поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
19.10.2018 Тарих

Похвистнево районының Гали авылында Дан мемориалы ачылды

6 октябрь Гали авылы халкы күңелендә тарихи бәйрәм булып сакланачак. Бу көнне Мәдәният сарае каршысында сугыш елларында вафат булган авылдашлар, көрәшче Наил Гәрәев истәлегенә элек куелган һәйкәлләр янында тагын ике мемориал ташы калкып чыкты.

Шуларның берсе - Гали авылына нигез салган Гали бабай истәлегенә куелган. “Бу җирләрне әле Нугай Урдасы вәкилләре дә Гали бабай йорты дип таныганнар. Рус патшалары Михаил Фёдорович, Иван Алексеевич, Петр Алексеевич имзалаган документларда түбәндәге юллар бар: “...отец матери Миняша (Монаша) Гульбостан был пожалован ханом Ибрагимом тарханной грамотой”. Гөлбостанның атасы Гали бабайга тарханлык 1479 елда ук бирелгән булган. Ә уналтынчы гасыр урталарында Булат һәм Киләй Манашевлар авылны ерак бабалары истәлегенә Гали авылы дип атаганнар”, - дип язылган авыл тарихында.
 
Чараны башлап җибәргән имам-мөхтәсиб Илгизәр Сәгъ¬диев: “Җыеп әйткәндә бу көнне Хәтер көне дип атарга була. Беренчедән, авылыбызга нигез салган Гали бабай истәлегенә таш куелды. Икенчедән, бүгенге  тыныч тормышны яулап алган сугыш корбаннарының, сугыш ветераннарының, тыл хез¬мәткәрләренең батыр¬лыгы мәрмәр ташта мәңге¬ләш¬те¬релде”, - дип сөй¬ләде.
 
Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев та җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, Дан аллеясының хөкүмәт биргән грант һәм оешмалардан, халыктан җыелган акча хисабына эшләнүен ассызыклап үтте: 
- “Лукойл” нефть компаниясе дә, үзебезнең авыл эшкуарлары да бу эшкә зур өлеш керттеләр. Бу гамәлебезне зурлап, Дан мемориалын ачу тантанасына килгән “Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимовның, Туймазы районының ветераннар советы рәисе Адунис Фазулинның, “Трудовая доблесть России” оешмасы рәисе урынбасары Марс Исхаковның, район администрациясе вәкилләренең катнашуы чарабызга дәрәҗә өстәде.
 
Бу парк әле тагын да киңәйтеләчәк. Анда колхозлар  вакытында эшләгән хезмәт ветераннарына, Хезмәт Ордены, Кызыл Йолдыз Орденнары белән бүләкләнгән дә¬рәҗәле авылдашларыбызга да истәлек такталары, һәйкәлләр куелачак. Моны без киләчәк буыннар авылыбызның данлы тарихын онытмасын өчен эшлибез”...
Муллабаевның сүзләрен ра¬йон администрациясе вәки¬ле Мөдәррис Мамышев та куәт¬ләде:
- Менә шундый истәлекле урыннар булганда, яшьләр авыл тарихы белән күбрәк кызыксыначак. Шушы зур эшне башлап йөрүчеләргә, аны башкаручыларга район башлыгы Юрий Рябовның рәхмәтләрен җиткерәм.
 
Читтән килгән кунаклар да мемориал ачылу уңаеннан галилеләрне котлап, кыскача гына үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырып үткәннән соң, истәлек ташларын кап¬лап торган япмалар ачылды. Чара озакка сузылмаган концерт белән тәмамланды. Тамашачыларга тугыз яшьлек Илназ Маннановның чыгышы бигрәк тә ошады. 
 
Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады, әлбәттә. Халык Гали авылының Мәдәният сараена кереп тулгач, Туймазы, Мәскәү кунакларының нинди максат белән килүе ачык¬ланды. Бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу да, эстафета тапшыру да булды кебек. Сүз Туймазы районының Ветераннар советы рәисе Адунис  Фазулинга бирелгәч, ул башта Галинең эшчән халкына, авылның тө¬зеклегенә соклану белдерде, шуннан соң гына нефть чыганакларына бай булган Туймазы районының уңышлары белән дә таныштырып үтте. Аннары, Гали авылында ачылган мемориал темасына кайтып, үз җирлекләрендә ветераннарга хөрмәт күрсәтү барышы турында да сөйләде:
- Безнең районда 20ләп Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт премияләре лауреатлары яшәгән. Бүген шуларның икесе генә исән. Сугышка киткән 32 мең солдатның 15 меңе сугыштан кайткан булса, биш меңләп кеше билгесез югалган. Аларның каберләре дә юк, кайда һәлак булулары да билгесез. Шуларны эзләп табу өчен  районыбызда эзләнү отряды булдырылды. Алар инде күпмедер якташларыбызның сөякләрен эзләп таптылар, һәм без аларны алып кайтып туган җиребездә күмдек. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районыбыз авылларында 20ләп истәлек комплекслары булдырылган иде. Шулай ук Фәнир Галимовның тәкъдиме буенча “Балалар һәм аналар” дип аталган комплекс та төзелде. Сугыш вакытында тылда эшләгән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен кирәк бу. Аларны онытырга хакыбыз юк...
 
Әйе, заманабыз гади түгел: төрле яктан төрле фикерләр яңгырый. Интернет та үсеп килүче балаларга тискәре йогынты ясый. Авыр тормышны үз җилкәләрендә татыган ак әбиләребез һәм ак бабайларыбыз белән очрашулар уздыру, аларның сүзләрен тыңлап, тере тарихны ишетү, шушындый һәйкәлләр кую киләчәк буыннар өчен бик файдалы гамәл. Мондый аралашуны бернинди китап яисә кино белән чагыштырып булмый, - дип тәмамлады сүзен Адунис әфәнде.
 
“Бөтенроссия татар авыл¬лары ассоциациясе” иҗти¬магый оешмасы рәисе, Баш¬кортостанның атказанган мә-дәният хезмәткәре Фәнир Галимов исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлауларын җиткерде һәм Гали авылының башка авыллар өчен үрнәк булып торуын ассызыклады: “Без монда Кытайдан да, Австралиядән дә кунаклар алып килеп, авылны күрсәттек. Шаккаттылар. Миңа үземә дә Россиядәге башка татар авыллары буйлап күп йөрергә туры килә, әмма ләкин Гали авылы кебек гүзәл авыллар күрергә насыйп булмады. Киләчәктә дә эшләгән эшләрегез уң булсын, авылыгыз чәчәк атсын, - дип, әлеге чарага да, гомумән Гали авылы уңганнарына да югары бәя бирде.
 
Марс Исхаков, “Трудовая доблесть России” Бөтен¬рос¬сия иҗтимагый оешма җи¬тәкчесенең урынбасары, Гали авылына “Золотая Победа” (“Алтын Җиңү”) эстафетасын тапшыру максаты белән килгән. Эстафетаның ничек баш¬ланып китүен ул болай тасвирлады:
- Лениногорск районының Карлыгач авылыннан сугышка киткән Рияз Зариповның сөякләрен исеме язылган тимер кашыгы буенча табып алганнар. Смоленск өлкәсенең Ельна шәһәре янындагы сугыш бик каты булган күрәсең: Рияз Зарипов табылган урында кайда гына көрәк төртмә - бөтен җирдә дә кеше сөякләре, пулялар, каскаларга тап буласың... Риязны күчереп күмү тантанасында катнашканда аның кебек билгесез югалган сугышчыларны эзләп табу, алар истәлегенә һәйкәлләр, мемориаллар кую буенча эстафета оештырырга карар кылдык. Бүген менә шушы эстафетаны Гали авылы кабул итте,  иртәгә Туймазы районына барабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кадәр Россиянең бөтен авыл-шәһәрләрендә дә мемориаллар куелырга, анда сугышта катнашучыларның гына түгел, тылда эшләгән хезмәт батырларының да исемнәре язылырга тиеш. Сез, Гали авылы халкы, шушы мемориалны булдырып, барысыннан да алда атлыйсыз.
 
Марс Исхаков Гали җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка Россия ветераннар берлеге рәисе, армия генералы Михаил Моисеевтан хат тапшырды.
 
Менә шушы чыгышлардан соң, Гали авылында яшәүче Халит Йосыпов сәхнәгә чыгып, авылның иң эшчән, уңган кешеләрен саный башлаган иде - авылның бөтен кешеләре дә диярлек мемориал тактага  куярлык булып чыкты: “Мәрхүм Расих Латыйпов һәм Мөхтәр Алтынбаевларның эшен олпат егетләребез Равил һәм Салават Галимуллиннар, Рамил һәм Равил Мостафиннар, Камил Исхаков, Наил Баһаутдинов һәм аның бертуганнары,  Мө¬дәррис Латыйпов, Наил Галимуллин, Ринат һәм Рифат Мортазиннар, Фәнис Ка¬шаев, Мөсифулла Сәяров, Сәйфулла Маннанов, классташым Дания Тулова дәвам итә. Аларны авылыбызның данлык¬лы эшкуарлары дип атыйбыз.  Алар гына түгел, башка авылдашларыбыз да йорт саен мал асрыйлар, яшелчә үстерәләр, җомга саен, түбәтәй киеп, мәчетләргә баралар, садакаларын тараталар. Безнең Гали авылы шундый кешеләре һәм дине белән бай. Динсез халык алай эшли дә, хәйрия күр¬сәтә дә алмый”, - дип өстә сөй¬ләгәннәргә калын нокта куйды.
 
Чара өлкәннәр көненә багышланган зур концерт һәм мәҗ¬лес белән тәмамланды. 
Хәмзә МОРТАЗИН.
Гали - Богырыслан - Гали.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar