|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Шоу-бизнес
Ранис Габбазов сабыена сирәк һәм матур исем куштырган (ФОТО)21 октябрь көнне милли моңы, затлы тавышы, халыкчан башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ранис Габбазов тәүге тапкыр әти булды дип хәбәр иткән идек. Тормыш иптәше Гөлия аңа малай бүләк итте. Ранис Габбазов "Матбугат.ру"га тормышындагы үзгәрешләр һәм соңгы яңалыклар белән уртаклашты. Шушы көннәрдә яшь әти-әни мулла чакырып, бәбиләренә исем куштырган. Сирәк һәм матур исем - Тимерлан. Сөенече эченә сыймаган Ранис тормышындагы истәлекле вакыйганың фотолары белән дә бүлеште.
--- |
Иң күп укылган
|