|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Югалган дүрт бала анасы табылганБалаларын ташлап Уфада күп балалы әни Галина Пономарёва Мәскәүдә табылган. “Башинформ” агентлыгына бу хакта аның ахирәте Екатерина хәбәр иткән. “Галина мәгълүмат чараларында аны эзләүләре хакында белгәч, үзе элемтәгә чыга. Мәскәүдә эшкә урнашкан. Якынча бер айдан кайтып балаларының хәлен белергә ниятли”, - дип сөйли югалган Галинаның ахирәте. 29 яшьлек Галинаның якыннары 2 айлап инде аның кайда булуыннан хәюәрдар түгел.
Социаль челтәрләрдә алар Галинаның югалуын сәер хәл дип язалар. “Өйдә аны 4 кечкенә баласы көтә. Аның балаларны ташлап китүе мөмкин түгел,” – дип язалар иде яшь әнинең туганнары Галинаны эзләүләрдә ярдәм үтенече сорап.
--- |
Иң күп укылган
|