поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.10.2018 Язмыш

"Пешкән эзләре калгандыр" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Петровский Завод дигән авылдан ике кыз район үзәгенә сигезенчегә укырга килгәч, безнең күрше, колхоз рәисе Шаһи абзыйларда яшәп тордылар. Аларның берсе Шаһи абзыйның “знакумының” кызы икән. Үзләре дә 8 кешелек гаилә. Йорт зур гына, биш тәрәзәле, тик бары бер генә бүлмәле.

Өйнең дүрттән берен диярлек мич алып тора. Алты-җиде кеше тәгәрәп йокларлык сәндерә дә бар, бер агач карават һәм өйнең буеннан-буена сәке. Шул еллардагы халыкның киң күңеллелегенә, юмартлыгына хәйраннар калып утырам хәзер. Карап үстереп кеше иткән, укыткан, йортын салышкан яки фатир алып бирешкән әти-әниләргә дә сан беткән заманда яшибез бит. Бигрәк тә ялгыз калган әти яки әнигә сан юк. Футбол тубы урынына йөри: әле бер балада, әле икенчесендә “яши” картлар...
 
Читкә киттем. Шаһи абзыйларда яшәп алган кызларның берсе белән булган күңелсез хәлне язарга иде исәбем. Мин әлеге күршеләребезнең бер кызлары белән дус, аларда еш була идем (мин генә җитмәгән икән әле аларга). Кыш башында авыл халкы ит өчен сарык, кәҗә бәрәннәрен, ә хәллерәкләр бозау, кышлау тана-үгезләрен суялар иде. Күпчелек бозавын кышлатып асрый алмый: налог, заем заманнары – 1953-54нче еллар. Шаһи абзыйлар кышлаган бозау суйганнар. Фәрхениса түти балалар мәктәптә вакытта (үзләренең дә дүрт балалары уку яшендә) үгезнең эч маен турап мичтә, биш-алты литрлы, тышы кара, эче ак чуенда эретеп, сызыкларын сөзеп алган. Аннан чуенны алгарак күчереп, маллар эчертергә дип абзар-кура тирәсенә чыгып киткән. Марҗа кызлары ул көнне дүрт кенә дәрес укып кайтканнар. Бишенче дәрескә керәсе укытучы авырып киткән икән. Күбрәк дуңгыз ите ашаганлыктан, кызлар үзләренә аерым чуен тотканнар. Шунда бераз ит, бәрәңге турап салганнар да, берсе май эретелгән теге чуенны шәрә кул белән генә тотып, сәкегә алып куймакчы булган. Ә чуен уттай кайнар. Чүлмәк чайпалып китеп, кызның куллары, ике беләге пешкән, шулай да ул чуенны болгап атмаган, ике-өч адым арадагы сәкегә китереп җиткергән. Ярый әле безнең тирәгә больница якын иде, иптәш кызы белән шунда йөгергәннәр. Врачлар ниндидер бик яхшы мазь белән майлап, беләкләрен, кулларын бинтка урап җибәргәннәр. Ятып дәваланырга әйтсәләр дә, укуым кала дип, кыз ризалашмаган.
 
Шул бинтка уралган куллары белән дә укуын калдырмады ул. Дөрес, шактый вакыт ручка тота алмады. Ике-өч көнгә бер тапкыр кулын бәйләтергә йөрде әле. Әтиле балалар 8 класстан түләп укыган заманнар. 15-16 яшьлек кызда күпме ихтыяр көче, укырга дәрт, сәләт булган! Килеп укучылар шимбә дәресләрдән соң авылларына кайтып китәләр, дүшәмбе аркаларына биштәр асып, иртәнге сигезгә килеп җитәләр иде.
 
Бичара кызның кулларында пешкән эзләр дә калгандыр инде. Ул кызлар югары белем алып зур җитәкчеләр булганнардыр дип фаразлыйм. Шаһи абзыйның үз балалары да кайсы техникум, кайсы институт тәмамлап, бик әйбәт хезмәт куйдылар. Миннән ике генә яшькә зур Фоат табиблыкка укыды. Район халкын дәвалады. Аның улы да медицина институтында укып, Казан сырхауханәләрендә эшләде. Ни кызганыч, әти кешенең дә, улының да гомере кыска булды. Улы Илдар Раббаниев республика күләмендә танылган шәхес иде. Фаҗигале төстә үлеп киткән. Ходай Тәгаләгә “тегендә” дә яхшы кешеләр кирәк, күрәмсең.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы,Җәлил поселогы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.10.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»