поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.10.2018 Әдәбият

“Бәхетле сагыш” - Лилия Гарифуллина шигырьләре

Мин Гарифуллина Лилия Вагдаэль кызы 1979 елның 15 сентябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында туганмын. 1986 елның 1 нче сентябрендә Көшкәтбаш башлангыч мәктәбенә укырга кердем. 1996 елда урта мәктәпне тәмамлап Казан шәһәрендәге Татар Дәүләт Гуманитар институтының инглиз теле факультетына кердем.

2001 елда институтны тәмамлап, Көшкәтбаш урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып урнаштым. Хәзерге вакытта Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә һәм Түнтәр урта мәктәбендә инглиз теле дәресләре укытам. Төрле очрашулар, концертларда катнашам, җырларга, яттан шигырьләр укырга яратам. “Татарстан яшьләре” газетасына мәкаләләр язам. ВК челтәрендә булдырылган үзебезнең авыл төркеменең “ШАТ-Көшкәтбаш” группасын җитәклим. 2016 елда “Бәхетле сагыш” дип аталган шигырьләр җыентыгымны бастырдым.

Гаиләдә мин өч баланың олысы, әти-әнием гади эшчеләр. Бүгенге көндә 9 нчы сыйныфта укучы улым белән яшим. Шигырьләремне 2013 елдан тормыш иптәшем вафат булганнан соң яза башладым. Шигырьләрем “Казан  утлары ” журналының интернет челтәрендәге “Каләм тибрәтүчеләр” рубрикасында чыкканы бар. 

Кояшлы көзге көн...
Нишләптер...
Күңелем гел җәйне сагына.
Җәй дисәң күңелдә кояштай,
Иң татлы мизгелләр кабына.

Кояшлы көзге көн...
Җиле дә,
Иркәләп чәчләргә сарыла.
Бәйләнмә, ялагай, барыбер...
Күңелем җәйләргә табына.

Кояшлы көзге көн...
Агачлар,
Әлегә сагышка чуммаган.
Җәйләрне яратмыйм диюче,
Минемчә әлегә тумаган.

Кояшлы көзге көн...
Табигать...
Әйтерсең аптырап калган да...
Көз битен яшергән куакта,
Тулышып утырган баланда.

Кояшлы көзге көн...
Күренми...
Әлегә пәрәвәз очканы...
Көтәбез эбиләр чуагын,
Көзләрнең җәйләрне кочканын.

Кояшлы көзге көн...
Тәрәздән...
Күзәтәм көзнең һәр адымын.
Әллә соң килмисең генәме...
Мин инде җәемне сагындым!

Эндәшмә, ишетәм...

Күзеңнән укырмын,
Сөюнең иң татлы сүзләрен
Күзләрең ялвара, барсын да аңларга
Көч табар наз тулы йөрәгем.

Эндәшмә, ишетәм...
Йөрәгең зар елый,
Әйтерсең ул упкын читендә
Хак булса сөюең сынатма
Сайлаган юлыңнан чигенмә.

Эндәшмә... ишетәм...
Син гафу сорама...
Мин инде сикердем упкынга...
“Мин гафу итәрмен һәм монда көтәрмен...”
Кайтаваз пышылдый тын гына.

Сөйләшү
 
Мин кычкырдым борылып үткәнемә,
-Бармы юллар кире кайтырга?
Җавап килде бары кайтаваздай,
-Ашыктың бит алга барырга.
 
-Кылган хаталарны төзәтергә,
Калган гомер әле җитәме?
Җавап килде кабат, сорау белән
-Хатаң шуның белән бетәме?
 
-Киләчәккә ышанып атлыйммы,
Начар булмасмы ул үткәннән?
Җавап килде.-Бу сорауны синнән,
Көтә идем инде күптәннән.
 
-Киләчәккә бары өмет багла.
Син рәнҗемә миңа- үткәнгә.
Кире кайтыр юллар нигә кирәк,
Киләчәктә бәхет көткәндә.
 
Мин –авыл баласы
 
Шәһәрдә торасым килми,
Миңа авылда рәхәт.
Авылның бит һәр почмагы,
Сөеп туймаслык җәннәт.
 
Торасым килми шәһәрдә,
Мин бит авыл баласы.
Суларга ук шифа бит ул,
Туган авыл һавасы.
 
Шәһәр никтер тартмый мине,
Йөрәккә авыл якын.
Ник бу авыл балалары,
Арттыра шәһәр халкын?
 
Кичке Казан!
 
Кич дип әйтмәссең дә,
Фатирларга качты яктылык.
Һәрбер тәрәз үзенчә елмая
Кайсы сары, кайсында аклык.
 
Кичке Казан!
Юл буйлап тезелгән,
Машиналар, кызыл күзләре
Агымсудай алар агылалар
Ашыгалар бераз үзләре.
 
Кичке Казан!
Җитәкләшеп бер пар атлый,
Ашыкмыйлар, киче кадерле
Салкын арттан кумый, үбешәләр
Сөюләре Каф тау кадәрле.
 
Кичке Казан!
Автобустан ташкын төште...
Бар да фатирына ашыга
Тәрәз аша мин күзәтеп торам
Күзем тиде, берсе абына.
 
Төнге Казан!
Әллә нинди биек морҗа аша
Төтен күтәрелә һавага
Кояш кебек миңа күзен кыса
Меңәрләгән утлы багана.
 
Төнге Казан!
Бүген синдә соңгы кичем.
Шигырь язмый һич тә калалмыйм
Күгеңдә төн, ә эчең яп-якты
Якты төнне никтер аңламыйм.
 
Төнге Казан!
Үпкәләмә,мин калалмыйм
Туган як төннәре кадерле.
Синең утлар һич тә җылыталмый
Авыл диеп шашкан бәгырьне.
 
Әтиләрне алып китә үлем
Берәм-берәм чүпли тормыштан.
Тәкъдир үзгәртелми, мөһер суккан
Качып булмый икән язмыштан.
 
“Ник безнекен...”,- диеп күпме үксез
Күккә карап сорау биргәндер.
Үсеп-буйга җиткән егет-кызлар,
Ул чагында күкрәк имгәндер.
 
Әти сүзен бәлки бер тапкыр да
Әйтмәүчеләр бардыр арада.
Исәннәрнең үзәге өзелә
Ата чалымын күреп балада.
 
Күпме кәләш ак бөркәнчек аша
Күңеленнән сиңа эндәшкән
Күпме егет каберенә барып
Аның үзе белән “киңәшкән”.
 
Күпме сабый берни аңламыйча
“Ник кайтмый?”,- дип сорап йөдәткән
Күпме бала әти сүзен әйтә,
Телдән түгел, бары йөрәктән.
 
Бик күпләрнең әти җилкәсенә
Ышыкланыр чагы булгандыр.
Күпме бала чарасыздан әрнеп,
Яше белән битен югандыр.
 
Бишектәге нәни сабыймы син,
Яулык япкан олы апамы?
Яшь кызмы син, буй җиткән егетме,
Ир уртасы олы агамы?
 
Кем булуың аңа мөһим түгел.
Капка саен явыз шакыган.
Исемлеген тотып юлда йөри,
Төртке куя: кабер казылган.
 
Әтиләрне алып китә үлем
Берәм-берәм чүпли тормыштан.
Тормыш рәхәт,әмма хәлләр яман
Җитмеш бер еллык зур сугыштан.
 
P.S. Әтисезләр арта җир йөзендә
Әти кулы кирәк күпләргә.
Үзең әти я әтиле булсаң,
Рәхмәт диген карап күкләргә.
 
Бәхетлеләргә җиңел
 
Егылганнан көлү җиңел,
Кул бирә белмәсәк тә.
Үзең егылып карау кирәк,
Һич югы бер мәртәбә.
 
Алдашуы күпкә җиңел,
Авыр дөресен сөйләү.
Искән җилне кирәк була,
Кайчак үзеңә көйләү.
 
Ачу ташын йөртү җиңел,
Авыр гафу итүе.
Шул таш белән йөри меңнәр,
Бар башыңа җитүе.
 
Нәрсә авыр , нәрсә җиңел,
Үзе сайлый һәр кеше.
Тик бәхетлеләрнең генә,
Кешедә юк бер эше.
 
Читлектә
 
Ничәнче көн инде бәргәләнә,
Күңел кошы тапмый тынычлык.
Яратуга, назга мохтаҗ күңел,
Җитми җанга җитми җылылык.
 
Ничәнче көн инде тыпырчына,
Аңлый алмый үзенең халәтен.
Сүзләр тезә күңел дәфтәренә,
Ташлый алмый шушы гадәтен.
 
Ничәнче көн инде, канатларын
Салындырып елый тын гына.
Күз яшьләрен мәрҗән итеп тезә,
Теткәләнгән каурый очына.
 
Ничәнче көн... ай һәм еллар үтәр,
Иң рәхимсез читлек син- күңел.
Читлегеңнең ишекләре булса,
Ачар идем киң итеп бүген.

Яшик әле


Бүген бар син, иртәгә юк
Дөнья шулай корылган.
Юктыр әле берәүнең дә,
Әҗәл алдап котылган.

Бүген бар син, иртәгә юк
Үз кануны язмышның.
Язмыш күктә язылса да ,
Үз кулыңда тормышың.

Бүген бар син, иртәгә юк
Үкенерлек булмасын.
Шундый итеп яшик әле...
Әҗәл кат-кат уйлансын.

Өзелгән өмет


Сине кабат күрдем бүген,
Онытылды бар дөньям.
Күтәрелде күңел күккә,
Җилкәмдә канат тоям.

Иреннәрем пышылдады,
Кабат синең исемне.
Баш әйләнде,янә тойдым
Синең татлы исеңне.

Типте йөрәк сулык-сулык,
Нидер кысты күкрәкне.
Битләргә ялкын йөгерде,
Ут чолгады йөрәкне.

Мин сине эзләп яшәдем,
Өметемне өзмәдем.
Тик бүген... өзелде өмет...
Узып киттең, күрмәдең

Нокта


Ялгышларга нокта куям бүген,
Хаталарсыз яшим бүгеннән.
Өметләрне... адаштырмасыннар,
Юып атам күңел күгемнән.

Тормыш юлын хаталарсыз гына,
Үтә алган кеше сирәктер.
Ә шулай да, кайчак үткәннәргә,
Тәүбә итү бәлки кирәктер.

Ялгышларны барлап, санап куйдым,
Хаталар күп икән ... бетмәде...
Кичерегез мине... гафу сорыйм,
Бер ялгышка нокта җитмәде

Кемдер?


Күңелдә күпме сөю бар,
Иясенә җитмәгән.
Сөенеп яшим йөрәгемнең,
Сөю уты сүнмәгән.

Күңелдә күпме сөю бар,
Баш югалтып сөяр чак.
Янар, янар да беркөнне,
Сүнәр инде ул учак.

Күңелдә күпме наз әле,
Кемдер өчен сакланган.
Ник ул кемдер сөю угын,
Миңа атап атмаган?

Баш югалтып сөяр чак бит,
Картаймый күңел кошы.
Язлар тагын ялгыз килде,
Алда ак карлы кышы.

Күңелдә күпме сөю, наз,
Кемдер өчен саклана.
Нишләтерсең ул күңелне,
Шул кемнедер тапмаса?

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»