поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
05.04.2010 Җәмгыять

БАРЫСЫ ДА ФРОНТ ӨЧЕН

Бу язманың күпчелек өлеше 10 ел элек язылып, район гәҗитенә тәкъдим ителгән иде. Ни кызганыч, басмадылар. Аннары бер республика гәҗитенә дә җибәреп карадым. Анда да басылмады. Монысы өченче тапкыр талпыныш. Бу әңгәмәләрне зарлану дип тә, кемнедер гаепләү дип тә кабул итмәгез. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, тарих буларак кешеләр күңеленә язылып калынган хатирәләр бу. Минем туган авылым райондагы гадәти авылларның берсе. Авылым кешеләре язмышы – республикадагы, илдәге башка авыллар халкы язмышы да.

Муллагалиев Галимулла (гүр иясе, сугыш ветераны, озак еллар тракторчы, аннан колхоз рәисе урынбасары булып эшләде):

 

– Мин пулеметный командада идем. Пулеметны 20 шәр, 30 ар килолы өлешләргә таркатып, җилкәгә асып, көнгә 20 шәр чакрым үтә идек. Сталинград өчен сугышлар бик яман булды. Мин яраланып госпитальгә эләктем...

 

 Бәдгытдинов Сәгыйтҗан (гүр иясе, озак еллар бригадир, аннары каравылчы булып эшләде):

 

– Авылдан дүртәр улын фронтка озатучылар булды: Әхмәтҗан, Барый, Галим, Гәрәй Хафизовлар, Габдулла, Гобәйдулла, Заһидулла, Миңлемулла Сәйфуллиннар. Дүрт бертуганның берсе дә әйләнеп кайтмады. Ничек түзгәндер әти-әни йөрәге! Без дә дүрт туган: Мөбәрәкҗан, Фәсхетдин, Гарифулла, Сәгыйтҗан сугышка киттек. Бары мин генә исән кайттым. Өчәр бертуган фронт кырында калучылардан Хәбибулла абзый, Ногман абзый, Сәфәргали абзый, Хәлиулла абзый улларын да санап чыга алам...

 

 Шаһиев Галиәхмәт 1941-1945 елларда фронтның алгы сызыгында булган (танкист, гүр иясе):

 

– Белорусиядә дошман тылында калдым. Белорус хатыны 3 тәүлек буе мунчада зур казандагы салам эченә яшереп тотты. Арпа саламының яман кылчыгы искә кереп калган.

 

Рәбига әби (гүр иясе):

 

– Минем сөйгән егетем сугышка китте һәм кайтмады. Гомерем буе аны көттем. Картайганчы ялгыз яшәдем. Рәхмәт күршеләремә һәм туганнарыма, картлык көнемдә ташламадылар. Кияүгә чыкмыйча, намус саклап, ялгыз тормыш итүчеләр авылда мин генә түгел. Солдат толларына дәүләт тарафыннан бирелгән әзме-күпме льготалар да безнең өчен булмады. 60 яшемә кадәр колхозда эшләдем.

 

Хафизова Фәхриҗамал (гүр иясе, сугыш елларында һәм пенсиягә чыкканчы колхоз эшен бульдозер кебек этеп барган иң көчле хатыннарның берсе):

 

– Ирем сугыш кырында калды. Сугыш елында олы кызым ачтан шешенеп үлде. Улым армиядән соң колхозга кайтмыйча шахтага киткән өчен, 60нчы елда бәрәңге бакчамны уртадан кисеп алдылар, баганалар утырттылар, квадратлап-оялап кукуруз чәчә торган төенле чыбык белән киртәләп куйдылар. Хрущевның “җан башына ит-сөт, май җитештерү буенча Американы куып җитү” программасын үтәгәндә һәр хуҗалыктан сарык җыйдылар. Ялгыз Исмәгыйлова Нәфисә әбинең һәм минем абзарымнан соңгы сарыкны мәҗбүри алып киттеләр. Өем җимерелеп төшкәч, Борбашка туганыма торырга күчеп киттем.

 

Мостафин Рәфхәт (гүр иясе, озак еллар колхозда бригадир, аннары комбайнчы булып эшләде):

 

– 42 елның маенда мәктәпнең 3 классын тәмамлаган көнне иртәгесен бригадир Камалова Хәдичә апа безнең капка төбенә җигелгән ат китереп бәйләде һәм эшкә кушып китте. Ел саен сентябрьгә кадәр мин җәйнең бер көнендә дә колхоз эшеннән калмадым.

 

1941елның салкын кышыннан 1942 елның җәенә кадәр фронтка китмәгән авыл кешеләрен республикабыз территориясендә окоп казу эшенә мобилизовать итәләр. Кышкы туң балчыкны ломнар, кәйләләр белән чокып, танкларга каршы тоташ тирән канаулар казыла. Республика планы нигезендә Балтач районы окоп казу эшләренә – 3000, Чепья районы 2000 кеше җибәрергә тиеш була. Уртача зурлыктагы һәр авылга 50-70 кеше дигән сүз бу. План һичшиксез үтәлә. Өендә олы яшьтәге әбиләре булса, балалы хатын-кызлар, сугышка җибәрелмәгән олы яшьтәге ир-атлар барысы да окоп казырга җибәрелә. Алар хәзер берсе дә исән түгел.

 

Зарипова Зәкия (Әпсәләм Зәкиясе, гүр иясе, ире сугышта үлде, сугыштан соң өе җимерелгәч, балалары белән Мари Иленә туганнарына күчеп китте):

 

– Окоп казудан бер атна җәяүләп кайттым. Кунарга кергән җирдә ачлыкка түзә алмыйча бер марҗаның дуңгызына дип пешергән бәрәңгесен урлап ашадым. Ходаем кичерсен инде.

 

Ибраһимова Гөлҗиһан (гүр иясе):

 

– Урман кисүдә атналык планны үтәп авылга мунча керергә кайткан өчен авыл советы рәисе мине төрмәгә утыртты.

 

Шакирҗанова Өммениса (гүр иясе, ире сугышта үлде, өч бала белән калды. Өе җимерелгәч, Чимкент шәһәренә кызы, улы янына торырга китте):

 

– Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бәрәңге авыл халкын саклап калучы төп ризык булды. Икмәк тулысы белән дәүләткә озатылды. Бәрәңге яшәтте. Язгы суда Шәмәрдәнгә җәяүләп барып, аркага колхоз өчен чәчүлек орлык салып кайтканда, куендагы мич бәрәңгесе безгә көч бирде. Өйдә балалар үзләре генә калды дип, көнендә әйләнеп кайтып җитсәк, иртәгесен безне тагын Шәмәрдәнгә кудылар. Түнтәр белән Шәмәрдән арасы 30 чакрым.

 

Өммениса апаның улы Сәгыйтҗан:

 

– Хәер сораучылар керсә бирерсез дип, әни алар өчен дә ике бәрәңге калдырып китә иде.

 

Юнысова Маһирәбану (гүр иясе, ире сугышта, бер баласы сугыш елында үлде. Өе җимерелгәч, калган балалары белән ферма өендә, аннары землянкада яшәде):

 

– 56 яшемә кадәр колхозда авыр эшләр башкардым. Фермада эшләдем. Аннары улым Галиәхмәт янына Караганда шәһәренә күчеп киттем. Армиядән соң ул шахтада эшкә калган иде. Пенсиягә чыкканчы колхоздан киткән кешеләргә пенсия түләнмәде.

 

Законы шундый иде. Хрущев законы буенча колхозчы хатын-кыз 58 яшеннән пенсиягә чыгарылды. Улым янында начар тормасам да, пенсия түләмәгәннәре өчен бик хурланып яшәдем. Безнең авылдан гына минем кебек гомер буе колхозда эшләп, пенсия алмаучылар шактый булды.

 

Мөбарәкшин Равил (пенсионер, гомере буе механизатор булып эшләде):

 

– Мин 8 яшьтә әни белән икәү үзебезнең сыерны җигеп, Мәсәй елгасы буендагы колхоз басуында тубал белән чәчелгән ашлык җирен тырмалый идек. Безнең янга бригадир Зариф абзый килде. “Яхшы хәбәр китердем, сугыш беткән”, – диде. Аңа каршы әни “Безнең өчен сугыш ике ел элек үк бетте инде”, – диде һәм лып итеп елга кырындагы чирәмгә барып утырды. Хәтергә кереп калган: ямаулы күлмәктән һәм ертык ыштаннан иде. 2 ел элек әтинең үлгән хәбәре килгән. Без әтидән өч бала калдык, хөкүмәттән бернинди рәхим-шәфкать күрмәдек.

 

Зарипова Рауза:

 

– Әти сугыш елында бригадир булып эшләде. Яше олы булгач, сугышка алмадылар. “Сугышка киткән булсам, җиңелрәк булыр иде”, – дип, елый иде. Тол хатыннар аны көянтә белән кыйнаган вакытлар да булды.

 

Мифтахова Бибинур (гүр иясе):

 

– Сугыш чорында безне, 14-15 яшьлек кызларны тракторда эшләргә укыттылар. Көне-төне авылдан-авылга йөреп МТС карамагында эшләдек. Аннары тракторларыбыз колхозга күчте. Ул чорда без эшләгән “НАТИ” тракторларының үҗәтлеген ул чор тракторчысы гына белә торгандыр. 20 елдан артык мин механизатор булып эшләдем. Авылыбыздан Вафина Мәймүнә, Гыйматдинова Разия, Шәймөхәммәтова Зәйтүнә, Газизуллина Тәскирә һәм башкалар шактый еллар механизатор булып эшләделәр.

 

Зыятдинова Гыйлембану (пенсионер):

 

– Без, гаиләдә сугыш елы балалары алтау идек. Өч туганым сугыш елы ачлыгында җир куенына кереп ятты. Бик күп иптәш кызларым белән 14 яшемдә мине ФЗӨ мәктәбенә алып киттеләр. Сугыш беткәнгә кадәр 2 ел буе мин хәрби заводта эшләдем. 14-16 шар сәгать буена аяк өстендә снарядлар эшли идек.

 

Сугыш башлангач, Казанга Мәскәүдән авиация заводы (хәзерге КАПО), Ленинградтан оптика-механика заводы (хәзерге КОМЗ) күчерелә. Сугыш чорында бик зур роль уйнаган бу хәрби заводларга безнең авылыбыздан берничә дистә кыз җибәрелә: Юныс абзый кызлары, Габдерәхим абзыйныкылар, Гариф абзыйныкылар, Мөэмин абзыйныкылар... Аларның барысын да диярлек тормыш җилләре очсыз-кырыйсыз илебез почмакларына таркаткан. Бик күбесенең авылда тамырлары, туган нигезләре дә сакланмаган.

 

Соңгы вакыттагы сөйләшүдән. Гарифҗан Мөхәммәтшин (шагыйрь):

 

– Телевизор экранына чыгалар да, Мәскәүнең дәү түрәләре: “Фәлән хәтле сугыш ветеранына квартира бирдек”, – дип лаф оралар. Мактана торган эшмени бу? Моңарчы нәрсә караганнар соң? Исмасам аны шыпырт кына эшләсеннәр иде!”

 

Балтач районы Түнтәр авылы. 


Рәфхәт ЗАРПОВ
Татарстан яшьләре
№ 41 | 03.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»