поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
12.10.2018 Мәдәният

Үткәннәр сагындыра

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә алма төшәр урын да юклыгы халыкның, чынлап та, үткәнен сагынуын, моңлы җырларны яратуын, тансык җырчыларыбызны күрәсе килүен ассызык­лый кебек иде.Залга күбрәк өлкән яшь­тәге кешеләр җыелган. Әле баскычтан менгәндә үк, Зөл­фирә әби белән сөйләшеп киттек. Бирегә кызы белән килгән.

– Әллә ни чыгып йөрмим. Ә бу концертны бик күрәсем килде. Аны югыйсә телевизордан да күрсәтәләр.  Тик монда башкача  инде ул. Авырып та торам. Әмма бирешмим. Безнең татар җырлары дәвалый бит ул, – ди әбекәй. Чыннан да, кулына бер пакет дару тоткан.  Ә менә Нагорный бистәсеннән килгән Наил абый, үткәннәрне сагынып килдем, ди. “Концертның исеме үзенә тартты. Карале, карчык, мин әйтәм, әйдә барып кайтыйк. Элеккеге җырлар, безнең чор артистлар була икән, дип Наилә апаңны ияртеп килдем әле“, – ди ул.
 
Концерт радиога бәйле иде.  Элек-электән һәр кеше­нең өендә бертуктаусыз сөй­ләп торган биш сумлык радионы хәтерлисездер әле. Би­редә дә шулай. Те­ат­раль­ләштерелгән тамашада, егет белән кызны радио та­ныш­тыра, ул аннары алар­ның улларына мирас булып күчә. Ин­де оныклары Лиана да радионы табып ала.
 
Тамашада “Болгар” ра­дио­сы алып баручылары үзләре катнашты. Радио эш­ләп тора, сәхнәдә тормыш миз­гелләре күрсәтелә, шул арада әлеге чорга, вакыйгага туры килер­дәй җырлар башкарыла. 
 
“Бүгенге җырлар радиода еш яңгырый. Тинчурин театрында эшләгәч, үзем­нең дә уйныйсы, хез­мәт­тәшләрне дә уйнатасы килде. Шуңа күрә бу тәҗрибәгә алынып, эшләп карарга булдым”, –  ди сцена­рийның авторы Ил­фак Хафизов.
 
Театральләштерелгән тамашада фотоальбом бар хатирәләрне яңарта. Илфак белән Индираның кызы Лиана, гаилә альбомын актарып, әти-әнисен үткәннәргә кайтара. Менә бу сурәттә – бабалары, икенчесендә – әбиләре. Чү! Бүген әниләре Гөлназның туган көне икән бит! Авылга,  әниләрен котларга кайтырга кирәк! Әнә шулай дип башланган концерт әкренләп тормыш йомгагын сүтте.
 
Илфакның әти-әнисен уйнаган Гөлназ Фәйзрахманова белән Илфар Кәримов,  бер-берсен ошатып, өйләнешә­ләр. Илфар шәһәр егете булса да, Гөлназның күңеле авылга тарта. Яшьләр, сабыйларын күтәреп, авылга юл тота. Матур гына гомер итәләр, әмма көннәрдән беркөнне Илфар авырып китеп, күзләрен мәң­гелеккә йома.  Ана бердәнбер улын укыта, кешедән ким-хур итми. Кайткан саен күч­тәнә­чен биреп  җибәрә, улына да буш кайтмаска, ипи булса да алып кайтырга кирәклеген өйрәтә. Онытылып барган, әмма әле дә актуальлеген югалт­маган, халык күңелендә яши торган җырлар бу теат­раль­ләште­рел­гән тамашаны тулыландырып барды. Халык Асаф Вәлиев, Виталий Агапов, Азат Тимершәех, Зөлфия Минһа­җева, Зөһрә  Шәрифул­линаны, Винера Ганиеваны аеруча алкышларга күмде. Алар белән бергә җырлап утыручылар да күп иде. Үзем дә арткы рәттә рәхәтләнеп кушылып җыр­лаган егетне тың­лап утырдым. Хәер, җыр-моң  тың­ларга гына  түгел, рәхәт­ләнеп күңел ачарга да форсат туды монда. Тәнәфес вакытында “Мирас” инструменталь ансамбле халык янына чыкты.   Рәхәтләнеп элеккеге көй­ләр­не уйнадылар. Ә аларга кушылып җырларга те­ләү­челәр дә күп булды. Әнә үзен Зөфәр дип таныштырган абзый “Эх, алмагачлары”н суза, икенчесе “Яшь наратлар”ны хис­лә­неп башкара.  Тәнә­фес­тән соң, сәхнә бүгенге чор­га якынайды. Әмма туган якны кадерләү, ярату, сагыну җыр­лары  күңелне иркә­лә­вен дә­вам итте.  Яшәү кадерен, тормыш мәгънәсен аң­лата торган концерт булды бу.
 
– Яшьлекне сагынабыз. Гомер сизелми дә  үтеп бара. Әле  мин бер дә картаймыйм, яшәрәм генә төсле, – ди Рос­сиянең,  Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Виталий Агапов та, элеккеге чак­ларга караганда, хәзерге кыя­фәте яшьрәк, ул чакларга бигрәк дәү гәүдәле идем, дип биеп тә күрсәтте. Асаф Вә­лиев әле дә егетләрчә, әле дә: “Их, сез  матур кызлар”, –  дип җыр суза. Байтак вакыт кү­рен­мичә торганнан соң сәх­нәгә чыккан Зөлфия Мин­һа­җева да  тамашачы кү­ңе­ленә хуш килде. 
 
Кеше китә – җыры кала. Мәр­хүм җырчыларны да ис­кә алдылар бу көнне. Әл­фия Авзалова җырының бер куп­летын экраннан тыңласак, калганнарын Рәнис Габбасов башкарды. Әлфис Кыямов та сәхнәгә “күтәрелде”. “Кил син” җыры белән йөрәк­ләр­не айкады. Аны Зинира һәм Ризат Рамазановлар дәвам иттерде.  Һәр чорның үз җы­ры, үз җыр­чылары булса да, үткәннәрне барлау, ул чордагы җыр­чыларны бер сәх­нәгә җыю – бик кирәкле га­мәл.  Оештыручылар да әле моның белән генә тукталып калмаска, концертны дәвам иттерергә исәпли. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.10.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы