• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

06.04.2010 Шоу-бизнес

САЛАВАТ ТАТАР-ТӨРЕК ЛИЦЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БОРЧЫЛА

Март азагында “Барс - Медиа” ширкәте концерт сезонын япты дип хәбәр итте чираттагы “Кызган таба”ның кунаклары - җырчы Салават Миңнеханов һәм Илвина. Алар икесе дә яңа җыр җыентыкларын чыгарганнар. Әңгәмә барышында Салават эстрададан китәм дип язуын, Татарстанның яңа президентына теләкләрен дә әйтте.

Рөстәм Исхакый. Салават, Илвина яз килгәне сизеләме?

 

Илвина. Гөрләвекләр ага башлагач сизелә (көлә)

 

Салават Миңнеханов. Зур концертлар чоры тәмамлануы да яз килгәнен сиздерә. Яз җитү белән нәтиҗә дә ясарга мөмкин. Ә инде җәйге чор үтүгә җырчылар яңа клипларын, җырларын тәкъдим итә башлый. Миңа калса, яздан җәйгә күчкәндә артистлар бигрәк тә каты эшли.

 

Рөстәм Исхакый. Илвина син Салават әйткәннәр белән килешәсеңме?

 

Илвина. Әлбәттә! Чөнки ниһаять тәүге җыр җыентыгымны чыгардым. “Моңнар ява” дип атала. Аңа халык үзе бәя бирер.

 

Рөстәм Исхакый. Гомумән, җырчылар кайсы ел фасылында аеруча тырышып эшли?

 

Илвина. Миңа калса ул көз белән кыш. Яз башы гастрольләр вакыты. Җәен дә Сабантуй, күчмә дискәтүкләрдә чыгыш ясарга туры килә.

 

Салават Миңнеханов. Иҗат итүгә килгәндә, яңа җырлар, яңа клиплар күбрәк җәен туа. Шәхсән минем өчен әлеге ел фасылы иң эшлекле вакыт.

 

Рөстәм Исхакый. Сезнең икегезнең дә яңа җыр җыентыгы кыштан язга күчкәндә халык хозурына тапшырылды. Моны сез махсус эшләдегезме, әллә очраклы рәвештә шулай булдымы?

 

Илвина. Минем җыентык ике ел ярым язылды. Ул тиз эшләнә торган әйбер түгел. Чөнки һәрбер җырны сыйфатлы итеп эшләү күп вакыт таләп итә. Тышлыгын булдыру да шактый вакыт сорый, ә көннәр бер-бер артлы, сизелми үтеп тә китә. Мин аны 2009 елның ахырына өлгертермен дип уйлаган идем. Әмма мин моңа бер дә борчылмыйм, альбом яхшы вакытта чыкты.

 

Салават Миңнеханов. Минем “Онытма мине” исемле лазер тәлинкәсе дә узган елның май аенда ук чыгарга тиеш иде. Ләкин шуңа да карамастан, һәрбер җыр, һәрбер сүз, һәрбер фото уйлап эшләнелде. Халык ошатыр дип ышанам, җырлар тыңларга бик кулай вакыт. Чөнки тиздән кешеләр табигатькә ял итәргә чыга, Сабантуйларга баралар. Безнең альбомнар һичшиксез аларга бәйрәм кәефе өстәр.

 

Рөстәм Исхакый. Соңгы вакытта, сезнең кебек, тагын кемнәр яңа альбомнар чыгарды, күзәтеп барасызмы?

 

Илвина. “Йолдызлар фабрикасы”ннан күтәрелеп китүчеләрне алсак, күптән түгел ИлназБах чыгарды. “Эссе” төркемен әйтергә була…

 

Рөстәм Исхакый. Гомумән яшь җырчылар бер-берсенең иҗатлары белән кызыксынып барамы?

 

Салават Миңнеханов. Болай без бик тату, дус яшибез. Ләкин бер өлкәдә кайнагач, нәрсә дисәң дә бер-беребезгә көндәшләр. Яңа җыентыклар чыккач алып карыйбыз, халыкның кайсы җырларны күбрәк тыңлавына игътибар итәбез.

 

Илвина. Халык кемне тыңларга икәнне үзе сайлый. Аны алдалап, мәҗбүр итеп булмый. Безгә инде тамашачылар ярата дип ышанырга гына кала (көлә)

 

Салават Миңнеханов. Концертларда халыкның чәчәк бирүеннән, алкышлардан сине ничек кабул итүләрен аңлыйсың.

 

Рөстәм Исхакый. Ә менә сез үзегезне алдынгылар рәтендә дип әйтә аласызмы?

 

Илвина. Юк, мин үземне алдынгы рәттә дип әйтмәс идем. Безгә әле бик күп эшләргә кирәк. Чөнки 3 ел эчендә зур үрләргә ирешү кыен. Русия күләмендәге җырчыларны алсак, андагы халык артистлары да үзләренең осталыкларын гомер буе шомартып килә. Яңалык табарга кирәк, тамашачыны бертөрле әйбер тиз туйдыра.

 

Рөстәм Исхакый. Яңалык эзләү ниндидер киеренкелеккә дә китерергә мөмкин бит. Артка-алга карау, эстрада корабыннан төшеп калмам микән дигән икеләнүләр булмыймы?

 

Салават Миңнеханов. Эстарада корабында мин инде 6 ел йөзәм. Иҗади депрессияләр булгалый. 2009 елның февраль аенда мин “контакт” интернет битендә дусларга “Эстрададан китәм” дип тә язган идем. Шунда ук шалтырата башладылар, Салават без сиңа ышынабыз, без сине яратабыз, иҗатыңны дәвам ит, безне ташлама дигән эчтәлекле сүзләр бик күп әйтелде. Шуннан мин тамашачыларымның кәефен төшермәскә булдым.

 

Илвина. Мин дә артист буларак зур җаваплылык тоям. Ләкин киләчәктә эстрадада калырмын дип әйтә алмыйм. Чөнки мин хатын-кыз, аның өчен беренче чиратта гаилә булырга тиеш. Әлбәттә, тырышкан очракта ике юнәлешне дә бергә алып барып була.

 

Рөстәм Исхакый. Инде җыр җыентыкларыгызны чыгардыгыз, аларны халык алырмы дигән борчулар бармы? Чөнки җырларыгыз пәревез тулы, аннан аларны бушка алып була…

 

Илвина. Яратып тыңлаган тамашачы җыентыкны алачак дип уйлыйм. Ул аны истәлеккә, сувенир буларак та ала.

 

Салават Миңнеханов. Җыентык чыгару безнең “Барс- Медиа” ширкәте белән башкарыла. Шуңа күрә чыгару, тарату мәсьәләсендә кискен проблемалар юк кебек. Ә инде интернеттагы җырларга килгәндә, урлап карау, урлап тыңлау проблемасы булган һәм булачак. Һәрхәлдә интернетны безгә әле өйрәнергә кирәк, аны тиешле максатта да кулланырга мөмкин.

 

Рөстәм Исхакый. Март ае сез әйткән концертлар чоры ябылудан башка, бик зур тарихи вакыйга белән дә истә калды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икенче президенты булды. Сез яшьләр арасында танылу алган җырчылар буларак, яңа президентка нинди теләкләр әйтер идегез?

 

Салават Миңнеханов. Татар теленә күбрәк игътибар итәргә иде. Чөнки күп кенә шәһәрләрдә татар-төрек лицейлары ябылды, мәктәпләрдә татар теле дәресләре азайды. Бердәм дәүләт имтиханнарын да кешеләр үз туган телләрендә бирә алмыйлар. Бу мәсьәләләр милләттәшләр файдасына чишелсә, без бик рәхмәтле булыр идек!

 

 

Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ | 01.04.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№22 (41157) / 08.04.2010 13:42:18

И синга барыбер урын юк

№21 (41156) / 08.04.2010 13:27:35

Барып булмый,вакыт юк...

№20 (41154) / 08.04.2010 13:16:37

Буген хичшиксез килегез Салават белан очрашуга! К Маркс ур. 41/13 18-00 да.

№19 (41090) / 07.04.2010 18:35:08

Нинди котычкыч фото!!!!!Бу фотоны күргәч чыннан да онытам димә...Төшләреңә кереп куркып уянырсың....

№18 (41024) / 07.04.2010 00:00:22

маякчы, каз ботыннан берэу дэ баш тартмый...э кемгэдер ботка, икенчелэргэ токмачлы аш...чагыштыруыгыз бик ук унышлы тугел.. 

№17 (41023) / 06.04.2010 23:45:30

Берәүләр токмачлы аш ярата, берәү ботка, кемдер каз боты.
Бүген тат эстрадада нәрсә генә җырласаң да, бөтен кешенең дә күңеленә хуш килеп булмый.
Салаватның җырлары йөрәгемә сары май булып ятмаса да, коллакны авырттырмый.(танышларым арасында аны рәхәтләнеп тыңлаучылар бар)
Ә клиплары "татэстр" да №1.

№16 (41020) / 06.04.2010 23:23:48

рузилә, сезгэ кушылып: нэрсэ агып тошэ сон бу салаватнын чэченнэн-кашыннан - бозылган йомырка бэрмэгэннэрдер бит? 

№15 (41013) / 06.04.2010 22:47:18

акырам! АААААААА-АААА. ишетеләме?

№14 (41007) / 06.04.2010 21:41:43

Әйдә алайса акыр

№13 (41006) / 06.04.2010 21:37:12

но якташ әзрәк бәя күтәрергә бир инде.

№12 (41004) / 06.04.2010 21:29:08

"Эстарада корабында мин инде 6 ел йөзәм. Иҗади депрессияләр булгалый. 2009 елның февраль аенда мин “контакт” интернет битендә дусларга “Эстрададан китәм” дип тә язган идем. Шунда ук шалтырата башладылар, Салават без сиңа ышынабыз, без сине яратабыз, иҗатыңны дәвам ит, безне ташлама дигән эчтәлекле сүзләр бик күп әйтелде. Шуннан мин тамашачыларымның кәефен төшермәскә булдым." Шәймиев тә кайчандыр саташып шундый сүзләр сөйләнеп канәфиен бирмичә утырды.Аллага шөкер, сиңа да күп калмаганы сизелә. Чын татар җырчыларын оялтып йөрмә энекәш.

№11 (41003) / 06.04.2010 21:16:41

Егетнең аерым башкару манерасы бар чынлап та.
ә Илвина ( нинди исем,псевд бәлки?)
көндәлек чидибрлр белән вакланмаса алдырыр әле, тагын да.

№10 (41002) / 06.04.2010 21:13:25

Салават, хэрхэлдэ, с т и л ь н ы й! мина анын киенуе дэ, клиплары да ошый. безнен эстрада да, гафу итегез, \"калхуз\" житэрлек ( беркемне рэнжетэсем килми, узем авыл кызы) шуна, мондый жырчыга афэрин дип кенэ эйтэсе кала.
Илвина кем икэнен исемэ тошерэ алмыйм... Жавапларыннан курэ, бераз интервью бирергэ ойрэнергэ кирэк...
Хэтэ, сораулары да бик ук кызык тугел...

№9 (40991) / 06.04.2010 17:22:58

темадан читкэрэк китеп эйтим эле: кем генэ "миллэтне кайгыртмый" бездэ - дипутатлардан башлап жырчы буласы килгэннэргэ кадэр. мэгариф министры гына тыйнаклык саклый. буген эхо москвыдан украина мэгариф министры сойлэде. безненчэ ЕГЭны аларда кырым татар, венгр, молдаван, урыс теллэрендэ дэ биру момкинлеге тудырылган. гомумэн, безнен министрлардан аермалы буларак интеллигент, белемле кешегэ ошаган. эхонын сайтына кереп карарга тэкдим итэм

№8 (40989) / 06.04.2010 17:17:41

Маладис!!! Салават! Шәкерт! Салават белән очрашу була Шарык клубта читвирг конне киче алтыда. Сонга калмагыз хэм апят буш кул белэн килмәгеззз!!!!

№7 (40982) / 06.04.2010 16:50:19

Үләәәәм! Салават Миңнеханов та үзен җырчыга саный икән! "Профессор" Салават җырчылар тирәсендә бөтерелгәнгә ңле түзеп була, әбу малай үзен җырчыга чутлагач....
Хәер, чын талантларда әтерәк-әләмнеке кебек ертлачлык юк шул.

№6 (40981) / 06.04.2010 16:49:30

азатлыкта ятып искереп бетте бит инде бу.

№5 (40980) / 06.04.2010 16:44:25

Ябылмады...Лэкин элекке шикелле ук кочле тугел...

№4 (40979) / 06.04.2010 16:34:45

Бер татар-төрек лицее да ябылмады!!! Бу ялгышлык.

№3 (40975) / 06.04.2010 15:55:33

Рузилэ, нинди бала булсын ул. Куптэн житкэн егет бит инде.

№2 (40969) / 06.04.2010 15:09:33

//Салават Миңнеханов. Татар теленә күбрәк игътибар итәргә иде. Чөнки күп кенә шәһәрләрдә татар-төрек лицейлары ябылды, мәктәпләрдә татар теле дәресләре азайды. Бердәм дәүләт имтиханнарын да кешеләр үз туган телләрендә бирә алмыйлар.//

Надо же, надо же, надо же,
Надо же такому случиться,
Надо же, надо же, надо же,
Надо же Салавату пропиариться!!!

№1 (40965) / 06.04.2010 13:02:00

коточкыч фото. татар мачосы шундыйрак була дип уйлыдыр инде бу бала.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik