|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2018 Җәмгыять
Әби, ни эзлисең чүплектә? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)Урамда кояшлы җылы көз. Мин иртән кызларымны мәктәпкә илтеп кайтам… Көннәр матур, җылы тора. Уйланып, көннең матурлыгына сокланып кайтканда, бер күренешкә тап булдым. Пөхтә генә киенгән бер ханым йортлар янына куелган чүплектә нидер эзли, актарына. Гәүдәсеннән танып алдым, кызларым йөргән балалар бакчасында каравылчы булып эшли иде ул. Таныш йөзне күреп, аңа таба атлаганымны сизми дә калдым. Башка вакытта исәнлек-саулык сорашып, кызларымның хәл-әхвәлен белеп йөри бит. Кызларым да аңа “әби” дип эндәшәләр. Мине күргәч, уңайсызланып китте: “Мине “бомж” дип уйлый күрмә инде. Үзең беләсең, пенсия зур түгел. Балалар бакчасында да эшли идем, тик сәламәтлегем какшады, тәүлек буена эшләве авыр, эштән китәргә туры килде. Мин бит бернәрсә дә урламыйм, шешә, кәгазь җыеп тапшырам. Кайвакыт сатучылар да кирәкмәгән катыргы тартмаларны биргәлиләр. Аз булса да акча, чөнки көне буе эшсез торырга ияләшмәгән, һава сулый-сулый, селкенеп йөрим. Балаларыма, оныкларыма да ярдәм итәргә тырышам. Улым ипотекага фатир алды. Аларның хезмәт хаклары фатир өчен дә, ипотеканы түләргә дә җитми бит. Әле балалар үстерәсе бар. Бәяләр көннән-көн арта, ә безнең кебекләрне эшкә беркемнең дә аласы килми. Шулай итеп, бераз булса да акча юнәтеп, үз көнемне үзем күреп яшим», — диде ул. Ишетеп белгәнемчә, аның улы әнисенең чүплектә актарынып йөргәнен белми, кыйммәтле иномаркада гына җилдерә. Ә әби ник үзен кызганмый? Сезнеңчә, болай яшәү дөресме? Гөлнара Вәлиева.
Сораштыру
Эльвира Насыйбуллина (Можга, журналист): “Әти-әниләр, әби-бабайлар картлык көннәрендә үзләре өчен яшәргә тиешләр. Санаторийларга барып, ил буйлап сәяхәт итеп йөргән, үзләрен кайгыртып йөргән пенсионерларга сокланам. Шулай булырга тиеш тә, дип уйлыйм. Әти белән әни баланы тәрбияләп, белем бирүгә күп көч кертәләр. Зур тормыш юлына чыккач, балалар мөстәкыйль яшәргә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Әти-әниләр, әби-бабайлар балаларына-оныкларына бөтен акчаларын биреп, бозалар гына. Яшьләр моның кадерен белсә, бик яхшы, әмма хәзер өлкәннәрне санга сукмаган яшьләр дә бик күп. Яшьләрнең матур яшисе килә, әмма моның өчен тырышырга, эшләргә кирәк икәнен белеп үссеннәр».
Фазыл Майдуллин (Ижау, менеджер): «Минем уйлавымча, хәзерге заманда яшь буын киресенчә өлкәннәргә ярдәм итәргә тиеш, өстәвенә үзенең туганнарына. Әйе, хәзерге заманда бөтенләй оятларын югалткан кешеләр бар. Әмма барысы да андый түгел. Шәп машинада йөреп, кредитын түләр өчен әнидән акча алу – юләрлек, кешесезлек, минемчә. Әлбәттә, өлкән буын үз гомерен яшәгән инде, дип уйлаучылар бар, әмма алар булмаса, без дә булмас идек. Шуны онытмаска һәм гел истә тотарга кирәк. Әби-бабайның оныгына булышасы килә икән, аны бу мөмкинлектән мәхрүм итәргә ярамый, ихтирамлы булырга кирәк. Аласың икән, икеләтә-өчләтә кайтар. Хәзерге заман яшьләренең күпчелеге иң мөһим әйберләрне оныта. Дөнья үзгәрә, дөньяны яхшы якка үзгәртәм дисәң, кешегә карамыйча, үзеңнән башларга, үрнәк булырга кирәк!»
Лилия Галиева (Ижау, китапханәче): “Бу сорауны укыгач, көне буе уйланып йөрдем. Аңа бер яктан гына җавап биреп булмыйдыр. Бу — минем фикер. Чөнки төрле хәлләр булырга мөмкин. Авыр хәлдә калган балаңа син булышмыйча, кем булышырга тиеш? Бу очракта мин хуплыйм бу булышуны. Үзем дә шулай эшләр идем. Ә теге малай кебек кылану, билгеле килешми. Бу әти-әниеңне ихтирам итмәү, үзеңне генә кайгыртып, үзең өчен генә яшәү булып чыга. Ә мин әни кеше буларак, балалаларым матди яктан миңа бәйле булмасыннар иде, дип телим. Үз тормышларын үзләре көтсеннәр. Без хәзерге көндә шулай уйлыйбыз, балаларыбыз да шундый фикердә, безнең белән килешәләр. Без сезнең ярдәмнән башка яши алырлык эш таба алсак иде, диләр. Аллаһының «амин» дигән турына килсен. Балаларының туган көннәрен, бәйрәмнәрен белмәгән, үз чиратында әти-әнисен туган көннәре белән тәбрикләмәүчеләр дә бар. Билгеле, тормышта төрле хәлләр була, уйлап эш итәргә кирәк. Үзеңә кирәкмәгән артык акчаңны балаңа бирмичә, кемгә бирәсең инде. Ул гаиләдәге тәрбиядән дә килә. Безнең әти-әни бүгенге көнгә кадәр безгә генә түгел, оныкларына да булышып яшиләр. Без дә үз чиратыбызда кулдан килгәнчә, вакыт булганда булышырга, күңелләрен күрергә тырышабыз. Ләкин балаларны үз көннәрен үзләре күрердәй итеп тәрбияләргә кирәк. Вакыты белән ирек тә бирергә, контроль дә булырга тиеш. Мин менә шулайрак уйлыйм”.
Гөлназ Вәлиева (Яңа Бәзәкә, укытучы): «Бу дөрес түгел. Минем әнкәй (иремнең әнисе) безнең белән бергә яшәгәч, бөтен акчасын безгә тота иде, урыны оҗмахта булсын. Хәзер үземнең әнием дә гел ярдәм итеп тора, рәхмәт. Безнең кредитлар өчен бездән дә ныграк борчыла бугай әле ул. Ләкин бу бөтен булганын биреп бетереп, чүплектән әйбер җыю дигән сүз түгел бит. Үзем әни, беләм, балаңа кирәк булганда, соңгы тиенеңне генә түгел, җаныңны да бирергә әзер. Ләкин балаларда да рәхмәтлелек, мәрхәмәтлелек, ярату, җаваплылык хисе булырга тиеш. Әнием, Аллага шөкер, үз көчендә, үз өе белән яши. Мин Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә, аңа да озын гомер, сәламәтлек биреп, картаймыш көннәрендә кадер-хөрмәттә яшәтә алсак иде дип телим».
--- |
Иң күп укылган
|