|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2018 Җәмгыять
Казанда узачак «Халыклар дуслыгы» форумында Россиянең 14 төбәгеннән 150 кеше катнашачак«Халыклар дуслыгы» милләтара яшьләр форумы 1 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итә. Форум 15-18 октябрьдә Казанда узачак. Чараны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештыра. Форум түбәндәге мәйданчыкларны үз эченә ала:
Милләтара сорауларның Интернетта чагылышы — контентны тудыру һәм алга җибәрү буенча мастер-класслар, кыска видеотасмалар төшерү буенча өйрәнүләр;
Милли колорит белән социаль проектлаштыру;
МУВИ милләтара социаль театрының уку мәйданчыгы.
Форумда катнашу өчен гаризаны 1 ноябрьгә кадәр АИС Росмолодежь (ais.fadm.gov.ru) аша бирергә була. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар башкарган биремнәр буенча сайланып алыначак.
--- |
Иң күп укылган
|