|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2018 Фаҗига
Татарстанда 3 бала һәм әти-әнисе КАМАЗ астында изелеп һәлак булганӘгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә Удмуртиядән өч бала белән гаилә һәлак булган, дип хәбәр ителә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында. 5 кеше, шул исәптән 3 бала утырган Лада КАМАЗ астына килеп кергән. Һава торышының начар булуы, беренче кар төшеп юлның көйсез булуы да фаҗиганең төп факторы булып исәпләнә.
Беренче фаразлар буенча, җиңел машина йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыгып идарәне югалткан. Хәзер урында ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗиганең тулы сәбәпләрен ачыклый.
Авариядә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны һәм өч баласы -10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр - малай һәм кыз урында ук һәлак булган.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|