поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
02.10.2018 Фаҗига

Татарстанда бер-бер артлы ике үсмер асылынып үлде: сәбәбе – начар билге?

Узган атнада Биектау районында 16 яшьлек мәктәп укучысы өендә асылынып үлгән иде. Җитеш гаиләдә яшәүче, профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнгән үсмернең үлеме турындагы хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Икенче көнне исә Казан янындагы Колсәет бистәсендә 15 яшьлек үсмерне асылынган килеш таптылар.

Яшүсмерләрнең телефон, компьютерларын тикшерү өчен алганнар.
 
2013 елларда социаль челтәрдә популярлашып киткән «Зәңгәр кит» уенын күпләр хәтерлидер. Уенда катнашучыларга администратор төрле биремнәр бирә. Бу биремнәрне үтәгәндә баланың психикасы бозылырга, ул имгәнергә, җәрәхәтләнергә мөмкин. Уенның соңгы этабы суицид белән төгәлләнә. Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов төбәкләрдәге тикшерү органнарына социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәрне тикшерергә боерганнан соң, интернетта үз үзеңне үтерергә өйрәткән сайтлар сизелерлек кимеде. Татарстанда да Роспотребнадзор, Роскомнадзор һәм башка оешмалар мондый сайтларны ачыклау, тыю эшләре белән шөгыльләнә.
 
Психологлар фикеренчә, кешенең психикасы якынча 23 яшьләрдә генә тулысынча ныгый. Балигъ булмаган бала күчеш чорында аеруча депрессия кичерә. Меңләгән сәбәп:  җавапсыз мәхәббәт, мәктәптәге күңелсез хәлләр, хәтта начар билге алу да баланы суицидка этәрергә мөмкин. Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты каршындагы «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясе Казанның берничә мәктәбендә тәҗрибә үткәреп караган булган. 50 бала арасында берсе булса да суицидка әзер икәнлеге ачыкланган. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, психологлар беренче чиратта бала белән уртак тел табарга, аңлашырга кирәк, ди. Балалар эч серләрен әти-әниләренә сөйләргә тиешләр, яннарында терәк юк икән, алар ярдәмне интернеттан эзли.
 
Гаиләдә тынычлык урнаштыру да мөһим.  Балаларның күбесе үлемнең ни икәнен аңлап та бетерми, кемнәндер үч алу, нидер расларга теләү аркасында ялгыш адым ясый. Кызганыч, үлем белән берни раслап булмый. Психолог Аида Гарифуллина авыр чакта тискәре эмоцияләрне тышка чыгару кирәк, ди. Кеше еларга, җырларга, каты итеп кычкырырга, бокс грушасын тукмакларга, башка эшләр башкарырга мөмкин. 14 яшькә кадәрге балаларга көненә 1-1,5 сәгать кенә интернетта утырырга ярый. Юк-бар турында уйларга вакыты калмасын өчен баланы төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә бирү дә файдалы.
 
PS: Халык арасында Колсәет бистәсе белән Биектау районындагы фаҗига интернеттагы сайтлар тәэсире аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимешләр таралды. Былтыр Казанда 16 яшьлек Рамил исемле үсмернең асылынып үлүе күпләрне тетрәндергән иде. Малай соңгы арада компьютерга артык бәйле булган, виртуаль тормыш белән яшәгән. Үләр алдыннан да социаль челтәрдә соңгы постын язып калдырган: “Мин юкка яшәмәгәнмен”. Бер-бер артлы асылынган бу ике малайның үлеме чираттагы интернет-суицид дулкыны түгелме? Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә,үсмерләрнең үлем очраклары һич кенә дә интернет белән бәйле түгел. Әлегә суицидның сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
 
Рамил Гарифуллин, психотерапевт, психолог:
 
- Балалар арасында бәйлелеккә китерә торган тискәре йогынтылы субкультуралар элек тә булган. Хәзер бу мәсьәләдә тагын да җиңел: интернет ярдәмгә килә. Социаль челтәрләрдәге  төркемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Интернет уеннардан зыян күргән үсмерләр миңа еш ярдәм сорап килә. Әгәр балага вакытында дөрес юл күрсәтелсә, тиешле тәрбия бирелсә, депрессиягә урын калдырылмаса, игътибар җитәрлек булса, рәхәтлек бирә торган хисләрне интернеттагы төркемнәрдән эзләргә сәбәп калдырылмаса, ул һәр нәрсәне объектив кабул итәчәк.
 
 Кечкенәдән безне таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, белмәгән затлардан әйбер алмаска дип өйрәттеләр. Хәзерге заманда бу кагыйдәләргә интернетта кирәкмәгән сайтларга кермәскә, билгесез кешеләр белән язышмаска, интернет уеннар белән сак булырга дип өстәргә кирәк.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 01.10.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы