдән).
 
   Гомумән дә, безгә тыныш билгеләренә сүз, аваз, синтагма кебек мәгънәви берәмлекләргә караган кебек үк җитди карарга күнегәсе иде. Тыныш билгесе – сөйләмдә әлеге берәмлекләр белән бер үк дәрәҗәдәге категория ул. Менә уйланыр өчен кайбер мисаллар: Гадәттә без : “Җөмлә азагында сорау билгесе төшеп калган иде”, дип язабыз, ә нигә “Җөмлә азагында ? төшеп калган иде”, дип язмаска?
 
VI. Төрле-төрле тамгаларны (цифр, сүрәт, шрифт һ.б.) язуда белдерү һәм, киресенчә, язудан сөйләүгә күчерү дә катлаулы гына мәсьәләләрдән. Газеттан менә бу өзекне кат-кат укып та аңлый алмый азапланганым хәтердә: “Әти йортка кергән. Өч ел ярым яшәгәч, хатыны үлеп китә. Шуннан ул, 2,5 яшьлек малаен ияртеп, әбисе йортыннан чыгып китәргә мәҗбүр була (С.Т., 1989, 2 июль). Һәрхәлдә ике ярым яшьлек иясә ике яшь ярымлык дип сүзләр белән язарга кирәк булган.
 
   Мәйданны яисә башка сан-микъдарьләрне белдергән тамгаларны язудан әйтүгә әйләндерү кыенлык тудыра. 12х22 метрлы бинанырадиотапшыруда журналист “уникегә егерме ике метрлы бина”, дип, ә ферма мөдире “унике метрга егерме ике метрлы бина”, дип әйткән иде (Татарстан радиосы, 1984, 26 декабрь). Ярыш нәтиҗәләре язмаларда да төрлечә әйтелә. Бер үк радиотапшыруда, 2х2, 2х5 тамгалары “ике ике исәбе белән”, дип тә, “икегә биш исәбе белән”, дип тә әйтелде (Татарстан радиосы, 1988, 30 март).
 
   Заманында Г.Бәширев болай язган иде: “...радиотапшыруларда еш кына тизлек турында сүз барганда, 6-8 яки 2-4 километр, авырлыкны белдергәндә, 3-5 центнер, 13-16 центнер дип әйтәләр. Һава торышы турында сүз барганда, диктор, берни булмагандай, 11-14 градус яки 17-20 градус җылы (яки салкын) булачак дип куя. Хәлбүки, дикторның үзеннән башка андый саннарны беркем дә болай бозып әйтми. Чөнки безнең тел өчен мондый әйтелеш бөтенләй ят, татар теленең үзенчәлеге болай әйтүне килештерми, сыйдырмый. Безнең телдә, гадәттә, бер-берсенә күрше булган саннарны гына рәттән әйтәләр. Мәсәлән, 2-3, 5-6, 9-10 диләр. Дистәләргә, йөзләргә киткәч тә шул ук канун хөкем сөрә: 20-30, 70-80 һ.б. Әмма әгәр берәр кеше 60-80 яки 29-39 дип ычкындырса, аңа “бу кеше үзе 39 түгелме икән?” дип сәерсенеп карарлар иде. (Бүген дә, иртәгә дә. Казан: Тат.кит.нәшр., 1974, 248 бит). Бик урынлы кисәтелгән, күптән кисәтелгән, әмма нигәдер һаман да үтәмибез, хата әйтелешне тәкърарлый  бирәбез. Чыннан да 39 лы инде әллә без!?
 
   VII. Интонацияне язуда бирүнең синтаксик чаралары да бар дигән идек. Шуларның кайберләренә тукталып китик. Мантыйкый  басымны көчәйтер өчен сүзне сүзтезмәгә һәм, киресенчә, сүзтезмәне сүзгә әйләндерергә мөмкин: Илебездә - безнең илдә; Синтагмаларның норма белән каралган урыннарын алыштыру:
- инверсия: Шулай ук яхшы эшләделәр: механизатор Фәләнев, терлекче Фәләнев (Татарстан радиосы, 1983, 13 май);  -парцелляция: Йорлар салып бирергә тырышабыз. Матур итеп.(Татарстан радио, 1984, 29 декабрь); - фразаны бүлеп, өстәмә кертү: Быел бәрәңгене, без аны быел фәлән гектар чәчәчәкбез,тик сугарып кына үстерәчәкбез (Татарстан радиосы, 1984, 4 май).
 
Радиотапшырулар өчен язылган текстларны төзәткәндә-әзерләгәндә тагын да күп кенә үзенчәлекләрне искә алырга туры килә. Мәсәлән: әйтмә сөйләмдә кабатлаулар белән эш итү үзенчәлекләре: – аныклагыч сүзләр кабатлана: Быел колхозда фәлән гектар бәрәңге, фәлән гектар кукуруз, фәлән гектарчөгендер игелә (Татарстан радиосы, 1982, 4 май). Язуда исә гектар урынына ике тапкыр сызык кую да җитә; – тиңдәш кисәкләр кабатлана. Язуда “Җирне яхшы эшкәртә, ашламаны күп кертә икән”, дияргә мөмкин, әмма әйтүдә: “...эшкәртә икән” кирәк.
 
   Күрдек ки, гап-гади генә сөйләм оештырыр өчен дә тавышның әлләкүпме төсмер-үзенчәлекләре кирәк икән;  бигрәк тә басым һәм пауза дигән фәнни категорияләре  еш кулланылуы шаһиты булдык. Күрәсең, аларның үзенә аерым тукталу зарур.
                                        Илдар Низамов,
                                      филология фәннәре докторы. 
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»