поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.10.2018 Ана теле

Сөйләмдә калька, штамптан тыелырга кирәк. Моңа күнегер өчен бер чара тәкъдим итәбез

Үткән язманы без “ телнең даими категориясе буларак канунлаштырылган калька, штамп-калып берәмлекләрен куллану мәсьәләсе шактый катлаулы, чөнки алар сан ягыннан байтак –үзенә бер сүзлек төзерлек”, дигән нәтиҗәгә килеп, “Татар теленең аңлатмалы калька сүзлеге”нә ихтыяҗ булуын искәрткән идек.

Дөресен әйткәндә, мондый фикергә мин моннан ярты гасыр ук – матбугатта байтак эшләп, газет теле темасына фәнни күзәтүләр башлагач ук килгән, сүзлекнең кирәклегенә иҗат ихтыяҗыннан инанганга, аны тупларга да шул көннәрдән үк тотынган идем. Төрледән-төрле сүзлекләр төзегән галимәбез Флера Сафиуллинаның да бу кыйблада күзәтүләре барлыгын үзе белән сөйләшеп белә идем. Сүзлекнең өзекләре 2010–2013 елларда “Мәдәни җомга” газетаның “И туган тел...” кушымтасында басылып, каләмдәшләрдән, укучыардан хуплау фикерләре ишеткәләгән идек.
   
Бүген менә шул сүзлекнең кыскача гына үрнәк өлгесен Матбугат.руга тәкъдим итәм. Урнаштарганнары өчен милләттәш каләмдәшләремә баштук рәхмәтләр әйтәм. Теләгән кеше күчереп алып,  файдалансын. Тик һәркемнең мондый мөмкинлеге юк. Басма нөсхәсе кул астында булса. уңайлырак бит. Бәлки берәр нәшриятебез, хөкүмәт яисә җәмәгать оешмасы алыныр. Киңәшләшик әле. Ана телебезнең киләчәген хәстәрләү бит!
         
Тыелган сүз, гыйбарәләр
   (Татарча аңлатмалы  калып, штамп, калькалар сүзлеге)
                 А
   Абруй
   Абруй белән файдалану
   Абруйлы (Абруйлы җыелыш).
   Авторитет
   Авторитет белән файдалану
    Авыр (авыр үсмерләр).
    Агым
    Актив
   Актив эшчәнлек (А.Гыйләҗев. С.Т., 1978, 18 апр.).
   Ай (август аенда).
   Алдыңгы 
   Алтын (Алтын хәрефләр белән язылган, Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Алып бару (тормыш алып бару, сүз алып бару, вазыйфаны алып бару, дөрес яшәү рәвеше алып бару). 
   Аралык (вакыт аралыгында).
   Армый-талмый (Армый-талмый көрәшү (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).     
   Арттырып үтәү (Арттырып үтәү (Х.Хәйруллин. С.Т., 1977, 13 апр.).
   Арт, артында (Президент приказы артында ни тора (Азатлык); Түгәрәк өстәл артында; Табын артында утырдык. Күрше машинага күз салсак, хәйран калдык, руль артындагы ханымның яше йөз иллегә җиткәндер (С.Гаффарова. Сөембикә, 2009, №8, 59 б.); Дөресе: "Рульдә йоклап китеп, кырыйга каера башласаң, юлның махсус өслеге зәһәр селкетеп сине уятачак (Шунда ук). Исерекләр һаман рульдә (Әтнә таңы, 2018, 14 сент.); Анда тик ике-өч өстәлдә генә утыралар, калган өстәлләр буш иде (М.Гали. Аңлатмалы сүзлек, 196 б.).
   Артык (Республикада уртача гомер озынлыгы арта: 2012 елда ул 72 яшьтән ким булса, хәзерге вакытта 74 яшьтән артык (Атна вакыйгалары, 2018, 5 окт.); Токарь, слесарьларның хезмәт хакы табиб, инженерларныкыннан күпкә артык (Р.Фәизев. Мәгърифәт, 2008, 9 февр.); ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 10 мең гектардан артык мәйданга ашлама кертелгән (Т.я., 2010, 20 апр.). Дәресе: күбрәк.
   Ару-талу (Ару-талуны белмичә эшлиләр (С.Шакир. Я.л., 1977, 27 июль).
   Ассызыклау  
   Ассызыклап әйтү
   Аст, асты (“Алар Мәскәү астындагы бер шифаханәдә танышалар” (Акчарлак, 2010, 25 март); Андый девиз астында эшлиләр. Дөресе: девиз белән.
   -аш/-әш (Казан шәһәренең 55нче урта мәктәбендә мин нәкъ менә шундый атмосфера белән очраштым; Вузга керү имтиханнары вакытында моның уннарча мисаллары белән очрашырга туры килде (Ф.Галимуллин. С.Т., 1987, 26 ноябрь).
   Ашыкмау  (Бу алымга барырга ашыкмый (Яңа гасыр, 2010, 5 март); Моны эшләргә ашыкмый; Моны башкарырга ашыкмый; Гамәл кылырга ашыкмый.     
                               Ә 
   Әйтү (йомшак кына итеп әйткәндә)
   Әйтәсебез килә
   Әйтәсем килә. Дөресе: Көрәш остасы  Равил Хәйруллин: Әйтеп китәсе килә иде. 
   Әлеге дә баягы  (Т.я., 2012, 19 дек. Бер үк санда ике тапкыр). Мондый калыплануларның нигезендә аерым  йогынтылы авторларның тәэсире бар. Озак еллар редакциядә эшләгән күренекле журналист Флера Низамованың (Зөләйха Кыдашева) әсәрләрендә бу гыйбарә еш кабатлана: Кайсы ягы белән рекордлымы? Әлеге дә баягы, җиләк сезонының башы белән инде (Т.я., 2013, 30 ноябрь).
                  Б        
   Байрак (Байракны югары тоталар (М.Садри. С.Т., 1977, 5 дек.).
   Барысы
   Барысыннан да элек
   Басым ясау (Базардан алганда сыйфатка басым ясамыйсың да, ә ул син көткәннән дә чыдамрак булып чыгарга мөмкин (Э.Фатыйхова. Б.г., 2009, 2 дек.); Җырчыларга басым ясады (Г.Сабирова. Т.я., 2008, 19 гыйнв.).
   Басым ясап әйтү (Басым ясап әйтте (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь); Аерым басым ясап әйтү;
   Батырлык
   Батырлык үрнәге (Р.Ишморат. Т.я., 1977, 16 июль).
   Баш
   Башымны салып керәм (М.Садри. С.Т., 1977, 5 ноябрь). 
   Бәхет 
   Бәхетле тормыш (Г.Сабитов. С.Т., 1977, 24 июль).
   Белән (авторитет, абруй, популярлык белән файдалану). Төзү материалы белән, бигрәк тә төзелеш өчен кирпеч белән безгә кыенга туры килде (Дөресе: материал табу, төзелешкә кирпеч юнәтү һ.б.); Сезнең белән (сезгә) нәрсә булды?; Җиңел пар белән (парыгыз җиңел, сихәтле булсын); Терлек азыгы белән ярдәм итегез (терлек азыгы биреп); эш белән тулысынча канәгатьләнеп булмый әле (эштән); 55 яше тулу уңае белән...Дөресе: уңаеннан;  Горбачев та, Ельцин да чын мәгънәсендә демократлар түгел, халыкларның мәнфәгатен кайгырту аларга тәрбия белән бирелмәгән (Аваз, 1990, Авг. 4 б.). Дөресе: тәрбиядән түгел, тәрбиядән килми. “Екатерина Икенче: Әйдә, күбрәк эчсеннәр, исерекләр белән идарә итү җиңел”. Аңлашылмый: сүз идарә итешергә исерек кешеләрне җәлеп итү турындамы, әллә исерек кешеләрне идарә итү турындамы бара?
   Белү
   Беләсегез килсә, токарь, слесарьларның хезмәт хакы табиб, инженерларныкыннан күпкә артык (Р.Фәизев. Мәгърифәт, 2008, 9 февр.).
   Биек
   Биек баскычлар (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Бирү (Әңгәмә бирде). 
   Бозландырылган (Казанда автопарклар төзү программасы билгесез вакытка бозландырылган  (Яңа гасыр радиосы, 2010, 14 гыйнв.). Дөресе: вакытлыча туктатып торылган; өзелеп торылган;
   Буенча (Байтак вакыт буенча алып барыла (Азатлык); Урам буенча киләбез (Дөресе: бу мисалда буенчаның синонимнары булып буйлап, борынча бәйләгечләре генә түгел, килеш кушымчасы да кулланыла ала – урамнан).  “Пар канатлар” тапшыруын без сезнең хатлар буенча (хатлардан) әзерләдек; Станның проект буенча (проектта) каралган куәте ике тапкыр артты; тик тынлык һәм этләр өрүе буенча гына (өрүеннән) үзеңнең авылда икәнеңне беләсең; Чүп үләннәрен бетерү буенча (бетерүдә, бетерү өчен) да күп эшлисе бар әле; Янгыннарның күпчелеге бәлигъ булмаган балаларның гаебе буенча (гаебеннән, гаебе белән) килеп чыга; Сыерларны кышкы рацион буенча (белән) ашата башладык; Василий Шукшин сценарийы буенча (сценарийына) фильм; Без быел юл буенча да (юл салуда) бик яхшы эшләдек.
    Булу (Мөгаен бүген яңгыр булыр (Дөресе: явар).
    Булмау (кара туфраклы булмаган зона (Дөресе: кара туфраксыз); урыс булмаган (Гаяз Исхакый “гайре рус” дигән, ягъни урыс түгел);
   Бурыч (Оешмаларның бурычы, алдыңгы методларны һәм файдалы башлангычларны тарату юлындагы барлык киртәләрне җимерүдән гыйбарәт (С.Т., 1979, 4 апр.).
   Бусага  (Бу сан эпидемия бусагасыннан 31 процентка түбәнрәк, ди белгечләр. (В.Т., 2009, 28 окт.). Дөресе: тәгаенләнгән, нормада билгеләнгән дәрәҗә; яисә билгеләнгән чик.   Авыру чиге  (Яңа гасыр радиосы, 2009, 15 ноябрь).
    Бүген
    Бүгенге көн  
    Бүгенге көндә (ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 10 мең гектардан артык мәйданга ашлама кертелгән (Т.я., 2010, 20 апр.). Болгар радиосы (Дилбәр): “Бүгенге сынамышлар, диде дә, тын алып, “Бүгенге көн сынамышлары”, диде (29 июнь, 2017); Димәк, соңгысына күнеккән.
   Быелгысы елда
                    В
   Вакыт (Смена бетәргә тагын бер сәгать вакыт бар (С.Т.). Дөресе: секунд, минут, сәгать, көн, ай, квартал, ел һ.б. вакыт төшенчәсе бу берәмлекләрнең үзләрендә салынганга вакыт сүзе кабатланмаска тиеш.
                    Г
    Горурлык уята (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Гөмбә (Яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр (Р.Вәлиев. Көчле агым).
    Гүзәл (Соңгы килешү дә моның өчен гүзәл алшартлар тудыра).
                      Д
   -Да/-дә (Кайдадыр илленче елларда булды бу хәл (кайчандыр мәгънәсендә); Кайдадыр гармунда (дөресе:гармун) уйныйлар иде.
    Дәрәҗә
   Тормыш дәрәҗәсе  (Дөресе: Ничек яшәве; Тормыш хәле).
   Дип ышанасы килә
   Дөресен әйткәндә (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
                        Е
   Ел (быелгысы елда).
    Ерак; ераклык (Кашалот бер километр тирәнлеккә төшә ала. Тагын да ераграк төшә алучылары да очрый (Татарстан радиосы, 2009, 14 ноябрь). Дөресе: бу очракта – тирәнрәк .                      
                       Җ
    Җанлы (Фашистларның  җанлы көчләрен юк итеп, алар рейстаг янына ук килеп җитәләр (С.Шакир. Я.л., 1977, 23 февр.).
   Җәлеп итү  (Шунысы игътибарны җәлеп итә). Дөресе: Шунысы игътибар җәлеп итә.     
    Җил
   Җил-яңгыр тидермәү (Аңлатып та, улын бездә калсын, җил-яңгыр да тидермибез дип вәгъдәләр биреп тә, гозерләнеп тә карадылар, әни кеше риза булмады (Г.Ахунов, С.Т., 1978, 10 сент.).
   Җимерү (Оешмаларның бурычы, алдыңгы методларны һәм файдалы башлангычларны тарату юлындагы барлык киртәләрне җимерүдән гыйбарәт (С.Т., 1979, 4 апр.).
    Җиң сызганып  (Җиң сызганып эшләү (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь); Җиң сызганып  эшкә керешү (Г.Сабитов. С.Т., 1977, 24 июль).
    Җиңел пар белән
    Җыену
   Җыенмау (Моны үтәргә җыенмый).
                    З
   Зур  (Варисларының исемлеген төзесәң, ул бик зур булыр иде (Радио).  Дөресе: бу очракта: озын.   Зур бурычлар (Г.Ахунов. С,Т., 1977, 1 гыйнв.). Зур гражданлык көче (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).   Зур кызыксыну белән тыңлыйбыз (Р.Мостафин. С.Т., 1977, 12 июнь). Зур фидакәрлек (Коммунизмга, 1989, 15 авг.). Зур экономик үсешләр (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
                      И
   Иҗат
   Иҗади (Иҗади хезмәт җимеше (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
   Иҗтимагый (Иҗтимагый эшчәнлек (И.Таһиров).   Татарстан Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтын үстерү комиссиясе башлыгы Владимир Шевчук соңгы вакытта районнардан кайтып керми (В.Т., 2009, 1 сент.).  “Әтиләр берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе дә сүзгә кушылды (В.Т., 2009, 1 сент.). Дөресе: Жәмәгать палатасы.  Җәмәгать оешмасы. Бу термин сүзлекләрдә җәмәгать фикере, җәмәгать транспорты, җәмәгать судьялары, җәмәгать эшләре һ.б. рәвешендә теркәлгән. Менә бу вариантны да калька дип санарга туры килә: Шул максатларда Җәмәгатьчелек палатасы да барлыкка китерелде (Т.я., 2010, 16 март).
   Икмәк
   Икенче икмәк (Икенче икмәк булган бәрәңге 270 центнер утыртылган иде; Авыл эшчәннәре “икенче икмәк” уңышын әрәм-шәрәм итмичә җыйнап алу өчен бөтенесен дә эшләргә тырышалар (Коммунизмга, 1978, 5 окт.).
   Итү (Мәнфәгатеннән чыгып эш итү).    
   Ирек
   Ирекле бәяләр   (Әмма, ни гаҗәп, шундый “сөенечле” хәлдән соң ирекле бәяләр алга томырыла (Р.Зарипов. Т.я., 2010, 2О апр.). Дөресе: Тотрыксыз бәяләр.
                                  Й
    Йозак
    Йозак астында (Ә менә айн, ольмен, шумер, дравидларның телләре исә һаман да җиде кат йозак астындагы сер булып кала бирә (Т.я., 2009, 1О ноябрь).   Дөресе: җиде кат җир астында.
   Йомшак
   Йомшак кына итеп әйткәндә
   Йөз
   Йөз белән борылу (Коммунизмга, 1989, 15 авг.).
                       К
   Кадак (Программаның кадагы иде);
   Кайда; кая  (Әйт син миңа, умырзая, яшьлек ярым минем кая (Җыр).  Дөресе: кайда;– Паркта булдык, кинода булдык, инде хәзер кая? – ЗАГСка. (Яңа гасыр, 2010, 17 апр.).  Заманында күренекле  татар режиссеры сөйләмендә ике сүзнең берендә кайдадыр, каядыр калька–паразитын куллана иде. Сорау алмашлыгы мәгънәсендә түгел, ә билгесезлек, икеле-микелелек, ягъни бугай,- дыр/-дер мөнөсөбөтлеге мөгънөсендө: «кайдадыр туксанынчы елларда», ди, «туксанынчы елларда иде шикелле (бугай)» мөгънөсендө.
   Кайнар
   Кайнар лозунг ташлау  
    Каникуллар   (Бездә – авыл җирендә язгы каникуллар юллар өзелүгә бәйле (Ф.Салаватуллин. Т.я., 2010, 20 апр.);  Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланырга тагын бер атна чамасы вакыт калып килә (В.Т., 2009, 28 окт.).   Дөресе: Мин укучыларга каникул тургайлар килүгә бәйле дим (Шунда ук).  Язгы каникулның бер үзенчәлеге бар – укучылар төрле вакытка ялга китә (Т.я., 2010, 8 апр.).
   Карау
   Ноктадан караганда (Азатлык).
   Катыру (Шактый төзелешне катырдылар (Т.я., 2010, 30 гыйнв.). Дөресе: туктаттылар; өзделәр.
   Катырылу Аракы бәяләре “катырылган”  (Яңалыклар, 30 гыйнв.).
   Килә
   Әйтәсебез килә; Сөенәсем килә; Котлыйсым килә; әйтәсем килә. Дөресе: Көрәш остасы  Равил Хәйруллин: Әйтеп китәсе килә иде, ди. “Котлыйсым килгән иде, менә котлыйм” – диелсә, мәгънәгә туры килгән булыр иде.  
   Киң   Спектакльләр киң  тамашачыга күрсәтеләчәк (Радио). Дөресе: күп; ишле.
   Киң колач (Киң колач белән (Ә.Еники. С.Т., 1977, 6 авг.).
   Киртә (Оешмаларының бурычы, алдыңгы методларны һәм файдалы башлангычларны тарату юлындагы барлык киртәләрне җимерүдән гыйбарәт (С.Т., 1979, 4 апр.);
   Кисәтү (авыруларны кисәтү, һәлакәтне кисәтү;
    Кисеш (Ямашев һәм Әмирхан кисешендә. Дөресе: чатында.    
   Колагына аю баскан
   Колакка токмач элү ( ...Телевизор караучылар колагына “токмач элә” башлыйлар (Т.я., 2010, 30 гыйнв.).
   Корт
   Корт чагу (Корт чаккан кешедәй (Р.Вәлиев. Көчле агым)
   Корыч (Танышларымның аргументы “корыч” иде: чит илдә алдамыйлар (Б.Хаков.Т.я., 2010, 20 февр.).
   Көмеш (Көмеш тимераяк). Дөресе: ялтыравык.
   Көн (бүгенге көн, дүшөмбе көнне).
    Көн кебек ачык (Абзарның тапшырылмавы, киләсе елга калачагы көн кебек ачык (С.Т., 1979, 29 дек.).
   Көннән-көн үсә (Ә.Еники. С.Т., 1977, 6 авг.).
   Көнне төнгә ялгап
    Көрөш
   Крокодил яше агызу  (Хәер, күпме генә крокодил яше агызсаң да: финанс министры Радик Гайзатуллинның  мөлаем җавабы бер булачак (И.Хәйруллина. В.Т., 2009, 24 окт.).
    Кросс (“27 сентябрьдә Казанда Россиякүләм “Милләтләр кроссы – 2015” йөгерү көне оештырылачак”. Калька төрлечә алына: “Милләт кроссы”, “Халыклар кроссы” дип тә әйтәләр. “Чабыш”, ”йөгереш” сүзләре дә кулланыла. Дөресе: илкүләм, бөтенил, федераль.
   Кул
    Кул тидерү (Объектка кул да тидермәгән (С.Т., 1979, 29 дек.).
   Кулга кул тотынып (Бергәләп, кулга-кул тотынып эшләүнең нәтиҗәсе дә күркәм (Авыл утлары, 1979, 28 июль); Безнең якташларыбыз башка милләт уллары һәм кызлары белән бергә кулга-кул тотышып эшлиләр иде (С.Т., 1979, 7 гыйнв.). Ул конструкторлар белән кулга-кул тотынып эшләүче оста (С.Т., 1979. 1 март). Кулга-кул тотынышабыз да... (Татарстан радиосы, 2016, 11 гыйнв.).  
   Куллану; кулланучылар  (Ул үзенең осталыгын, тырышлыгын кулланып, зур уңышка иреште. Радио).
   Кулларына күз иярми (Р.Вәлиев. Көчле агым).       
   Күзлек  (Балалар күзлегеннән Казан урамнары;  Фәрит абый, бүгенге күзлектән торып караганда спорт белән шөгыльләнү... (Рәкыйп Гаффар, Татарстан радиосы, 2015, 21 гыйнв.).
   Күзлегеннән карау ( Өр–яңа тарих күзлегеннән караганда (Б.Камалов. С.Т., 1977, 9 апр.). Йолдызлар күзлегеннән караганда ( Фаил. Болгар радиосы, 2007, 4 дек.): Тамашачы күзлегеннән карасак, Татарстан җанатарларыннан да бәхетле кеше юк бу көннәрдә (В.Т., 2009, 23 окт.); Ул вакыттагы күзлектән караганда, бу күршелекнең җайсыз яклары да күп иде үзе (В.Т., 2010, 20 апр.).Дөресе: караш, караштан.
  Күзлектән чыгып карау  (Кешене эшкә алганда болар һәр кешене шушы күзлектән чыгып тикшерәләр икән (Т.я., 2010, 18 март.);    Күзлек белән чыгып караганда (Радиодан). Яшьләр күзлегеннән чыгып ...; Дөресе: ният, максаттан; карау, караш
   Күпкырлы  (күпкырлы талант; күпкырлы эшчәнлек иясе. Менә шушы калькага күнеккән журналист үз текстын татар теленең күпме байлыгыннан (синонимнарыннан) мәхрүм итә: бөтен яктан да килгән; эшләмәгән эше юк; нәрсәгә тотынса да булдыра; бар якка да сәләтле; ходай аңардан сәләтне кызганмаган һ.б.
   Күренекле
  Күренекле роль (Күренекле роль туры килө;
  Күрсәтү (Хезмәт күрсәтә); “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” (Акчарлак, 2010, 25 март). “Миңа калса, дорфа булсаң, дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел” (Варис Мираслы мәктүпләре. Әйтсәң – сүз, Т.я.,2010, 10 апр.). Габдулла Тукайның  “Күрсәтә” шигырендә “күрсәтү” сүзенең уналты төсмере чагылыш тапкан.
   Күтәрелү
   Күтәренке   (Басымның күтәрелүе сәбәпле ... (Телевидение).    Дөресе:  Атмосфера басымының күтәрелгәнен түгел, ә артканын Рөстәм Набиуллин аңлатты. (Р.Өметбаев. В.Т., 2010, 23 апр.).
    Күтәрү (Хат менө шундый кызыксыну күтөрө);
   Кызыклы (Бу бик кызыклы китап”; “ул бик кызыклы кеше”; “тамашачыларга кызыклы яңа ачышлар телим”.
   Кыска (Кыска ара). Дөресе: якын, ерак. Озын, кыска эпитеты буйга яткан предметка бирелә (озын бүрәнә, озын юл, йөзү бассейны һ.б.); Вертикаль предметка тәбәнәк, биек диелә (агач, каккан казык, багана һ.б.); Тышкы һәм эчке пространствога (урам, бүлмә, бина эче, елга, чокыр, ермак мәйданы) тар, киң диелә.
                        Л
   Лаек, лаеклы (Лаеклы өлеш кертү (Г.Ахунов. С,Т., 1977, 1 гыйнв.).
    -Лар/-ләр, (кибет күрсәткечләре: “Китаплар”, “Чөчөклөр”, “Хатын-кызлар киемнөре” ;                         
Каникуллар, сайлаулар; Татарның парлы сүзләренә бу кушымчаны өстәү – аеруча гайре табигый күренеш: явым төшемнәр. Карантинны дуңгыз кизүе аркасында игълан иттеләр, дигән имеш-мимешләр йөри (Татмедиа, 2009, 30 окт.); Гаилә мәшәкатьләре, бала-чагалар турында башланып киткән сүз йомгагы сүтелә-сүтелә ирләргә барып җитте; ... Моңа җебек ир-егетләр гаепле (В.Т., 2010, 27 февр. Ф.Арсланова)..Сөйләм берәмлегендә (җөмләдә) күплек төшенчәсен белдергән бер чара (аваз, иҗек, сүз) булса, башка берәмлекләргә күплек кушымчасы ялгау мантыйкый хатага санала:  пар канатлар, парлы чыршылар; “Парлы толымнар үрдем”, диелә бер яңа җырда; “Кайбер ведомстволарның һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты “; Сез дә, дусларым, әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз (“Яңа гасыр” радиосы); Тагын бер җыр: “Артларымнан йөрмә...”. Кешенең ничә арты була икән? Чын татарча “Арттан йөрмә!” Дөресе: Өй түбәләрен хәзер күбесенчә шифер, калай белән ябалар, яңа йортларны берничә бүлмәле, алты почмаклы итеп салалар, тәрәзәләрне зур итеп уялар”. Монда -лар күплек мәгънәсен бирер өчен түгел, ә гомуми фактны хәбәр итү чарасы (ябыла, салына мәгънәсендә, -ыла-/ына кушымчасының синонимы).
    “Татарстан” радиосының балалар иҗатына багышланган бер тапшыруында Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясенең укучы балалары шигырьләр сөйләде. Бер ир бала Габдулла Тукайның татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” шигырен укыды. Ничек укыды, дип уйлыйсыз?! “Бик күп нәрсәләр белдем син туган тел аркылы”, диде. Көлсәң көл, еласаң ела! “Бүген балалар өчен (балаларга) чыршы бәйрәмнәре була”; “Сезгә әйтәсе сүзләребез бар...”; “...Йортлар идарәләре...”. Нишләмәк кирәк, радиодан үткәрелгән татар теле дәресләрендә дә “чәчәкләр бәйләме”, диделәр, ике алка турында да “алкалар”, диделәр. Болай фикер йөртсәләр, көт тә тор, киләчәктә алар “алкаларлы кызлар”, диячәк. Бу кыз бер алкасын югалткан икән дип уйламагайлары дип куркып. “Якташлары язучыны онытмыйлар”, “Бу ярышны белгечләр “супертурнир” дип атадылар”, “Камаз төзүчеләре быел да яңа йортлар салачаклар”. Радиодан бирелгән татар теле дәресләрендә “Гөлфияләр кайсы йортта торалар? Алар ничәнче катта торалар?” дип өйрәткәч, нишлисең инде!       
   -Ландыру/-ләндерү (хезмәтләндерү)
   -Лаштыру/-ләштерү (кальцийлаштырылган (ягъни кальцийлы).
    Лозунг (кайнар лозунг ташлау).
   -Лы/-ле (тиешле игътибар бирелми);    Казанлылар; Чүпрәлелеләр;  Баулылылар; Чаллылылар... Дөресе:  “Тотса мәскәүләр якаң (Г.Тукай); Азнакайлар... (И.Сираҗи)
   -Лык/-лек (вакыт аралыгында; аерымлык; Кайсы җирлектә яшәсә дә; ...урынлык мәктәп төзедек; өчлек – өч кешедән торган хөкем төркеме, ягъни тройка;   Салкыннарны чигендергән җылылык (Д.Бәдриев. Ш.К., 2009, 18 дек.); Яхшылык эшләү – үзе бер рәхәтлек (Ш.К., 2009, 19 дек.); Быелгы кыш терлекчеләр өчен дә өстәмә кыенлыклар тудырды. Әмма аңа оешканлык һәм тупланганлыкны каршы куйган урыннарда да продукция алу кимеми (С.Т., 1979, 31 гыйнв.). Сурәттән шуңа күрә яктылык, җылылык, шатлык бөркелеп тора (Г.Әйди, С.Т., 1974, 22 июль).
  -Лылык /-лелек  (Күпме мәгънә ярылып ята ул мультикларда! Аларның һәрберсе балаларны тәртиплелеккә, эшкә, укуга, әдәплелеккә өнди (Л.Локманова. Т.я., 2010,  3 июнь.); кешелеклелек.
                       М
   Ма/–мә (Газета имтиханнар турында белешмәләр, язмалар биреп бара (С.Т., 1979, 31 гыйнв.).
   Магнит (Магниттай тартып торган (Р.Вәлиев. Көчле агым).
   Мактау (Мактау сүзләре (С.Шакир. Я.л., 1977, 27 июль).
   Максат (бу эш максатка ярашлы
   Матур (Гомерне матур үткәрик; Көн матур булсын; Матур сәлам; Иң матур җыр; Матур итеп нокта куярга да вакыт (Матур нокта!) (Болгар, 2О17, 7 гыйнв); ... моң (8 гыйнв.); ... көн; ... тормыш, ... СМС; ... эчтәлекле (13 гыйнв.); Матур  гаиләдә яшәү рәхәтрәк (Атна вакыйгалары, 5–11 окт. 2018).
   Мәйдан (утыз гектар мәйданда).
    Мәһабәт (Биредә бөтен уңайлыклары булган мәһабәт балалар бакчасы ачылды (С.Т., 1979, 31 гыйнв.).
   Менә сиңа мә!    
   Милли (Милли лидер ( Дөресе: “Азатлык” илкүләм лидер ди);
   Милли гвардия гаскәрләре;  Милли олимпиада; Милли йөгереш; Дөресе: илкүләм, дәүләти.
   Милләт, милләтләр  
    Милләтләр кроссы (“27 сентябрьдә Казанда Россиякүләм “Милләтләр кроссы – 2015” йөгерү көне оештырылачак”). “Милләт кроссы”, “Халыклар кроссы” дип тә әйтәләр. “Чабыш”, ”йөгереш” сүзләре дә кулланыла.
    Миңа калса (Миңа калса, ул бик чибәр;Миңа калса, ул бик зур уңышларга ирешәчәк  һ.б. Болгар радиосы); Миңа калса бу аның уңышы (Г.Гыйльми.  Татарстан, 2018, 1 февр.). Дөресе: минем уйлауымча (М.Шәймиев); минем кулыма калса, бүтән кешедән миңа калса... “миңа димәгәе”, “миңа дисә тагын” кебек мәгънә төсмерләрен дә белдергән.
    Мөмкин (Хокук бозучыларны 4 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр (В.Т., 2009, 1 сент.).  Син үкенергә мөмкинсең  (Радио).  Дөресе: Үкенүең бар (ихтимал); Хокук саклаучыларның бер елга якын башкарган хезмәтенең җилгә очуы ихтимал (И.Хөснуллин. В.Т., 2009, 1 сент.).
   Мөмкинлекләр ача (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Мөмкин булганча балачактан ук әнисенең кимсетелүен күреп үскәнгәдер инде. Хәер, әнисе моны балаларына мөмкин булганча күрсәтмәскә тырыша иде (С.Т., 1089, 24 дек.). Дөресе: мөмкин кадәр.
   Мөрәҗәгать итү (Х.Хәйруллин. С.Т., 1977, 13 апр.).
   Мундир намусы (“Мундир намусын” саклау үзгәртеп коруга аяк чалучы сәбәпләрнең иң хәтәрләреннән берсе инде ул (С.Т., 1988, 11 окт.).               
 
                      Н
   Намус
   Намуслы (Намуслы хезмәт. Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
     -Нар/-нәр (Явым-төшемнәр;  Сиреньнәр чәчәге; Алар мәктәпкә бармаганнар.
    Нәтиҗәсендә.  (Ата-аналарның балаларга карата миһырбансызлыгы нәтиҗәсендә ана хокукыннан мәхрүм ителү очраклары әлегә кимеми шул (В.Т., 2010, 2 июнь).   Дөресе: тискәре нәтиҗәне белдерә торган сүзләр: аркасында, сәбәпле һ.б.
   Ничек
    Ничек  кенә (Хәзер эш хакын алай бүлү юк бугай... –Ничек кенә бүләләр әле!
   Нокта (Бу ноктадан караганда. Азатлык); Сәүдә нокталары.
    Нумер
   Нумер үтмәү. Шулай итеп Совет властен алдамакчы булалар, күрәсең. Ләкин бу нумер үтмәячәк (Кызыл яу, 1918, 6 дек.).
  Нур
  Нур өстенә нур (Ф.Сафин. Я.л., 1977, 9 февр.).
                      О
    ”О-о-о, җиде  градус!” диде (Болгар радиоисы,15 март, 2018).
    -Ов/-ев. (Айдар Габдинов; Радик Килмәмәтов; Ринат Әхмәтов; Чулпан Җәлилова; Энгель Фәттахов, Булат Бәйрәмов. Мәдәни җомга, 2016, 5 ноябрь). Шунда ук : Аяз Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Мәсгут Имашев;   Дөресе: Айрат Бәшәревнең инвестиция проектларын тормышка ашыру турындагы чыгышы (И.Хәйруллина. В.Т., 2010, 6 февр.).
   Озынлык (100 километр озынлыкта).
   Октябрь (Октябрь  кояшы балкый (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Очрашу (Казан шәһәренең 55нче урта мәктәбендә мин нәкъ менә шундый атмосфера белән очраштым; Вузга керү имтиханнары вакытында моның уннарча мисаллары белән очрашырга туры килде (Ф.Галимуллин. С.Т., 1987, 26 ноябрь).
                       Ө
   Өлеш
   Өлеш кертү (Х.Хәйруллин. С.Т., 1977, 13 апр.).
   Өс, өст, өсте
   Өстендә эшләү (Бүген нинди әсәр өстендә эшлисез? (Э.Басыйрова. Акчарлак, 2010, 25 март). Үз өстендә эшләү. Заманында мондый төр калькаларны тел белгече С.Ибраһимов  над предлогының кирәк-кирәкмәскә өстендә сүзе белән тәрҗемәләнүен аңлатып, бу күренешнең журналистикада киң таралуына ачынып язган иде. Тик бу хата үрчи генә: Үз сәламәтлегебез өстендә үзебез эшлибез;  терлек азыгы хәзерләү өстендә эшлибез; план төзү өстендә эшләп ятабыз, җинаятьчеләрне ачу өстендә эшлибез. ( Яңа асыр. Хәерле иртә, 2010, июнь); 
    Өстәл 
   Өстәл артында (Түгәрәк өстәл артында).
   Өчен (Шундый туфракка орлык салуы игенче өчен (Дөресе: игенчегә) бик авыр; Сыерлар көтү өчен (көтәргә, көтәргә дип) ун гектар арыш чәчкән иде;
   Өченгә (Р.Закуан)
                             П
     Пешекче   (Аларны элеккеге СПТУ–49 очраштыра. Илназ – пешекче (В.Т.,2010, 16 апр. Г.Шиһапова).  Дөресе: Башта аш пешерүчеләргә хезмәт хакы бирергә кирәк (Т.я., 2010. 6 март).
                         Р
   Роль
   Рольгә керү (Атна-унбиш көн үткәч, әкренләп рольгә керде (М.Мәһдиев. К.у., 1976, №9, 55 б.).
   Роль туры килә (Күренекле  роль туры килә).
    Руль
   Руль артында (Күрше машинага күз салсак, хәйран калдык, руль артындагы ханымның яше йөз иллегә җиткәндер... (С.Гаффарова. Сөембикә, 2009, №8, 59 б.). Дөресе: "Рульдә йоклап китеп, кырыйга каера башласаң, юлның махсус өслеге зәһәр селкетеп сине уятачак (Шунда ук). Исерекләр һаман рульдә (Әтнә таңы, 2018, 14 сент.).
                           С                                             
   Сабантуй (Сабантуй сабантуй инде ул дияргә ашыкмагыз (Т.я., 2010, 3 июнь); Татарларым! Сабантуйда сыман, Яшәүдә дә мәңге берләшик. (Шунда ук). Дөресе: 29 май көнне Самара өлкәсенең Гали авылында Русия авылларының Сабан туе узды (Т.я., 2010, 3 июнь).
   Саклау, саклану  (Юлларда бозлавык саклана (Яңа гасыр, 2010, 22 март). Байларның артык бай, ярлыларның үтә дә ярлылыгы һаман да булса сакланып килүе (В.Т., 2010, 5 март). Бозлавык саклана (29 гыйнв.); Дөресе: Татарстан радиосы “бозлавык” кына, диде.
    Сарай (Хәзер дә күз алдымда әниемнең сарайда сыер муенын кочаклап үксүе (Т.я., 2009, 14 ноябрь).   Дөресе: лапас, абзар.
   Сикерү  Телефон бәяләре кинәт өскә сикерә башлаган (Радиодан).
   Сорау, соралу (тәртипкә салу сорала.
   Сорау астында (Килешүләре бик зур сорау астында (Ф.Хәмит. Азатлык);
   Сорыйсым килә (Тик хөрмәтле депутатыбыздан сорыйсым килә: бәлкем, безнең илдә бу проблеманы махсус өйрәнмиләрдер. Халык сәламәтлеге тагын да таушалсын өчен (Б.г., 2010 24 март). Дөресе: сорыйм.  
   Су
   Чиста суга чыгару
   Сүз бирү (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
   Сүзләре эштән аерылмый (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
                     Т
      Табу (Татарстанда 7 миллион тонна битум бар. Тик ул әлегә табылмаган) (Татарстан радиосы).
Дөресе: чыгару. Табылган бит! Чыгарылмаган. 
   Табын артында ( Кичке табын янына җыелдык (Ф.Салаватуллин. Т.я., 2010, 30 сент.). Дөресе: табында; Моңы белән кызлар толымына кагыла-кагыла табын түрендә утырды (Т.я., 2010, 24 апр. Р.Низами).
   Тапшыру  ( Ә хәзер Резеда Әхиярованың скрипкә өчен сонатасын тапшырабыз (Татарстан радиосы. 2010, 9 февр.).
   Тар  (Респондентларның 19 проценты гомумән, гаилә бюджеты тар булу сәбәпле, еш кына кирәкле медицина препаратларын ала да алмый икән (В.Т., 2010, 3 ноябрь).
   Ташлау (кайнар лозунг ташлау);
   Тәнкыйть       
   Тәнкыйтьтән түбән (В.Т., 2008, 6 февр.).
   Текә (Текә егетләр).
   Телисе килә (”Татар егете” конкурсында җиңүчеләргә яңа уңышлар телисе килә (Татарстан радиосы, 2010, 4 дек.).Дөресе: телим –үзе инде теләк текстын укырга тотынды бит.
   Тере тавыш //   Гитара белән чыгып тере тавышка “Мәхәббәтем калды адашып” җыр яңгыраткан Илназ Сафиуллин исә татар эстрадасының иң яшь җырчысы булып танылды (В.Т., 2009, 28 окт.). Дөресе: чын тавыш.
   Тормыш
   Тормыш күзлегеннән караганда (Татарстан радиосы, 1989. 8 апр.).
    Тимер (Муеннарына хайванның кушаматы, хуҗасының телефоны, адресы язылган тимер тагыла (Т.я., 2010, 6 май). Дөресе: калай.
   Тирәли (тирәсендә) (Өстәл тирәсендә).   Дөресе: Түгәрәк өстәлдә Рәфис Кашапов, Илдус Садыйков, Марат Лотфуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Хәмид Вәлиди, Ринат Нургали сөйләделәр (Азатлык, 2010, 15 март).
   Токмач элү (Колакка токмач элү (Тәнкыйть исеменә ышыкланып язылган мәкаләләрдә ... буш, шыр чыккан әсәрләрне оятсыз рәвештә мактаулар... колакка токмач эләргә азапланулар... дәвам итәр (Р.Зарипов. Т.я., 2009, 27 окт.).
   Тормыш
   Тормышка ашу (Х.Хәйруллин. С.Т., 1977, 13 апр.).
   Тоташ әйләнә (”Яңа торгынлык”та яшәп ятабыз, тоташ әйләнә буенча йөрибез (Н.Шәрифуллин. В.Т., 2010, 5 март.).
   Туган (Туган ана). Дөресе: үз анасы.  
   Тулы канлы (Тулы канлы тормыш белән яшиләр (Сөембикә, 2009, №8, 59 б).
    Тулысынча (Форточканы тулысынча ач әле (“Яңа гасыр”).
   Туңдыру (Бу хакта сөйләшүләр “туңдырылган”).
   Турында (Кычкыра-кычкыра үзенең авыр тормыш юлы турында сөйләргә тотынды (В.Т., 2009, 16 окт.).   Дөресе: авыр тормышын. Ул залдагылар белән шатлык һәм кайгылары турында уртаклашты (шатлык һәм кайгыларын); Баш геолог андый зур сөякләрнең моңа кадәр дә табылганлыгы турында (табылганын) әйтте.
    Туры килү (Күренекле роль туры килә).
   Түбән (Бюджет кабул иткәндә казнага керәсе табышты түбән күрсәтү ел азагында өстәмә кергән акчаларны гадел бүлмәүгә китерә (В.Т., 2009, 6 ноябрь).  Дөресе: аз.
   Түбәндәге (Әлеге тапшыруда түбәндәге темалар) Дөресе: менә бу, шушы.
   Түкми-чәчми җыйнау (Коммунизмга, 1989, 15 авг.).  
   Тыгыз элемтә (А.Гыйләҗев. С.Т., 1978, 18 апр.).
                    У
   Удар темп (Коммунизмга, 1989, 15 авг.).
   Уңай  (Юл уңаеннан әйтәм. Р.Вәли. Азатлык);
   Урам (Урамда тагын да суыткан. Дөресе: тышта.
 
   Урнаштыру (әхлакый кыйммәтләр урнаштыру).
   Урнашу
   Уртага салу (Уртага салып (тикшергәндә) (Ф.Хөсни. С.Т., 1977, 7 ноябрь).
    Урын (“Урыннан карьерга” дигәндәй, сүзне башлап җибәрәбез”. Нур Али, Азатлык).
   Утырту (Арыш утырттылар (“Яңа гасыр”); Рәшит киләчәктә яшелчә, печән, бодай утыртып карарга ниятли дә бит (В.Т., 2010, 20 апр.). Дөресе: чәчү.            
                        Ү
   Үз (Үземнең эш сәгатемне башлыйм). Дөресе:-ем тартым кушымчасы үзем мәгънәсен бирә;
   Үрмәләү (Август уртасыннан мобильникларның бәяләре кинәт өскә үрмәли башлады (Т.я.).
   Үсү, үстерү (бәяләр үсә, штраф күләме үсә; Үсеп чыга (Р.Ишморат. Т.я., 1977, 16 июль).
   Үткәрү, үткәрелү (дәвалау үткәрелә).
   Үткен (острый сигнал үткен сигнал түгел. Дөресе: борчулы сигнал.
                      Ф
   Файдалану (авторитет (абруй, популярлык) белән файдалану
   Фидәкарь (Фидәкарь хезмәт (Х.Хәйруллин. С.Т., 1977, 13 апр.).
   Формат (Бөтенләй икенче форматта хупланды (В.Т., 2008, 16 февр.)..
   Форпост (СССР сугыш теләми, СССР тынычлык форпосты (С.Т., 1951, 14 сент.).                   
                         Х
   Хәзер
   Хәзергесе вакытта (Р.Гаффар. Татарстан радиосы).
   Хезмәт
   Хезмәт җиңүләре яулау (Р.Вәлиев. Көчле агым).
   Хисап
   Хисаптан сызу (Өлкән буын – бар хисаплардан сызылган буын түгел монда (Сөембикә, 2009, №8, 59 б.).
                      Һ
     Һәм
     Һәм инде (Рәзин Нуруллин. Татарстан радиосы);   һәм дә инде; һәм дә ки (Рөстәм Закуан);    
                      Ч
   Чакыру, чакырылу (армиягә (хезмәткә, солдатка) чакыру, экстремизмга чакыру);
   Чакыру ташлау (Күмер чабучы якташыбыз Кузбасста: “Стахановча эшләргә!” дигән чакыру ташлый (“Ташкүмер җыры”. М.Гәрәев).
   Чәкәләшү алмасы (615 миллион сум акча чак кына чәкәләшү алмасына әверелмичә калды (И.Хәйруллина. В.Т., 2008, 29 февр.).
    Чәчәк
    Чәчәк ату (Әдәбиятыбызның чәчәк атуы (Г.Әпсәләмов. С.Т., 1977, 8 ноябрь).
   Чиста
   Чиста суга чыгару (Нәрсә бар инде авылыгызда, хәтта клубыгыз да юк бит, кичләрен яшьләргә күңелсездер.– дим, һаман аларны чиста суга чыгармакчы булып (И.Фәйзрахманов. Б.г., 2009, 14 окт.).
   Чүкеч (Лагерларны  чүкечтән сатып...).
   -Чы/-че (савымчы, пешекче һ.б.);
   Чыгару (чиста суга чыгару
   Чыгу, чыгып (Закон таләпләреннән чыгып эш итәсез (Радиодан). В.М.Ланцов әйтүенчә, башкарма хәкимият Россия законнары буенча яшәргә һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтү бәяләрен федераль стандартлардан чыгып билгеләргә мәҗбүр (Р.Гыйлемханов. В.Т., 2010, 27 гыйнв.); Үземнән чыгып та, бүтәннәрне күзәтүдән дә шундыерак фикергә килдем: бездә, аеруча, татар гавамында кешелеккә киенүнең кышкы “ассортиенты” юк диярлек (Ф.Низамова. Т.я., 2010, 20 март.); Үземнән чыгып әйтәм, әгәр андыйлар чакырсалар, ир-атларның күпчелеге бөтен нәрсәсен ташлап, аның белән җир читенә китеп, аннан аягын салындырып утырырга әзер (А.Галимев. Т.я., 2010, 22 апр.). Без тәрҗемә итү өчен дәреслекнең нинди принциптан чыгып сайлануын белмибез (В.Т. 2008, 29 окт.). Сыйныфтагы укучыларның һәрберсе үз диненнән чыгып, шушы юнәлешләрнең берсен сайларга тиеш булачак (С.Садрисламова. В.Т., 2008, 29 окт.); Мин моны үз тирә-ягымнан чыгып әйтәм (А.Галимов. Т.я., 2014, 9 дек.); ... Белгечләр җавап бирүченең алдашамы-юкмы икәнен битендәге кайсы мускулы ничек тартылуыннан чыгып аныклый ала, имеш. (Р.Зарипов. Т.я., 2014, 29 ноябрь); Ф. Гыйләҗев: Әлеге сүзләрдән чыгып, димәк, безнең тәрҗемәчеләребез юк?    Л.Фәтхетдинева: Бу сөйләшүдән чыгып караганда...; Сез үзегездән чыгып фикер йөртмәгез. А.Солтанов:  Үземнән һәм белгән тагын берничә кешедән чыгып әйтәм...”. Чыгымнардан чыгып (Радик Гыйззәтуллин); ... кием-салымыннан чыгып хөкем йөртте (Юныс Сафиулла); Әзһәр Шакиров күзлегеннән чыгып караганда... (Күзлеге юк бугай) (Р. Гаффар).  (“Мәдәни җомга”, И туган тел..., 2011, гыйнв.). мәнфәгатеннән чыгып эш итү;  
                       Ш
   Шушы
   Шушының шикелле; шушыннан тыш  (Хатыйп Миңнегулов).             
                       Ы
   
   -Ыш/-еш/-иш. (Ияләште бер болыт; Имза җыештыра башлаганнар; Чөнки белемгә омтылыш бүгенге  кешеләрнең рухи яктан үсешен билгели (С.Т., 1979, 31 гыйнв.).
                     Э
   Эз
   Эзле (Тормыш эзле булсын (“Без тарихта эзлебез” калыбының тискәре тәэсире).
   Эстафета
   Эстафетаны кабул итәләр (М.Садри. С.Т., 1977, 5 дек.).
    Эч, эче
   Эчендә (Шушы еллар эчендә татар теленең дәүләт теленә әверелә алмавы турындагы мәкаләләрнең барысын бергә җыйнап тупласаң...; Әгәр теләк булса, инде 24 ел эчендә татар телен тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кертергә була иде (Ф. Вафин. Т.я., 2014, 11дек.). Дөресе: Г.Ибраһимов институтының лексикография бүлегендә... тупланган, үз эченә өч миллионга якын сүз һәм  сүз формасын алган картотекага нигезләнеп төзелгән бу сүзлекләр! (Г. Мөхәммәтгәрәева. Т.я., 2014, 11 дек.).
    Эш
   Эш итү (...мәнфәгатеннән чыгып эш итү);
   Эшлекле (Эшлекле дүшәмбе) Эшлекле сәфәр; Эшлекле киңәшмә. Эшлекле иртәнге ашта котладылар. Дөресе: эш сәфәре.
   Эшчәнлек (актив эшчәнлек)
   Эшче
   Эшче көчләр (Коммунизмга, 1989, 15 авг.).
                     Ю
   Югары
   Югары таләп (С.Хәким. С.Т.,1978, 23 апр.).
   Юл (Оешмаларның бурычы, алдыңгы методларны һәм файдалы башлангычларны тарату юлындагы барлык киртәләрне җимерүдән гыйбарәт (С.Т., 1979, 4 апр.).
                    Я
   Якын (Быел 200гә якын (Дөресе: -ләп) бозау тәрбияли;
   Ярашу  
   Ярашлы (бу эш максатка ярашлы).
   Яңа
   Яңа ел белән
   Яңадан-яңа уңышларга иреште (Р.Ишморат. Т.я., 1977, 16 июль).
   Ярым (Ярым ач солдатлар (“Азатлык”, 1997, 8 гыйнв.) (Дөресе: ачлы-туклы); Ярымшаяртып әйткәндә...” (“Болгар” радиосы, 19 декабрь, 2007); Ярым караңгы. (Караңгылы-яктылы). “Дилбәр Булатованың  “Бию” хикәясенә (М.җ., 2010, 26 март) урысның “полумесяц”ы “ярымай” булып килеп кергән. Юкса, элегрәк әдәбиятта “һилял”, “яңа туган ай” сүзләре йөрештә иде”, дип борчыла “Татарстан яшьләре” (Варис Мираслы мәктүпләре. Т.я., 2010, 30 апр.).
   Ясалу (Кайбер адымнар ясалды).
   Ясарга
   Ясау  (Чыгыш ясау; Төркиягә визит ясау).
     Яхшы   
   Яхшы сыйфат (Коммунизмга, 1989, 15 авг.).                                                                                            
 
                                                           Илдар Низамов,
                                           филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»