|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2018 Могҗиза
![]() Булмас димә: «Әбием җен хатынына бала таптырган»Фәрит хәзрәт "ШК"га әңгәмәсендә әбисе белән булган хәлне сөйләде. – Мин сезгә үземнең әбиемнең әбисе белән булган хәлне сөйлим. Ул кендек әбисе булган. Бервакыт яхшы тарантаста яхшы гына киенгән бер кеше килеп, бер хатынга бала таптырырга кирәк, дигән. Әбигә күзен йомарга кушканнар, шунда ул аларның җен булуларын белеп ала, чөнки аяклары ат тоягы кебек иде, ди. Бик тиз арада аны бер мунчага алып килгәннәр. Җен хатыны ләүкәдә ята ди. Әбигә кулын юарга су кирәк бит, ләкин су юк. Мунчадагы суны ача алмыйлар, чөнки бисмилла итеп ябылган. Бер җен, менә шундый кешенең базында бисмилла әйтмичә ябылган сөт бар, ди һәм аны алып килә. Әби, төшемме бу, өнемме бу дип, балдагын сөт салынган сөткә төшереп калдыра. Әбине алып кайтып куялар, беркемгә бернәрсә әйтмәскә кушалар. Икенче көнне ул киленен сөтле чүлмәкнең хуҗасына җибәрә. Минем балдагым шунда булырга тиеш, ди. Чынлап та балдакны шуннан табалар.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|