поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.04.2010 Җәмгыять

ИНТЕЛЛИГЕНТ

Кеше генә түгел, һәр тереклек иясе өчен кем беләндер идарә итү, хуҗа булырга омтылу, буйсындыру зур ләззәт бирә торган шөгыльдер ул. Хәтта, мәсәлән, ишек төбендә сакта торучы эре кыяфәт чыгарып катгый тавыш белән пропуск сораудан, идән юучы: “Таптап йөрисез инде шунда...” – дип кисәтү ясаудан рәхәтлек хисләре кичерә. Берәр нәчәлникнең секретаре: “Вы по какому вопросу?” – дип нервыда уйнаудан ләззәт таба (әйтерсең лә ул һәр проблеманың асылына төшеп хәл итә ала).

Минем берәүне дә мыскыл итәсем килми, бары тик шуны гына әйтәм: хикмәт – утырган урындыкта түгел, бәндә баласының үз-үзен тотышында. Ул җәмгыятькә, халыкка файда китерәме, әллә зур канәгатьләнү хисләре кичереп урын җылытып утырамы? Журналистлык хезмәтемдә түрәләрнең төрлесен күрергә туры килде. Чираттагы танышым – Ютазы муниципаль районы башлыгы Алмас Мотыйгулла улы Сәхәпов белән сөйләшеп утыргач, аның хакимият­баскычларында үзенчә аерым бер урын алып торганын чамаладым: халыкка якын һәм эчкерсез күңелле түрә дип үз бәямне бирдем.

 

Кемнең кем икәне авыз ачып бер сүз әйтүдән үк аңлашыла бит ул. Әңгәмәдәшем иң элек совет чорындагы райком, исполком җитәкчеләрен мактап алды: “Алар халыкка якынрак иде, – диде. – Мин аларның кайбер эш стильләрен эләктереп калдым”.

 

– Без бит инде – совет чорын тәнкыйтьләргә өйрәнгән?

 

– Һәр чорның яман яклары булган кебек, яхшы яклары да була. Ул чор җитәкчеләренең сөйләшүләренә кадәр үзгә иде. Баулы, Азнакайда эшләгән Шәүкәт Әхмәдишин, Локман Сәхипов, Илкам Мәүлетхуҗин, Әнәс Исхаков кебек җитәкчеләр – гаҗәп кешеләр иде. Кайберләренең җитәкчелектән киткәннәренә инде озак еллар узса да очрашкан вакытларда кешеләрнең исем-фамилияләрен әйтеп: “Исәнме әле ул, гаиләсе, бала-чагалары ничек?” – дип сорашалар. Үткәнгә кул селтәргә ярамый ул. Мин үзем дә, кайчак ветераннар белән очрашкач: “Бүген без кулланган, файдаланган бөтен нәрсәне сез төзегәнсез”, – дип рәхмәтләр әйтәм. Үзебезнең районны гына алыйк: яңа төзелгән бер электрмеханика заводы гына бар, калганнары – совет чорыныкы.

 

– Алмас әфәнде, Ютазы хакында гәҗитләр дә бик язмый, радио-телевидение дә әллә ни шауламый. Шулай урталыкта, тыныч кына яшәү сезгә ошыймы?

 

– Ә ни өчен шауларга? Дөресен әйткәндә, безгә Казаннан журналистлар да сирәк килә. Башкаладан шактый ерак һәм кечкенә район булгангадыр, бәлки. Безгә Президент та 2008 елда гына килде, 8 ел узгач кына. Мин, гомумән, шаулап, эш күрсәтергә тырышып йөрергә яратмыйм. Минем өчен иң әһәмиятлесе – халыкны эшле һәм ашлы итү, яшәү өчен уңайлыклар тудыру.

 

– Эшле итү димәктән, кризисны авыр кичердегезме?

 

– Бездә бер генә предприятие дә туктап калмады.

 

– Мин Ютазыны саф авыл хуҗалыгы районы дип беләм.

 

– Һәм ялгышасыз, район икътисадының 60 проценты сәнәгатькә нигезләнгән. Авыл хуҗалыгына килсәк, без ин­вестор кертмәдек. Килүчеләр булды үзе, әмма җир генә сорадылар. “Терлек кирәк түгел, бетерәбез”, – диделәр. “Юк, егетләр. Алай булмый, алсагыз – бөтенесен бергә аласыз”, – дидем.

 

– Сезнең моңа юридик яктан хокукыгыз юк иде бит.

 

– Юк иде, әмма мәсьәләнең сәяси-әхлакый ягы да бар бит әле. Үз фикеремне халыкка җиткердем: “Инвестор җир генә алса, бөтен ашлыкны кырыпсебереп сатуга җибәрәчәк, малыгызга азык каян алырсыз? Фермалар да бетсә – эшсез калачаксыз”, – дидем. Мал булмаган авылда тормыш үлә бит ул. Минем өчен иң әһәмиятлесе нәрсә? Бүген һәр авылда хуҗалык бар, җир эшкәртелә, мал-туар җитәрлек, салым түләнелә, хезмәт хакы бирелә. Дөрес, ике авылда мал бетте, чөнки сыер саварга кеше калмады.

 

Аның каравы, ул авылларда үзмәшгульлек программасы әйбәт бара. Халык кредит алды. Бүген районда 100 гектар сөрү җиренә 22 баш терлек туры килә. Бу аз түгел.

 

– Халык кредит алуга икеләнеп карамадымы?

 

– Һәр авылга диярлек шәхсән үзем бардым, ике генә авылга җитешә алмадым. Халыкка аңлаттым: “Тик ятсагыз, 58 мең сумны сезгә кем китереп бирә?” – дидем. Хәзер тәмен белеп алдылар. Узган ел 150 кеше кредит алды, быел да ким булмаячак.

 

– Сез гел “халыкка аңлаттым”, “халыкка үз фикеремне җиткердем” дигән сүзләр кулланасыз. Хаким кеше кайчак “каты куллырак” та булырга тиеш түгелме?

 

– Артык интеллигент син, дип үземә дә әйтәләр.

 

– Кем әйтә?

 

– Мондагылар да, “өстәгеләр” дә. Ә мин: “Акырып-бакырып, өстәл сугып, эштән куам дип куркыту – минем стиль түгел. Мине үзгәртергә соң инде,– дим. Минем стиль – аңлату. Кеше һәр эшнең әһәмиятен, кирәкле икәнен үзе тойсын, – дим.

 

– Әгәр аңлату барып җитмәсә?

 

– Соңгы инстанция – кешене эштән куу, әлбәттә. Әмма, беренчедән, мин кеше язмышы белән шаяру ягында түгел. Икенчедән, лаеклы кадр табу мәсьәләсе килеп баса.

 

Минем уйлавымча, “җитәкче” сүзе “җаваплы” дигән сүз белән аваздаш булырга тиеш. Әйе, без өстән кычкырып утырырга түгел, ә халык алдында җавап тотарга тиеш.

 

– Кызык...

 

– Әйткәнем матур, купшы сүз кебек тоелдымы? Мине акыллы кеше дип тә уйлый күрмәгез. Мин үзем сезнең белән сөйләшеп утырам һәм эчтән генә “бу кеше миннән акыллырак булырга мөмкин” дип уйлыйм. Алайса, кайберәүләр болай фикерли: рас мине монда куйганнар икән, димәк, мин иң булдыклы, иң тырыш, иң фикерле, иң акыллы җитәкче. Ю-ю-к, алай гына түгел ул... Кул астында эшләүчеләргә дә әйтә киләм, һәр кешене үзегез белән тиң күрегез, дим.

 

– “Авылны макта – шәһәрдә тор” дигәннәре белән килешәсезме?

 

– Мин шәһәрдә яшәп карадым инде. Авыл хуҗалыгы­институтын тәмамлагач, Баулыга кайттым. Поселок Советы рәисе, социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасары, аппарат җитәкчесе булып эшләдем. Шуннан бервакыт Президент аппаратына эшкә чакырдылар. Китәсе килми генә бит. Чөнки монда бөтен нәрсә бар, эш җайга салынган, янәшәмдә дуслар-фикердәшләр... Шуның өстенә өч бала. Хатынга әйттем инде: “Президент хәтле Президент чакыргач бармый булмый, хәлләрне белешеп кайтыйм”,– дидем. Ул вакытта Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Саматович Гобәйдуллин бер-ике сүз әйтте дә: “Әйдә, Президентка!”– диде. Ярый әле Минтимер Шәрипович, зирәк кеше буларак, сүзне гаилә хәленнән башлады. Әйттем инде, бала­ларның мәктәпкә барыр вакыты җитте, аларны ничек калдырып китәргә, дидем. Шуннан Минтимер Шәрипович Гобәйдуллинга минем гаилә өчен фатир табарга кушты. Шулай бөтен эшләрне җайлагач, Казанга күчеп килдем. Берничә ел эшләгәч яңадан туган якларыма кайтырга насыйп булды. Мин моңа бик шат, калага күңел ашкынмый.

 

– Хакимият баскычлары буйлап карьера ясарга җай чыккан булган икән бит!

 

– Минем карьера турында элек тә уйлаганым булмады, хәзер дә ике ятып бер төшемә дә керми. Минем өчен иң әһә­миятлесе – бу дөньяга ни өчен килгәнемне исбатлау, раслау.

 

– “Түрә” дигән сүз еш кына тискәре тойгылар уята. Халык җитәкчеләрне бик яратып бетерми, бигрәк тә бүгенге заманда.

 

– Әгәр үзең кешене яратмыйсың икән, сине кем яратсын ди инде.

 

– Сезне яраталар дип уйлыйсызмы?

 

– Җитәкченең генә түгел, һәр кешенең дошманы, аңа кырын караучылар була. Мин исә кешене нахакка рәнҗетүдән куркам, моны зур гөнаһ дип саныйм.

 

***

 

Менә шундый кеше ул Алмас Сәхәпов. Аның бүлмәсеннән чыккач, Аппарат җитәкчесе Гүзәл Ногман кызы Латыйпова белән сөйләшеп алдык.

 

– Глава белән эшләү кыен түгелме? – дим.

 

– Бигрәк интеллигентный ул, – диде Гүзәл ханым.

 

Аның бу сүзе “артык кешелекле” дип аңлашылды. Гүзәл ханым Алмас әфәнденең үз бакчасына үзе тирес түгүләрен, кышын капка төпләрен ялт иттереп көрәп куюын сөйләп китте. “Аның өчен кайчак кыенсынып та куябыз”, – дип тә өстәде. Өмәләргә дә көрәк-себерке тотып иң беренче булып үзе чыга икән район башлыгы. Ә хатыны Сәкинәне “глава хатыны”на исәпләмиләр дә ахрысы, гәрчә администрациядә эшләсә дә. Сәкинә ханымны тыйнак хезмәткәр, яхшы ана һәм ... чәчәк үстерүче буларак күбрәк беләләр икән. “Менә апрель-май башларында килегез, бу тирәләрдә роза чәчәкләре янып утырачак. Аларның барысын да Сәкинә утырта, башкаларның кулын да тигезми,– диде Гүзәл ханым. – Ә матурлык яраткан кеше үзе дә матур була ул”. “Һәм интеллигентный”, – дип шаяртмакчы идем, Гүзәл ханым: “Әйе, бик кешелекле”, – дип баш какты.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 59 | 31.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»