|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2018 Матбугат
Долговларның кызы туганТатар журналисты Александр Долговның кичә 28 октябрь көнне кичке алтыда кызы туган. Сөйгәне, тормыш иптәше Алинә аны әти булу бәхетенә ирештергән. Сашаны күпләр татар матбугатында чыккан язмалары аша беләдер. Алинәне дә җырчы кыз буларак беләбез. Яшь гаилә бүген Мәскәүдә яшәсә дә, бала тудыру өчен Казанга кайткан. Кичә кич РКБда кызлары туган аларның. Авырлыгы 3000 грамм. Әнинең дә, баланың да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. "Тизрәк күрәсем килә", - диде "Матбугат.ру"га бәхетле ата. Хәзер кызларына исем сайлау кебек җаваплы этап башлана. Төрле вариантлар бар. Әлегә әти-әнисенә Софийә дигән исем ошап тора. Мөгаен, шуңа тукталырлар да. Саша һәм Алинәне чын күңелдән котлыйбыз! Балагызның игелеген күрегез! P.S. Тугыз ай элек язган идек: Саша Долгов өйләнде (бар да дөрес, бар да туры килә).
--- |
Иң күп укылган
|