поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.10.2018 Матбугат

Алмаз Гафиятов "Батырлар” киләчәге турында нәрсә уйлый?

7 октябрьдә “Яңа Гасыр” телеканалына “Батырлар” тапшыруы кайтты. Озак вакыт күрсәтелмичә торганнан соң тапшыруның үз тамашачысы булырмы? “Батырлар” кабат ябылмасмы? Бу хакта без тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятовтан сораштык.

-Беренче чиратта, сезне “Батырлар” тапшыруының “Яңа Гасыр” телеканалына кайтуы белән тәбрик итәсе килә. Бу безнең татар халкы өчен бик әһәмиятле, якын тапшыру. Сез дә көрәш җанатары буларак бу тапшыруга сусаган булгансыздыр.
 
-Рәхмәт! Сүземне “Батырлар”ның тарихыннан башлыйсым килә. Тапшыруны башта Фәнис Камал алып бара иде. Аннан соң озак еллар тапшыру Айдар Шәймарданов исеме белән бәйле булды. Батырлар тапшыруы минем өчен яңа проект түгел, чөнки мин анда үземне сынап караган кеше. Телевизион карьера көрәш чараларын яктыртудан башланып китте дисәң дә була.
 
Әйе, мин балачактан көрәшеп үстем. Әти дә Россия күләмендәге хөкемдар. Мәктәп елларында җитди җәрәхәтләр алганчы көрәшә идем. Шул сәбәпле, көрәш карьерасын дәвам итә алмадым. Мондый төр тапшыруга тамашачының да сусаганы сизелеп тора. Җитәкчеләр дә, көрәшне яратучылар да, көрәшчеләр үзләре дә аны кабат телеэкраннарда күрергә теләде. Рус телендә чыгучы “Спорт-тайм” тапшыруында көрәш темасын кертергә тырышсак та, монда килгән көрәшчеләр “Батырлар” тапшыруын сорый иде. Һәм, ниһаять, ул телеэкраннарга кире кайта.
 
-Тапшыруның эфирга чыгу сәбәбе нидә?
 
-Сәбәпче итеп “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Көрәш федерациясенең җитәкчесе Марат Әхмәтов, Көрәш федерациянең башкарма директоры Рәвил Хайруллин һәм тамашачы тырышлыгын әйтер идем. Бөтен факторлар бергә туплангач, әлеге милли тапшыруның яшәргә хакы бар дигән фикергә килдек. Аны аерым бер кешеләргә генә юнәлгән дип әйтмәс идем, чөнки ул татар халкының холкын, үзенчәлеген чагылдыра. “Батырлар” – көрәшнең бренды! “Җырлыйк әле” тапшыруын, “Адәм белән һава” тапшыруыннан соң да көтеп торучы үз тамашачылар булу зур куаныч.
 
-Батырлар тапшыруы һәрвакыттта да тамашачы тарафыннан аерым бер игътибарда. Тапшыруның алып баручысы буларак дулкынлану хисен кичерәсезме?
 
-Алып баручы буларак дулкынлану кичермим. Алдан хәбәрче булып йөргәндә мин күбрәк дулкынлана идем. Хәзер инде шомардым, тәҗрибә тупладым. Яңа әйбер булганда дулкынлану хисе була, әлбәттә, әмма җитди түгел, һәрхәлдә калтыратмый.

-Тапшыруда нинди темалар күтәреләчәк? Нинди юнәлешкә игътибар бирәсез?
 
-Яңа графикалар ясалды, студия яңартылды, ләкин күп әйбер үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Спорт чараларыннан сюжетлар тәкъдим ителәчәк, кызыклы һәм бүгенге көндә актуаль булган көрәшчеләр белән әңгәмәләр урын алачак. Тапшыруның төп кыйбласын үзгәртмибез, ул татар көрәшен төрле яклап ачуга хезмәт итәчәк.
 
-Беренче чыгарылыш нинди вакыйгага нисәбтле яздырылды?
 
-Ул “Күчмә халык уеннары”на багышланды. Безнең спортчылар ярышларда батыр калды. Шуңа күрә, беренче чыгарылышны зур җиңүләрдән башлап җибәрергә булдык. Җиңүчеләр, Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ТНВга килеп үз фикерләре белән уртаклашты.
 
-“Батырлар” тапшыруының кире кайтуы аның халыкка кирәк булганын исбат итә. Сез аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?
 
-Миңа калса, тапшыруның гомере озын булачак. Аның белән янып йөрүче кешеләр, үз тамашачы булганда, матди ягы да исәпкә алынганда, тапшыру күп еллар әле халыкны сөендереп яшәр дигән өмет бар. “Батырлар” - халык тапшыруы!
 
-Телевидение һәм спорт журналисты булырга теләүчеләргә һөнәрнең асылы нидән гыйбәрәт булганын аңлау зарур. Сезнеңчә ул нинди сыйфатларны үз эченә ала?
 
-Спортны тирәнтен аңлап, төптән фикер йөртергә өйрәнергә кирәк һәм, әлбәттә, телевидениеда эшләү үзенчәлеген белү мәҗбүри. Мәсәлән, “Батырлар” тапшыруын алып барганда миңа “Спорт-тайм”, “Ак Барс”ның туры эфирлары һәм тәҗрибәм булышачак. Боларның барысы да була торып, телевидениеда эшләү үзенчәлеген белмәсәң, тапшыруны алып барып булмый.
 
Алмаз Шиһабетдинов

---
ТНВ
№ --- | 09.10.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»