|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2018 Криминал
Казанда укытучы укучыга карата карата азгынлык гамәлләре кылуда гаепләнәКазанда яшүсмергә карата азгынлык гамәлләре кылган элекке педагогны кулга алдылар. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы аша билгеле булган. Агентлык язуынча, май азагында Салмачы бистәсендә 90нчы маршрут автобусында 44 яшьлек ир-ат 14 яшьлек яшүсмергә карата азгынлык кылган.
Баланың сурәтләве буенча ясалган фоторобот ярдәмендә ир-атны кулга алганнар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ир-ат үз гаебен танымаган һәм полиграфта тикшерүдән баш тарткан.
Элек ир-ат Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән.
Хәзерге вакытта Татарстанның Тикшерү комитеты кулга алынган экс-педагогның башка корбаннарын эзли. Бу хакта Комитет җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр гаепләнүче ирнең фотосурәтен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды.
Ир-атның шуңа охшаш җинаять кылуы турында белүчеләрне Татарстан Тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Шулай ук (843) 224 92 30 телефоны аша да мәгълүмат бирергә була.
--- |
Иң күп укылган
|