поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.10.2018 Язмыш

79 елдан соң очрашу: «Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр»

«Мондый очрак «Жди меня» тапшыруында гына буладыр», – ди Бикметовлар гаиләсе. Алар 79 ел күрешмәгән туганнарын эзләп тапканнар. Кырымда гомер итүче Рәшит абый Борһановның әти-әнисе – Яшел Үзән ягыннан. Әтисе Хаҗи абый – Тау Иле авылыннан, әнисе Рәхимә апа – Норлатныкы. Рәхимә апаның абыйсының улы Илдар абый бу очрашу турында тулырак сөйләде.

– Әтиләр сөйләгәнчә, Рәшит абыйның әти-әнисе 1935 елда ук, бәхет эзләп, Үзбәкстанга күченеп киткән. Рәшит абый да шунда дөньяга килгән. Туган нигез, сагыну үзенекен иткән, күрәсең, 1939 елда алар гаиләләре белән кабат Норлат авылына күченеп кайтканнар. Ул чакта Рәшит абыйга бер яшь кенә булган. Әмма, ни сәбәпледер, озак тормаганнар, кире Үзбәкстанга юл тотканнар. Рәшит абыйның әнисе Рәхимә апа авылга соңгы тапкыр 1967 елда кайтып киткән. Аннары әти, башка туганнары аның белән хатлар аша гына аралашкан. Үзбәкстанда чуалышлар башлангач, 1977 елда алар Кырымга күченгәннәр. Шуннан бирле элемтәләр өзелгән, – дип искә ала Илдар абый.
 
Быел исә, китаплар актарып утырганда, Норлаттагы туганнары Рәшит абыйларның адресларына тап була. Һәм интернет аша туганнарын эзләргә керешәләр. Рәшит абый хатыны белән өч ул тәрбияләп үстергән: Ренат, Марат, Роберт. Туганнары социаль челтәр аша аларны таба, элемтәгә керә. Аралаша башлыйлар. Скайп аша Рәшит абый үзе дә туганнары белән сөйләшә. Быел, ниһаять, 79 елдан соң, туганнарын кайтып күрергә насыйп була аңа.
 
 
– Рәшит бабайны бик җылы каршы алдык. Туган җиргә булган мәхәббәте күз яшьләрендә чагыла иде аның. Ул әнисе, әтисе уйнап үскән эзләрдән атлады, туганнары белән рәхәтләнеп аралашты, үзе турында сөйләде, безне кунакка чакырды, – дип искә ала ул очрашуны Илдар абыйның кызы Инесса.
 
Икенче туганнары Әлфинә исә:
– Рәшит бабай туганнары белән очрашудан өмет өзгән булган инде. Дистә еллар бер хәбәрсез яшәлгән бит. Рәхәтләнеп елаштык. Кан тарта диюләре шулдыр инде. Туган җирен сагынуы Рәшит бабайның йөзенә чыккан иде. Ул туган җиренең бер уч туфрагын да үзе белән алып китте. «Хәзер үлсәм дә үкенеч түгел, ниһаять, туганнарым белән күрештем», – дип тә өстәде әле. Туганнарның исән чакта кадерен белергә кирәк шул, – ди.
 
Хәзер туганлык җепләрен өзмәскә тырышалар. Кунак ашы– кара-каршы дигәндәй, шушы көннәрдә Илдар абый гаиләсе белән Рәшит абый янына Кырымга киттеләр.
 
Эльвира Мозаффар, Яшел Үзән, Норлат.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 10.10.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»