|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2018 Мәдәният
Габдулла Кариев театрында премьера - «Ут чәчәге»26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Зиннур Хөснияр әсәре буенча куелган «Ут чәчәге» спектакленең премьерасына чакыра. Әтисе үлеменнән соң Мәликә бу чынбарлык белән яши алмый башлый, аның яратасы һәм яратыласы килә, тик моңа башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый. Җитмәсә, әнисе дә шәхси тормышы белән генә мәшгуль. Ул наркоманга әверелә... «Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореограф Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша башкарырга булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулланып, наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша күрсәттек», - дип уртаклашты режиссер Илфат Камалиев.
Спектакль 18.30 башлана. Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|