|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2018 Мәдәният
Өч миллионынчы Казан туристы Камал театрына киләчәкКазан шәһәрендә башкалабызга өч миллионнынчы турист килер алдыннан махсус сайт аша үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре билгеле булды. Шәһәр халкы юбилей кунагына күңел ачу программасы һәм милли ризыклардан меню төзеде. 1-15 октябрьдә үткән тавыш бирүдә 5 мең кеше катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өч миллионынчы турист Казанда Г.Камал театрына барырга һәм шәһәрнең башка күренекле урыннарын күрергә тиеш. Безнең театр Казанның башка театрлары арасында сораштыру вакытында шактый зур аерма белән беренчелекне яулады.
3 миллионынчы туристны түземсезлек белән үзебездә кунакта көтәбез!
--- |
Иң күп укылган
|