|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2018 Шоу-бизнес
Җырчы Альберт Исмаилның кемгә өйләнүе билгеле булды«Татар альтернатив музыкасының әтисе» дигән мактаулы исемгә ия булган автор-башкаручы Альберт Исмаил өйләнергә булган. Ул сөйгән кызына тәкъдим ясаган. Интернеттагы "Ул әйе диде" язулы фото да шуны дәлилли. Бәхетле кәләшнең кем булуын һәм җырчының киләчәккә планнарын "Матбугат.ру" Альбертның үзенә шалтыратып белеште. Яңа пешкән "кияүнең" тәкъдименә "әйе" дип ризалыгын биргән Фәнисә - Альберт кебек үк Нефтекамск шәһәреннән. Һөнәре буенча бик талантлы чәчтараш. Туйны да якыннары, туганнары, дуслары белән бергә җыелышып Нефтекамскта үткәрергә уйлыйлар. 22 ел Казанда яшәгәннән соң, Туймазыга күченеп киткән җырчы үз студиясен ачып, клиплар төшереп, иҗат итә. "Гаилә тормышы иҗатыгызга йогынты ясамасмы?" дигән сорауга артист икеләнмичә: "Һичшиксез ясаячак. Ләкин иҗат бит ул спорт түгел, анда рекордлар куярга кирәкми. Иҗат - әйтәсе килгән сүзләреңне җыр аша белдерү, ул күңел халәтеңнең, эчке дөньяңның көзгесе. Гаилә генә түгел, гадәти көндәлек тормыш та иҗатка тәэсир итмичә калмый", - ди. Сүз уңаеннан, Альбертның иҗат тормышында да үзгәрешләр бар. Җырчы "Матбугат.ру"га үзен кино өлкәсендә сынап каравы, алга таба режиссер буларак эшләргә теләве турында сөйләде. "Казанга кайтырга теләмисезме?" дигән сорауга ул: "Язмыш җиләре китереп ташласа, кем белә, бәлки кайтырбыз да. Барысы да Ходай кулында" диде.
--- |
Иң күп укылган
|