поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.10.2018 Мәдәният

Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак

11 октябрь (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак. 9 сәг.20 минутта Татар филармониясе яныннан зияратка автобус кузгала. Җыелу вакыты – 9.00.

Теркулова Наҗия Габдрахман кызы (25.08.1929 – Әстерхан шәһәре-15.10.2016 – Казан), җырчы, Татарстанның халык артисты (1982).
 
 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е. А. Абросимова классы) тәмамлый һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә.
 
 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты булып катнаша. 1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының мактау гармотасы белән бүләкләнә.  
 
1959 елда ул Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. Биредә ул Тлендиевның «Алтын таулар», Просиловскийның «Кыз, җибек» операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулай ук казах радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый.
 
1962-1965 елларда ул Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була, 1964-1965 елларда – Москонцерт оештырган концертларда катнаша.
 
1966 елда ул Татарстан мәдәният минситрлыгы чакыруы буенча Казанга әйләнеп кайта,үз эшчәнлеген  филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләр белән бай, иҗади тормыш үзенә тарта.Ул Татарстан сәнгать осталарының Мәскәү, Ленинград, Уфа һәм башка шәһәрләрдә узган концертларында катнаша. Татар сәнгате эшлеклеләре делегациясе составында Монголиядә гастрольдә була.
 
Югары башкару осталыгына ия булуы Н. Теркуловага данлыклы дирижерлар: Н.Рахлин, О.Лундстрем, Г.Гаронян һәм башкалар җитәкчелегендәге оркестрлар, В.Мецирин җитәкчелегендәге электр музыка уен кораллары ансамбле белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
Җырчы кайда гына булмасын, ул һәр җирлекнең нечкәлекләрен, зәвыген, рухын тоеп, отып ала. Аның репертуарын башка бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкара. «Беренче мәхәббәт» (С.Садыйкова көе,Ә.Рәшит сүз.), «Йолдызлы кичтә» (Җ.Фәйзи көе), «Оныта алмыйм» (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.),  «Яшьлек вальсы» (З.Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), «Җырлама син, иркәм» (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), “Былбыл” (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.), «Яшьләр вальсы» (З.Хәбибуллин көе) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була.Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керделәр.
 
Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда лаеклы ялга чыккач та, ул иҗади эшчәнлеген туктатмады. Төрле мәдәни чараларда, концертларда актив чыгыш ясады.
 
Наҗия Габдрахман кызы Теркулова  2016 елның 15 октябрендә Казанда вафат булды.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»