|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2018 Әдәбият
Спас районында язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар уза
Бүген Татарстанның Спас районында язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар уза. 10.30 сәгатьтә язучының туган авылы Көектә тантаналы митинг узды һәм язучының янартылган бюсты ачылды. 12.30 сәгатьтә Болгар район мәдәният йортында Абдулла Алишка багышланган кичә һәм Алиш премияләрен тапшыру тантанасы башланды.
Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгат улы Нугаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хабирахман улы Салихов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы регионара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Алиш премиясе лауреатлары, Абдулла Алишның туганнары, мәктәп укучылары катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|