|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2018 Дин
Уң яктагы ак мәчетКрасный Яр районының 15 йортлы Краково авылында Корбан бәйрәме алдыннан яңа мәчет ачылды. Чарага Мәскәү, Самара шә¬һәрләреннән, күрше-тирә авы묬лардан, Кырымнан, Ерак Көн¬чыгыштан, Казахстан һәм Башкортостан республикаларыннан, хәтта Сириядән дә төрле милләт кешеләре килгән иде. Мөхтәрәм кунаклар – Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Хилково авыл җирлеге башлыгы Олег Долгов һәм Булак авылы мәчете имам-хатыйбы Ербулат Сагандыков килеп җиткәч, мәчет ачу тантанасы башланды. Карап торырга мәчет бик кечкенә, барлыгы 60 квадрат метр гына. Манарасы да зур түгел - 6 метр. Ләкин бу тыйнак мәчетне төзү тарихы бик тә гыйбрәтле һәм искитмәле хәл. Кайчандыр, яшьлек елларында, шушы авылда яшәүче казах кызы Казизә Алиева төш күрә: олы юлның уң ягында мәчет, ә сул ягында чиркәү балкып утыра икән. Ул моны Аллаһы Тәгалә боерыгы дип кабул итә һәм мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Еллар үтә, акча да саллы гына күләмдә җыела. Тик 2016 елда Казизәнең өендә янгын чыга, һәм хатын, бердәнбер кадерле әйберен - Коръән китабын алып, урамга йөгереп чыга. Шулай итеп, ул йорт-җирсез кала. Хикмәт башкада: ике атна чамасы вакыт узгач, ул туганнан туган энесе белән янгын урынына барып, исән калган тимер әйберләрне барлап йөргәндә, мәчеткә дип җыйган акчаны да табып ала. Акчаларның кырыйлары гына бераз өтеп алынган икән. Шул хәлдән соң Казизә акчаны тик мәчет төзү өчен тотарга карар кыла, ә үзе төзүчеләр вагонында яшәргә дә риза була. Бу турыда Красный Яр район үзәгенә кайтып йөрүче эшкуар ишетеп ала һәм, изге җанлы Казизәнең ихтыяр көченә хәй¬ран калып, өй салып бирә, шулай ук мәчет төзүдә дә булыша.
Бу эштән Краково авылы тирәсендәге башка авылларда яшәүче мөселманнар да, православ динендәгеләр дә читтә калмыйлар, хәлләреннән килгән кадәр булышалар.
Казизәнең яңа өе әзер булгач, анда мөфти Талип хәзрәт Яруллин барып, өйгә дога кыла, булачак мәчет урынын карап, төзелешне башларга рөхсәт бирә. Чарага җыелган халык, изге эшләрендә ярдәм сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать итә. Чыннан да, ярдәм бөтен җирдән дә килә. Мәсәлән, мәчетнең проектын төзүче Сергей Елистратов төзелеш барышы өчен җаваплылыкны да үз өстенә алып, прораб вазифаларын башкара һәм моның өчен бер тиен дә акча алмый.
Ни гаҗәп, шул ук елда М5 трассасының сул ягында чиркәү дә төзелә башлый. Шулай итеп Казизәнең төше тормышка аша. Күңелендә булгач, еллар үтү белән хыялы да сүрелми, акчасы да янмый. Барысы да Ходай кулында, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Казизәнең сүзләренә караганда, төзелештә катнашучылар, бөтенесе дә изге эш эшләүләрен аңлап, күңел биреп эшләгәннәр.
Авыл зур түгел, барлыгы 15 кенә йорт. Ләкин тирә-як авылларда яшәүчеләр җомга намазларына килеп йөрергә вәгъдә итәләр. Ходай кушып төзелгән мәчет, һичшиксез, буш тормас. Казизәнең киләчәк планнарында - мәчет тирәли агачлар һәм чәчәкләр утырту.
Руслан МОСТАФИН.
Казизә АЛИЕВА кунаклар белән.
--- |
Иң күп укылган
|