поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.10.2018 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов белән татар җыры киләчәге турында ӘҢГӘМӘ

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны нинди яңалыклар белән каршылады? Сәнгать коллективы татар телен саклауга нинди программалары белән кушыла? Бу хакта филармониянең сәнгать һәм татар музыкасы фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән сөйләштек. Ул татар җыры киләчәге турында да уйланды, яңа юнәлешләргә бәя бирде.

– Айдар абый, килешәсездер, мәктәпләрдә татар теле кысрык­ланган заманда сәнгать әһел­лә­ренең дә җаваплылыгы арта. Бу җәһәттән татар филармониясе нинди яңа программалар әзер­ләде?
 
– Музыкада бернинди чикләр юк. Аның ярдәмендә теләсә нинди милләт вәкиле белән теләсә нинди урында – концерт мәйданы буламы ул, башкасымы – рәхәтләнеп аралашып була. Чөнки музыка теле – халыкара тел. Бу тел белән мин Монголия балалары белән аралаштым, мине шушы тел ярдәмендә Кытай балалары да аңлады. Фольклор музыка ансамбле чыгышын гарәп балаларының ничек кабул иткәнен күрсәң иде!
 
Инде үз  балаларыбызга әй­ләнеп кайтыйк. Минем күңелемдә бер мизгел уелып калды. Туксанынчы еллар иде ул, Уфа опера театрында концерт куйдык. Чыгышыбызны тәмам­лаганнан соң сәхнә артына мөфти Тәлгат Таҗетдин килеп керде. Ул, сез – артистлар мил­ләтне, телне саклауда безгә караганда да күб­рәк эшлисез, диде. Бу фикер күңе­лемә уелып калды. Сәнгать өлкә­сендә 40 елдан артык эшлим, кайда гына барсам да, нинди генә чыгыш ясасам да, иң әүвәл үз-үземә, бу безнең мил­ләтебезгә отышлымы, балаларыбызга нинди тәрбия бирә, дигән сорау бирәм. Шәхсән үзем шушы юнә­лешне төп эшем итеп бил­геләдем. Яңалык­ларга килгәндә, икенче сезон инде Татарстан районнарында, мәк­тәп балалары алдында чыгыш ясыйбыз. Узган елны 10 районны иңләп-буйлап чыктык, быел тагын 10 районны билгеләп куйдык. Бу эшебезне Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшлибез. Бала кү­ңеленә татар образы, гореф-гадәт, йолалары сеңеп кала. Ул аны гомер буена алып барачак. Без үзебез дә шулай үстек. Без милли горурлык оеткысын радио аша Илһам Шакиров җырларын, Г.Камал театры спектакльләренең радиопостановкаларын тыңлый-тың­лый алдык. Шул чыгышлар тәэ­си­рендә тальян гармун уйнарга өй­рән­дем. Үсә-үсә бу хис Опера һәм балет театры сәх­нәсенә алып менде. Хәзер исә үзем авыл балаларына шушындый йогынты ясый алуыма сөенәм. Бу эшне Энгель Фәттахов фатихасы белән башлап җибәргән идек, хәзерге министр Рафис Борһанов та авылларга йөрүебезне хуплады һәм юл чыгымнарын министрлык үз өстенә алды. Быел ерак районнарны алдык. Күптән түгел Ютазыга барып кайттык, Актанышка барырга җые­нып йөрибез. Якынрак районнардан Аксубайда, Тукай, Теләче районнарында булдык. Теләче район үзә­гендә шәһәр балаларына, аннан авыл балаларын җыеп концерт бирдек. Ике тамашачы арасында аерма сизелерлек. Авыл балалары ита­гать­лерәк, тыйнаграк, музыкага мөнәсә­бәте дә икенче төрле. Дөрес, шәһәр­некеләр дә тәртипле, әмма инде үз­лә­рен иркенрәк тота, шуг­рак­лар.
 
– Авылларда йөргәндә балаларга тәрбия бирү уңаеннан нинди проблемаларга юлыктыгыз?
 
– Әлбәттә, күңелне борчыган әйберләр дә бар. Мәсәлән, балалар язучы, шагыйрьләрне, композиторларны белеп бетерми. Бу юнәлештә укытучыларга да, безгә дә яхшырак эшләргә кирәк икән әле. Хәзер мәк­тәп карар әле яисә үзләре өйрә­нер­ләр әле дияргә ярамый. Һәр­бе­ре­безгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Нәҗип Җиһановны беләсеңме дип сорасам, аптырап калалар. Әлфинәне беләләр, Әлфияне – юк. Бәлкем очрашуларны ешрак оештырырга, викториналар үткәрергә кирәктер. Тел дип борчылабыз икән, киләчәк буынга илчеләр булып алдан без – сәнгать әһелләре барырга тиеш. Композиторлар берлегендә эш­чән­лек бара, сүз дә юк. Әмма мин бу эш­чәнлекне балалар алдында да эш­ләр идем. Бу чыгышлар югары сән­гати дәрәҗәдә, милли рухта булырга тиеш дип саныйм. Һәм әлеге эш­чәнлек даими рәвештә барырга тиеш. Дәресләр саны кыскаргандыр, мин белеп бетермим. Ул кыскарган дәресләрне шушы чаралар белән дә тулыландырып була бит. Менә сез минем сөйләшүемдә бе­рәр хилафлык сизәсезме? Ана те­лендә рәхәт­лә­неп аралашам, гәрчә 5 сыйныфтан рус мәктәбендә укыган булсам да. Башта “3ле”ләр дә булды, чыгарылыш имтиханнарын исә гел “5ле”гә биреп чыктым. Әмма Такташ, Җәлил, Туфанны тиешле дәрә­җәдә укый алмадым. Бу бушлыкны музыка факультетында укыганда тутырдым. Чөнки тәрбия һәм белем нигезе ана те­лендә салынган иде.
 
– Мәктәп бирә алмаган бушлыкны яшьләр оешмалары да тутыра. Соңгы вакытта алар би­г­рәк тә активлашты.
 
– Яшьләрнең төрле-төрле оешмалары барлыкка килүенә бик сөенәм. Бәлкем аларның бөтенесе дә милли рухыбызга туры да килеп бетмидер. Әмма алар анда ана те­лендә аралаша. “Калеб” оешмасы матур гына эшләп килә. Альтернатив музыка тарафдарлары активлашты. Мин аларны заман музыкасы тарафдарлары дип атыйм. Шул ук вакытта колагына, борынына алка таккан, ертык ыштан кигән бу яшьләрне бик үк кабул итеп тә бетермим. Безнең татар шушындыймыни? Гомерендә дә татар андый кыяфәттә булмаган. Ул иң авыр заманнарда да пөхтә киенергә тырышкан. Заманча татар музыкасы дип шул кыяфәттә чыгыш ясыйлар икән, алар зур хилафлык кыла. Безнең татар музыкасы андый түгел. Безнең музыка нигезендә татар аһәңе ята. Син ул аһәңне бернинди шалтыравык һәм электрон музыка уен кораллары, ертык ыштан һәм борынга элгән боҗралар белән боза алмыйсың. Ул – татар аһәңе! Альтернатив дигән булып башка мил­ләткә, зәвыкка авышу яңалык була алмый. Яңалык ул – камил­ләштерү. Син аны заманчалаштыр, камил­ләш­тер, әмма нигезен бетер­мә.
 
– Филармония 81 нче сезонын нинди яңалыклар белән ачты?
 
– Соңгы 10 ел эшчәнлегебезне генә күзәтсәк тә, филармониянең яңалыкларга бай икәне күренер. Беренчедән, төрле ансамбль-лек­то­рийларны үз эченә алган бинабыз сәламәт. Ул төзекләндерелде, яңа җиһазларга баеды. Читтән караганда яхшырак күренә дигәннәре хак. Йортың ерактан балкып торгач, халыкара чараларны кабул итүе дә оят түгел. Атаклы җырчы Иосиф Кобзон үзенең бер киле­шендә сәх­нәдән: “Бу залны Мәс­кәүнең колонналы залы белән тиңләр идем. Рәх­мәт филармонияне шушы дә­рәҗәгә күтәрүегезгә”, – диде. Хә­тер­ләсәгез, 2007 елда Президент яр­дәме белән төзеклән­дереп, шушы бинага кердек. Шуннан соң ул ка­милләш­кәннән-ка­мил­ләшә барды. Һәм калган эшләрне үзе эшләп тапкан акчага башкарды. Бүген филармония үзен-үзе карап тота алган оешмага әйләнгән икән, бу инде нык­лы хуҗа кулында булу билгесе. Эчтәлеккә күз салыйк. Иң әүвәл Филармониада фестиваленә тукталу кирәк. Бу фестиваль беренче үз коллективлары чыгышлары белән башланды. Бүген исә анда катнашырга дөнь­я­күләм танылган шәхесләр теләк белдерә. Быелгы программада, мә­сәлән, Мәскәү камера оркестры, Петербург балеты йолдызлары, Фран­циянең джаз квартеты, милләт­тәшебез кырымтатар Энвер Измайлов концерты да көтелә. Анатолий Шутиков оркест­рының исә “Халык көйләре” дигән үз фестивале бар. Филармония композитор Рөс­тәм Яхин фес­ти­валенә дә җентекләп әзерләнә. Ул төрле темаларга багышлана. Башланып киткәндә фортепиано музыкасына да мөрәҗәгать иттек, романсларга багышланган фестиваль дә үткәрдек. Джаз оркестры да сезонга буш кул белән кермәде. Ул “Джазлы Казан” фестивален әзер­ләде. Минем дә хыялым бар. Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле нигезендә дөньякүләм фольклор фестиваль оештырасым килә. Моңа матди чыганак таләп ителә. Президентыбыз бу идеяне хуп­ласа, аның исеме дә, эчтәлеге дә уйланган инде. Әлегә серләрне ачмый торыйк. Тагын бер юнәлешне билгеләп үтик. Филармониядә 3 ел рәттән “Олы юл әйтте” дигән цикл бара. Аны классик белемле яшь җыр­чыларны җәлеп итү максатыннан да оештырдык. Әйтик, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин. Саный китсәң, талантлы яшьләр байтак безнең. Тик күбесе бүгенге көндә мәҗлес җырчылары булып йөрергә мәҗ­бүр. Минем аларны халыкка күрсә­тәсем килде. Моннан тыш дөнья­күләм билгеле җырчыларыбыз Аида Гарифуллина, Альбина Ша­һиморатова, Рүзил Гатиннарны да филармония сәхнә­сендә күр­сәтәсем килә. Татар җыр сәнгате югары дәрәҗәдә. Чөнки Илһам Шакировлардан соң менә нинди алмашларыбыз бар. Аларны тамашачыга күрсәтергә кирәк. “Олы юл әйтте” төрле шагыйрьләрнең иҗат­ларына багышлана. Быел, мә­сәлән, Равил Фәйзуллин шигырь­лә­рен сөйләячәкмен. Шигырь уку сәх­нәдән, гомумән, югалды. Та­ма­шачының аны тансыклаганы сизелеп тора. Шуңа күрә телевидение хезмәткәрләренә дә шушындый цикл ачу тәкъдиме белән чыктым. Ятлаган шигырьләрем дә байтак, телевизор караучылар да юксынадыр дип уйлыйм. Алар мине “Җырлыйк әле” тапшыруы аша белеп калды, тагын кайчан күрербез дип сораучылар әле дә бар.
 
– Нәфис сүз сәнгате бүген ни хәлдә?
 
– Нәфис сүз сәнгате юк дә­рә­җәсендә. Бердәнбер дәвамчысы – Рәшит Сабиров. Әмма яшьләр арасында күрмим. Уку йортларында милләтпәрвәр сәнгать әһелләрен әзерләү тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Кайбер уку йортларыннан хәтта нота грамотасы белмәгән җыр­чылар, музыкантлар чыга. Җыр­лар­га килә, нота грамотасын белми. Бу бит коточкыч. Консер­ваториягә ыша­нычым бар, башка уку йортларына сагаеп карыйм. Заманында педагогика институтының музыка факультетында эшләве бик кызык иде. Гаҗәеп тавышлы балалар килә иде, алардан яхшы бел­гечләр әзерли ала идем. Кайбер­ләрен хәтта кон­сер­ваториянең 3 нче курсына кабул итәргә әзерләр иде. Тик аларның җырлау сәләт­ләрен камилләш­те­рәсе килмәде. Соңгы елларда уку йортына тәрбия ягыннан да, сәләт ягыннан да калышкан балалар килә башлады. Шуңа күрә институттан китеп, көчемне филармониядәге мохитне саклауга юнәлттем. Монда дүрт коллективка да директор Кадим  Нуруллин тарафыннан да бө­тен шартлар тудырылган. Уен кораллары, костюмнар яңартыла, репертуарга хилафлык китерүче юк. Ә бу бик мөһим. Тамашачыларыбыз – авыл балаларыннан алып, төрле илләр вәкилләренә кадәр.
 
– Фольклор музыка дәүләт ансамбле чыннан да татарлар яшәгән төрле илләргә илче сыйфатында җибәрелә. Сезне еш кына Татарстанның визит карточкасы дип атыйлар. Татарстанның йөзе булган коллективка дәүләт ярдәме җитәрлекме?
 
– Мөмкинчелек табып дәүләт ярдәме 2-3 мәртәбә арттырылса, татарлар яшәгән төбәк, илләргә татар cәнгате белән таныштыру күләме тагын да артыр иде. Кайвакыт чакыру килә, без матди нигез булмаганлыктан бара алмыйбыз.
 
– Бер утырышта сез үзе­гез­нең, әйтик, Ваһапов фондыннан 3 мәртәбә кимрәк финанс ярдәме алуыгызны әйттегез.
 
– Ваһапов феcтиваленә дәүләт ярдәме безнекеннән чыннан да 3 мәртәбә күбрәк күрсәтелә. Мин күпсенмим, ләкин фестивальдән үсеп чыккан аз сандагы җырчылар татар халкын дөнья күләмендә таныта алмый. Ничек кенә тырышсалар да. Чөнки татар халкын танытыр өчен, нигездә милли сәнгать булырга тиеш. Бу фольклор сәнгать ансамбле кысаларында эшләнә. Безнең продукт бар, аны бары тик тәкъдим итәргә генә кирәк. Фольклор дәүләт ансамбленең иҗади эшчәнлеге, ар­тистларның килеш-килбәте, үз-үзен тотышы, тәртибе дә милләтне таныту кысаларына сыя. Бу мәсь­әләне берничә тапкыр күтәрдем. Дәүләт Советында комиссия утырышында да әйттем. Чөнки булган әй­берне күрә белергә кирәк.
 
– Фольклор ансамбленең нин­ди яңалыклары бар?
 
– Безнең хореографыбыз үз­гәрде, чыгышларыбыз камил­ләште. Артистлар составы да тулыланды. Хәзер без 25 кеше булдык. Минем курайчы егетем киткән иде, аның урынына яңа курайчы алдык. Хик­мәт беләсезме нәрсәдә: яшьләр югары уку йортында алмаган белемне монда ала, тәҗрибә туплый, камил­ләшәләр дә, зуррак хезмәт хакына өмет итеп, эстрада артистлары командасында эшли башлыйлар. Мисал өчен, Илсөя Бәдретдиновага, Раяз Фасыйховка, Иркәгә һәм башкаларына ялланалар. Бу проблема һәм аның чишелешен мин фәкать дәүләт ярдәмендә күрәм. Дәүләт ан­самблендә эшләгән артист дәүләт тарафыннан каралырга тиеш дип саныйм. Монда ике-өч мәртәбә артыграк    хезмәт хакы алып эшлә­сә­ләр, алар сул концертларга кызыгырлар идеме? Бүген ансамбльдә бер дигән курайчыбыз бар. Аны Башкортстаннан чакырып китердек. Башта укытучысы килеп, танышып китте. Курай мәсьәләсендә дә гәпләшеп утыр­дык. Мин аларның курайны дәүләт дәрәҗәсенә күтә­реп, Европага алып чыкканнары өчен сөенәм. Ә безгә шулай эшләр­гә нәрсә комачаулый? Бүген фольклор ансамбле Европа коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә. Шуңа күрә мин дөнья­күләм фольклор фестивале оештырасым килә дә инде.
 
– Фестиваль дигәннән, “Үз­гәреш җиле” бар бит әле. Татар музыкасына үзгәрү кирәкме соң?
 
– Андый фестиваль да булсын, үзгәреп карасыннар. Әмма, әйттем бит инде, аһәңгә хилафлык китерү ул   үзгәрү түгел, бозу була. Үзгә­реш­не нигезгә таянып башларга кирәк. Ә нигез ул – милли тәрбия. Менә шушы тәрбиягә таянып, шушы аһәңне камилләштерергә ки­рәк. Аһәң юк икән, сүзләре татарча булса да, ул татар музыкасы була алмый. Хәзер татар җырларын инглиз телендә җыр­лап үзгәрмәкче булалар. Үзгә­рәсең килә икән, син аның музыка телен, аранжировкасын камилләш­тер, аһәңен югалтма. Менә шунда булыр ул үзгәреш.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.10.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»