|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Җәмгыять
Казан циркына яңа директор эзлиләрТатарстан Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» директоры вазифасына конкурслы вакансия барлыгын белдерде. Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә. Таләпләр: югары һөнәри белем. Яше 60тан узмаган булуы, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе 5 елдан да ким булмавы шарт.
Резюме һәм гаризалар 9 ноябрьгә кадәр 10.00-12.00 һәм 14.00-16.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, ТР Мәдәният министрлыгының хокукый һәм кадрлар белән эшләү бүлегендә кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматны һәм документлар исемлеген 8(843)264-74-46, 8(843)264-73-86 телефоннары аша яки mincult.tatarstan.ru сайтында белешергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|