поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
03.04.2010 Экология

КАЗАНДА КҮЛЛӘР ЮККА ЧЫГА

Экологлар чаң суга. Казанда күлләрне корыталар. Имеш, кемнәргәдер төзелеш өчен җир җитми. Әле моннан 10 ел элек кенә шәһәр биләмәсендә 280ләп сулык булса, бүген инде аларның 30ы башкала картасында юк. Соңгы ике ел эчендә генә дә ун күл юк ителгән. Калганнарның да язмышлары кыл өстендә.

Мәсәлән, Декабристлар белән Вахитов урамнары арасына кереп «кысылган» күлгә инде бөтен яклап һөҗүм алып барыла. Шәһәрнең җир белән эш итүче түрәләре дә аны, ике дә уйлап тормыйча, өч оешмага сатып җибәргәннәр. Ә бит югыйсә аларның сулыкларга кагылырга бернинди хокуклары юк. Алар җиргә генә хуҗа. Ләкин бүген җир кыйммәт. Һәм күлләрне җир бәясеннән сату, күрәсең, кемнәргәдер галәмәт зур табыш китерә. Нәтиҗәдә элек күл булган урында хәзер, әкияттәге кебек күз ачып йомганчы, автосалон, һәртөрле кибетләр калкып чыга. Алар өчен күлләр дә, анда яшәүче киек кош һәм җәнлекләр дә кызганыч түгел, билгеле. Инде менә Яруллин урамындагы Хар күлен дә койма белән әйләндереп алганнар. Ә бу исә, димәк, тиздән аның да язмышы «хәл ителәчәк» дигән сүз.

 

Яңа Савин районы хакимияте янындагы Мария күле дә юкка чыгу алдында. Әле 2005 елга кадәр аңа орынучы булмады. Ләкин аннан соң менә 5 ел инде экологлар, табигатьне саклау прокуратурасы, «Росприроднадзор» әлеге күлне саклап калу өчен туктаусыз көрәш алып бара. Инде 4 суд утырышы гына булып узды. Ләкин барыбер төзүчеләрне җиңә алмадылар. Гәрчә Мария күле хәтта Россиянең су объектлары кадастрына кертелгән булуга карамастан. Нәтиҗ әдә бүген гүзәл бу күлнең дүрттән бер өлеше күмелгән. Ә күл төбен ләм каплый. Анда яшәүче су күселәре (ондатралар) һәлак булган. Чыгышлар томаланган һәм җир асты суларының табигый хәрәкәте бозылган.

 

Шунысы кызык, нәрсә өчен корбан ителә соң бу күл? Баксаң, аны күмеп, өстенә торак йорт салып куйганнар. Әйтерсең йорт салу өчен Казанда башка җир беткән?! Җитмәсә, үзләре халыкны кызыктыру өчен реклама игъланнарына «продаются квартиры в доме у озера» дип тә язганнар. Бу инде оятсызлыкның иң югары үрнәге.

 

Шулай ук тагын Яңа Савин районында 7 нче сырхауханә артындагы ике күлнең дә киләчәге бар дип әйтеп булмый. Халык телендә берсе – Зур, ә икенчесе Кече Акчарлаклы күлләр дип аталучы бу ике сулыкны шәһәр уртасындагы уникаль табигать тыюлыгы дип әйтсәң дә була. Чөнки биредә күл акчарлаклары һәм «Кызыл китап»ка кертелгән башка бик күп киек кошлар һәм җәнлекләр яши. Хәтта экологлар бу күлләргә табигать һәйкәле статусы бирү турындагы тәкъдим белән дә чыкканнар иде. Ә 2007 елда «Горводзеленхоз» заказы буенча «Татинвестгражданпроект» акчарлаклы күлләрне тәртипкә китерүне күздә тоткан махсус проект та эшләде. Ләкин әлеге дә баягы, тагын акча юклыкны сылтау итеп, бу эш ярты юлда тукталып калды. Бүген инде әлеге күлләрне төрле яктан күмәләр һәм анда төзелеш бара. Күлнең әлегә сакланып калган өлешенә күршедәге базардан олау-олау чүп-чар түгелә. Ә бит әле узган гасырның 80 нче елларында гына бу күлләрдән халык су эчкән!

 

– Инде ничә еллар дәвамында алып барылган көрәш нәтиҗ әсендә экологлар нибары бер күлне генә юк ителүдән йолып кала алдылар, – ди Казан дәүләт университетының экология факультеты профессоры Нәфисә Минһаҗева. – Ул – Чуйков урамындагы сазлыклы күл. Аның да бер өлешен күмеп, сәүдә үзәге төзү өчен сатканнар иде. Ләкин экологлар һәм якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр шау-шу куптаргач, Казан мэры мәсьәләгә үзе кушылды һәм биредәге башбаштаклыкны туктатты. Хәзер инде күл тирәсе чагыштырмача тәртипкә китерелде. Ләкин биредәге бу тынлык озакка сузылырмы – анысын әлегә әйтү кыен. Чөнки комсызлыклары чиктән ашкан инвесторларның һаман да аңа күзләре кызыга.

 

Әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек КДУ профессоры Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендәге экологлар төркеме, мэрия заказы буенча, Казандагы барлык табигать объектларын исәпкә алып, аларның паспортларын төзи башлаган иде. Моңарчы Россиянең әле бер генә шәһәрендә дә мондый эш үткәрелмәгән. Экологлар һәр сулыкны өйрәнеп, аңа төрле яклап бәя бирәләр һәм ул мәгълүматларның барысы да табигать объектының паспортында теркәлә. Ләкин ахыр чиктә бу эш тә тукталган. Чөнки экологларга бары тик 2007 ел өчен генә хезмәт хакы түләнгән. 2008 елда исә алар бушка эшләгәннәр. Ә мэрия белән килешү хәзер инде бөтенләй дә озайтылмаган. Күрәсең, шәһәр түрәләренә күлләрнең һәм бүтән табигать объектларының паспортларын булдыру кирәк түгел. Чөнки андый документ гамәлгә кертелгән очракта күлләр тирәсендә моңарчы алып барылган төрле «шухыр-мухырлар» үткәрү нык кыенлашырга мөмкин.

 

Менә шулай, җәмәгать, без бүген, кем әйтмешли, бер-беребезне уздыра-уздыра, үзебез су эчкән коега төкерү өчен җан талашабыз. Ә бит бу чынлыкта бары тик тилеләрнең генә гамәле.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы