|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2018 Мәдәният
Хәмдүнә Тимергалиеваның «исемле» чыршысы барлыкка килде (ФОТО)Татар дәүләт филармониясе бакчасында легендар татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның «исемле» чыршысы барлыкка килде. Филармония бакчасында танылган артистлар исеменнән һәм мәшһүрләр истәлегенә агач утырту йоласы 2015 елның октябрендә барлыкка килгән иде. Бүген бакчада инде 15 шундый «исемле» агач ныгып үсеп китте.
Бүгенге вакыйга уңаеннан дулкынланган Хәмдүнә Тимергалиева: «Минем яраткан агачым миләш. Филармония бакчасында миләшләр күп үсә. Минем чыршым янында ук әллә ничәү үсеп утыралар. Чыршыны да яратырмын. Иң мөһиме – безнең, филармония ветераннарының хәзер кадере бар», – диде.
Әлеге матур традиция дәвамлы булсын! Тукталмасын!
--- |
Иң күп укылган
|