|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2018 Мәдәният
Быелгы “Татар Җыры” шактый сюрпризлар әзерлиӘле күптән түгел генә унсигезенче тапкыр уздырылган мәртәбәле җыр бәйрәме алга таба бер адым ясый. Халыкара «Татар Җыры»эстрада фестивале быел 22 декабрь «Пирамида» концертлар залында унтугызынчы тапкыр узачак. Чын мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелгән фестиваль бу юлы да эстрадабыз мэтрлары белән беррәттән популяр яшь башкаручыларны да, яңа исемнәрне дә бер сәхнәгә күтәрә. Традиция буенча“Татар Җыры” тантанасының кунаклары арасында республика җитәкчелеге, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә танылган шәхесләр, бизнес вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләребулуы көтелә. Мәхәббәт белән сугарылган татар җырлары! Зур өметләр баглап килгән тамашачы! Шул өметләрне аклаучы зәвыклы программа!“Татар Җыры” бу юлы да үз-үзенә тугры кала. Быелгы фестивальнең эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә һәръяклап уйланылган, югары дәрәҗәдә булачак. Моның өчен “Татар Җыры” проектының профессиональ командасы җавап бирә. Масштаблытамашаның режиссеры Максим Скалозубовһәрвакыттагыча үз алдына грандиоз максатлар куя - җыр, башкаручы, артист образы, сәхнә бизәлеше, заманча спецэффектларны берләштереп кенә калмыйча, һәр чыгыштан тамашачыкүңеленә үтеп керерлек аерым бер номер әзерләп өлгерү. “Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы клип” – барлыгы 25 номинация булыр дип көтелә. Елдан-ел дәрәҗәсе һәм бәһасе үскән “Алтын барс” сынына быел кайсы җырчылар лаек булыр соң? Лауреатларны кемнәр игълан итәр? Бу сорауларга әлегә җавап бирергә иртәрәк, ничек кенә булмасын, һәркемне дә гаҗәпләндерерлек сюрпризлар шактый булачак!
Инде менә унтугыз ел рәттән тамашачы белән татар эстрадасы йолдызларын онытылмаслык бәйрәмгә җыючы “Татар Җыры” фестивале командасы тырыша-тырыша бу мизгелләрне якынайту өстендә эшли.
--- |
Иң күп укылган
|