|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2018 Мәгариф
Информатизацияле мәгариф шартларында замана укытучысының ролеМәгълүмати-коммуникацион технологияләр тормышыбызның бар өлкәләренә дә ныклы адымнар белән үтеп керә бара. Мәгариф системасы да моннан читтә кала алмады. Һәр заман укытучы алдында яңа бурычлар куя, ул бурычларның шигаре: “Заман белән бергә атла!”. Бүгенге көн укытучысының төп миссиясе – үсеп килүче буынны хәзерге заман мәгълүмати тормышында яшәргә, мәгълүмат дөньясында кирәкле белемне эзләп табарга һәм алган белемнәрне куллана белергә өйрәтү. Бу елның 17-21 октябрьләре көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика Институты базасында “Мәктәпләрдә һәм вузларда математик белем: мәгълүмати пространствода инновацияләр” (MATHEDU-2018) VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Шул конференция ачылу алдыннан I һәм V курс студентлары (булачак математика, информатика, биология, инглиз теле укытучылары) арасында мәгарнифнең мәгълүматиләшүе шартларында укытучының роле турында сораштыру үткәрелде. Беренче һәм бишенче курс студентлары “Укытучы заманча технологияләр белән конкурентлыктамы?” соравына җавап бирергә тиешләр иде.
Яңа гына студент булган яшьләрнең мәктәп һәм мәктәптәге педагогик коллектив турында истәлекләре яхшы сакланган булып чыкты, алар мәктәп укытучысын бернинди дә техника алыштыра алмый дип җавап бирделәр. Алар фикеренчә, укытучының роле һәрвакыт югары булган һәм булачак, нәкъ менә укытучының югары культурасы, мораль һәм әхлакый сыйфатлары, профессионал тәҗрибәсе укучыларның укыту процессына һәм бар тирә-яктагы чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели дә.
Беренче курс студентлары мәгарифнең мәгълүматиләшүе процессының җитешсез якларын да күрсәтеп киттеләр. Алар фикеренчә, бу вакытта укытучы һәм укучылар арасында тере аралашу чикләнә. Сораштыруда катнашучыларның барысы да диярлек мәгарифнең мәгълүматиләшүе шартларында белем бирү процессында укытучының роле үзгәрүен искәртеп киттеләр, бу шартларда педагоглар яңа күнекмәләр кластерына ия булырга тиешләр. Заман укытучысы профессионал белемнәрен һәрвакыт яңартып торырга, мәгълүмати пространстводагы культурасын үстерү өстендә даими эшләргә тиеш. Шулай итеп, студантлар фикеренчә, заман укытучы үз эшендә IT – индустриянең бар казанышларыннан да файдалана белергә тиеш: укыту процессында интернет сайтлар, өстәмәләр куллана, өй эшләрен онлайн тикшерә, ата-аналар белән мессенджерларда мобиль аралаша, электрон дәреслекләр, китапханәләр, белем бирүче видео һәм фильмнарны куллана белергә тиеш.
Кыскача әйткәндә, заман укытучысы хәзерге яшьләр һәм аларның ата-аналары кызыксынган бар заман яңалыклары белән дә эш итә белергә тиеш.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә практика үтеп яхшы тәҗрибә алган бишенче курс студентлары исә укытучының роле – укучыларга белем тапшыруда түгел, ә белем үзләштерү, мәгълүмат туплау, тикшеренү процыссын оештыра белүдә икәнлеген ассызыкладылар, шул исәптән мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне, интернеттагы белем бирү инициатив ресурсларын кулланып та.
Тиздән педагог булачак студентлар белем бирү процессының нәтиҗәлелеген укытучының мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге педагогик инновацияләрне куллана белү өлкәсендәге әзерлек дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйлиләр. Сораштыруда катнашкан бар студентлар да белем бирү процессында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану – укытучы һәм педагогның профессионал эшчәнлеген гадиләштерүен, баетуын, аңа өстәмә яңа сыйфатлар бирүен таныйлар.
Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә шул да ачыкланды: беренче курс студентларының күп өлеше университетның педагогика бүлегенә керүне үзләренә максат итеп куеп анда укый башлаганнар. Ә бишенче курс студентларының күпчелеге педагогика фәненең алгы сызыгында эшчәнлек алып бару һәм укуларын дәвам итеп үз профессияләре белән кызыксынуларын югалтмыйлар. Һәм, әйтергә кирәк, методик эшчәнлекнең максаты һәм бурычлары буенча да, бу бурычларны компьютер кулланып хәл итүнең төрле мөмкинлекләрен файдалану буенча да – алар алгы сызыкта. Бу, әлбәттә, бик тә куанычлы күренеш.
Ольга Разумова, Елена Садыкова
Фото:pixabay
--- |
Иң күп укылган
|