поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
01.04.2010 Җәмгыять

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – КӨЛҮ ТУРЫНДА

Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый.

Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Тәңречелек заманында Көлке алласы хөрмәтенә Наданнар бәйрәме уздырганнар. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.

Көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бигайбә! Үпкәләштән булмасын. Мондый күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.

 

*  *  *

 

“УРЫНЛЫ, АКЫЛЛЫ КУЛЛАНА БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

 

Бу тормышта мәзәкләрне тыңларга һәм шул ук вакытта тәмләп, аннан ләззәт алып сөйләргә яратучылар бар. Шаян сүзле, юмор хисле, шук кешеләргә гомер кичерү дә күпкә җиңелрәк. Аралашканда яшәү дәрте сирпелгән көләч йөзлеләргә бертөрле күңел тартылып, аларны тыңлыйсы килеп тора. Актаныш “Сельхозтехника”сында 44 ел буе җитәкче булып эшләгән Имаметдин ага БИЛАЛЕТДИНОВ та шундый юмор җанлы, тапкыр сүзле шәхесләрнең берсе. Шулкадәр анекдот һәм хикмәтле сүзләрне авторлары белән ничек хәтерендә саклыйдыр ул?!

 

– Имаметдин Низаметдинович, юмор капчыгыгызда ничәләп мәзәк исәпләнә?

 

– Күп инде алар, 300-400 ләп бардыр. Кайберләре онытыла да, яңалары өстәлә тора.

 

– Җор телле, юмор хисле булуыгыз хезмәтегездә дә таяныч булдымы?

 

– Әлбәттә, бик ярдәм итте. Киңәшмә, җыелышларда шаян, акыллы сүзләр авыр халәттән чыгарга булышты, кемнәрдер көлкеле сүздән дә гыйбрәт ала. Тик аларны урынлы, акыллы куллана белергә кирәк. Шул вакытта ул үзеңә генә түгел, янәшәңдәгеләр күңеленә дә хуш килә. Беркайчан да үземнән көләргә, кимсетергә юл куймадым, әлеге сәләтем һәр нәрсәне үз вакытында урынына куярга ярдәм итте.

 

– Сезнеңчә, мәзәкләрне күбрәк кайда һәм кайчан сөйләү урынлы?

 

– Бу очракта ситуациягә карыйсың. Мәзәкләрсез мәҗлесләрнең яме булмый. Тостлар әйткәндә һәрчак анекдот кыстырам. Алар, җитди мәсьәләләрдән кала, куллана белгәндә кайчан да, әйтик, чәй эчеп утырганда да бик урынлы.

 

*  *  *

 

“АЧЫК ЙӨЗЛЕ БУЛЫГЫЗ, ЕЛМАЕП ЙӨРЕГЕЗ”

 

Шәригатебездә әдәп кагыйдәләренә нигезләнгән җитдилеккә зур игътибар бирелә. Кайбер дини кешеләр мәзәк сөйләүне кире какса да, ислам динендә, чамасын белгәндә, уен-көлке, шаяруларга урын юк түгел. Туганнар, дуслар белән җыелышканда, үзара очрашканда күңел ачып, шаяртып сөйләшергә була. Бу – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең сөннәте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ та җор телле, шат күңелле шәхес. Диния нәзарәтендә дә, көләч йөзле, шаян сүзле, сөйләшкәндә кәефне күтәреп җибәрә, диләр аның хакында. 1 апрель якынлашып килгән көннәрдә булган әңгәмәбездә баш казый тормыштагы шаяртуларга ислам күзлегеннән чыгып якын килде.

 

– Җәлил хәзрәт, ислам дине шаяртуларга, үзара алдашуларга ничек карый?

 

– Уен-көлке белән сөйләшергә ярый. Динебез ачык күңелле булырга куша. Моны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә хуплаган. Ул үзе һәр җирдә шаяртырга яраткан: “Ачык йөзле булыгыз, елмаеп йөрегез”, – дигән. Әмма шәригатебездә шаярып та ялганларга, алдашырга ярамый.

 

– Белүемчә, исламда алдашуның рөхсәт ителгән очраклары да бар.

 

– Әйе, бу хакта динебездә болай диелә: өч очракта – кешеләрне, илнең бөтенлеге өчен сугышта дошманнарны дуслаштыру һәм ир белән хатын арасында гаилә каршылыгын булдырмас өчен алдашырга рөхсәт ителә. Әйтик, ул синең хакта яхшы фикердә яки сиңа бары тик уңай бәя бирде дип, ике кеше яки күрше арасын якынайтырга тырышуның начарлыгы юк. Тик алдашу җитди булырга тиеш түгел.

 

– Динебездә тормыштагы кызык хәлләрне сөйләү тыелмыйдыр?

 

– Үзем дә уен-көлке белән сөйләшергә яратам. Бу уңайдан шундый бер хакыйкатьне истә тоту зыян итмәс. Бу дөньяда бер суык урын бар: ул табигатьтә түгел, ә кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтендә. Начар караштан, үзара салкын аралашудан җан өши. Андый чакта бер-береңне җылыту, күңелен күтәрү, рәхәтлек өстәү кирәк. Ә аның өчен кайчак күңел җылысы белән бер ягымлы елмаю, шаян сүз әйтү дә җитә. Башкалабыздагы мөселман табибы Камал хәзрәт тә һәрчак елмаеп йөрергә киңәш итә. Әмма уен-көлке, шаяруларда уйнап та ялганларга ярамый.

 

– 1 апрельдә шаяртып алдашканыгыз бармы?

 

– Яшь чакта булды. Дусларча шаяруны дөрес кабул итә белергә кирәк, аның өчен үпкәләп йөрергә ярамый.

 

Ислам динендә көлү өчен сәбәп булу хәерле. Мөселман кешесе авызын зур итеп ачып, артык кычкырып көлмәскә, шаярганда да тыйнак булырга, чама чиген узмаска тиеш. Кешенең хисләренә кагылырга, шәхесен кимсетергә, куркытырга, аңа мыскыллы караш ташларга ярамый. Башны артка ташлап, бөгелә-сыгыла туктаусыз шаркылдап көлү дә мөселманнар өчен әдәпсезлек санала.

 

Рәшидә АХМЕРОВА

 

*  *  *

 

Раил САДРИЕВ, Буа татар дәүләт драма театры директоры:

 

– Ярый әле 1 апрель бар. Елга бер көн булса да, кешеләр онытылып көлә ала. Югыйсә шундый заманда яшибез: байлык артыннан куа-куа дөньяны онытабыз. Көләргә дә вакыт юк. Илебездә гел проблема: анда самолет шартлаган, монда янгын чыккан, кризис... Гел негатив күренешләр. Көлү бит ул – дару. Юмор кешене яшәтә, яшәртә. Бераз гына онытылып торсаң да, башкача булып китә.

 

Әле күптән түгел “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә “Елмай!” исемле юмористик шоу әзерли башладык. Аны үзем тәкъдим иттем, идеямне хупладылар. Сюжетларны Буада төшерәбез. Мондый рухтагы тапшырулар тамашачы тарафыннан көтеп алына дип саныйм. Юмористик проектлар күбрәк булсын иде. Кешеләрнең реакциясен күзәттем, тапшыруны кабул итеп алдылар кебек. Аны тагын да зуррак масштабта үстерергә ниятлибез. Гел проблемалы әйберләр күрсәтү ярамый. 15 минутлык кына тапшыру булса да, нәтиҗәсе зур аның.

 

Без, юмористлар, 1 апрельдә дә тик ятмыйбыз. Ул – көтеп алынган хезмәт көне. Буа драма театры 1 апрельдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә “Әкәмәт кәмит”, ә Кайбычта “Кычыткан чыпчыгы” спектакльләрен күрсәтәчәк.

 

Алдауга килгәндә, бервакыт 1 апрельдә гастрольләрдә булмаганда театрда эшләүче барлык хезмәткәрләрне, бүген эш көне дип, ялганлап чакырдым. Килделәр. Аннары гына алдаганымны әйттем. Үземне ачуланмасыннар өчен икенче бүлмәдә өстәл әзерләдем. Әлбәттә, башта бу хакта берсенә дә сиздермәдем. Кечкенә генә сюрприз ясадым. Шул рәвешле көлешә-көлешә хезмәттәшләр белән бәйрәм иттек.

 

Җәвит ШАКИРОВ:

 

– Балачакта күрше әбиләрне, ялганлап, салкын мунчага чакырып керткән вакытлар булды. Сабын-сөлге тотып юынырга, чабынырга өметләнгән карчыклар башта ачуланса да, шаяру көне икәнен исләренә төшергәч, кушылып көләләр иде. Үземне алдый алганнары юк.

 

1 апрель, әлбәттә, безнең өчен эш көне. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә юмор фестивале узачак.

 

Гамил ӘСХӘДУЛЛА, “Мунча ташы” татар эстрада театры җитәкчесе:

 

– 1 апрель безнең өчен икеләтә бәйрәм. Бердән, Кыөлке көне булса, икенчедән, “Мунча ташы”на 30 яшь.

 

Коллективта үзара шаярышып алабыз. Кешеләргә бик тиз ышанам, шуңа бу көнне рәхәтләнеп алдыйлар үземне. Мәктәптә укыганда әтием Габдулланы (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) алдаганым бер дә истән чыкмый. Әти эштә вакыт. Йөгереп бардым да: “Сарык бәрәнләде, әйдә тизрәк өйгә”, – дим. Ул, бөтен эшен ташлап, чыгып чапты. 4-5 м киткәч, исенә төште әтинең. “Безнең сарык юк бит”, – ди. Рәхәтләнеп көлгән идем шунда.

 

Рәшит ШАМКАЙ:

 

– Минем бөтен тормыш юмор белән бәйле. Шуңа 1 апрель җиң сызганып эшли торган вакыт.  Яшем шактый булса да, бик сизгер һәм зирәк әле мин. Тормышта да, Көлке көнендә дә алдатмыйм. 1 апрельдә аеруча уяу булам. Гадәттә, вак-төяк белән алдыйлар: курткаң ертылган, чалбарыңа акбур буялган, төймәң төшкән, диләр... Минем өчен, сау-сәламәт уянсам, көн дә бәйрәм. 45 ел буе сәхнәдә тамашачыны көлдереп йөрим. Көлке көнен көтеп ятасы юк.

 

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

*  *  *

 

“КӨНЕГЕЗ ЕЛМАЮДАН БАШЛАНСЫН!”

 

Елмаю кешенең гомерен озынайта, диләр. Галимнәр 70 нче елларда көлүнең файдасын өйрәнә башлаган, гепотология дигән фән барлыкка килгән. Чит ил кешеләре арасында көлке терапевтларына мөрәҗәгать итү ешайган. Көлү бик күп авыруга шифа. Ул бавырны, үт куыгын массажлый, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта, кандагы холестерин микъдарын киметә, атеросклерозны кисәтә. Шулай ук астма өянәге вакытында да көлүнең файдасы сизелә икән. Көлгәндә сулыш ешлыгы 3-4 тапкырга арта. Ул йокысызлыктан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Невропатологлар көлү диафрагма, эч, аяк, кул мускулларының тонусын күтәрә дигән фикердә.

 

Сәламәтлекне саклау өчен кызыклы спектакльләр, кинокомедияләр карарга, юмористик китаплар укырга кирәк. Һәрчак ерык авызлы булыгыз, башкаларга да күтәренке кәеф белән елмаеп эндәшегез.

 

Русиянең танылган көлке терапевты Римма УМЯРОВА елмаюның дәвалау көче зур, ул авырлыкларны җиңел кабул итәргә өйрәтә дип саный. “Көлү – киләчәкнең төп даруы булачак” ди.

 

– Көлке терапиясенә нигез салучы – журналист Норман Казинс. Ул коллангеноз дип исемләнгән бик сирәк чир белән интегә. Табиблар аңа берничек ярдәм итә алмый, “барыбер үлә” дип кул селтиләр. Өметсез чирлене хастаханәдән чыгаралар. Норман, сызлануларын басар өчен, өендә көн саен 5-6 сәгать комедия карый. 15 минут көлгәннән соң, тынычлап йоклап китә. Бер айдан ул әкренләп йөри һәм эшкә керешә.

 

Шушы вакыйгадан соң көлүнең кеше организмына тәэсир итүен өйрәнүче фән үсә башлады, сәбәпсез көләргә өйрәткән клублар барлыкка килде, анда табиблар, шәфкать туташлары ак халатларда түгел, ә клоуннар киемендә йөри. Русиядә мондый клуб 2008 елда барлыкка килде, әкренләп бу хәрәкәт төбәкләрдә дә җәелер дип уйлыйм.

 

– Көлүнең файдасы турында ни әйтерсез? Ул нинди чирләрне дәвалый?

 

– Көлгәндә кешенең баш миендә эндорфин – “бәхет гормоны” барлыкка килә, ул иммун системасына уңай тәэсир итә. Бу эндокрин, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, ашказаны системаларын җайга сала дигән сүз. Көлгән вакытта “киллер-күзәнәкләр” барлыкка килә, алар төрле вирус, шешләрне юк итә, стресска каршы торырга булыша. Чит илдә көлү белән йөрәк-кан тамырлары чирләрен, гипертония, туберкулез, астма, аллергияне дәвалыйлар. АКШта көлке терапиясен онкологик чирләрне, наркоманиядән дәвалауда куллана башладылар.

 

Көлү организмны яшәртә һәм ябыгырга ярдәм итә. 5 минут сын катып көлү 40 минут йөгерүне алмаштыра ала. Көлке терапиясе кешене депрессиядән чыгара, төрле куркулардан арынырга ярдәм итә. Көлгәндә кешенең киеренке халәте юкка чыга, безгә балачактагы ихласлык кайта, иҗади караш арта. Сабый ана карынында ятканда елмая башлый, тугач та әнисе белән аралашканда, йоклаганда авызы ерыла. Кешенең иң күңелле чагы 6 яшендә була, бу вакытта бала көненә 300 тапкыр көлә. Ә өлкәннәр көненә бары тик 15 тапкыр гына елмаерга мөмкин.

 

– Көлүнең дә төрлесе була. Сын катып, ирония, шаркылдап, хихылдап, истерик көлү һ.б. Аларның барысы да файдалымы?

 

– Көлү – ул табигый халәт, кеше организмын савыктыруга ярдәм итә, шуңа күрә аның һәр төре файдалы. Хәтта шашынып көлү дә кирәк. Мәсәлән, кеше якынын җирләгәндә стресска чыдый алмыйча көлә башлый икән, зыянлы түгел. Елмаю да файдалы, бу безгә позитив фикер йөртергә булыша. Ләкин иң яхшысы – сәбәпсез рәхәтләнеп көлү. Аны туктату, контрольдә тоту авыр. Бала-чага нәрсәдер кызык тоелган өчен түгел, ә рәхәт булганга көлә. Шат күңелле кеше белән аралашу җиңел, ул эшне дә җитез башкара. Позитив энергияле шәхескә күпләр тартыла, аның янында булырга тырыша. Коллективта мондый кешеләр булу мөһим.

 

Кызганычка каршы, җәмгыятьтә кычкырып көлү ямьсез күренеш дип санала, безне тыелырга, эмоцияләрне чыгармаска өйрәтәләр. “Исәр кебек көлмә!”, “Сәбәпсез көлү килешми” дип кисәтәләр. Дөрес түгел! Көлмәсәң, “бәхет гормоны” да юк дигән сүз. Ул булмагач, кеше башкасын эзли башлый, спиртлы эчемлекләр куллана, экстримга тартыла. Бу – гап-гади биохимия. Тыелган, үзен кысаларда тотканнар – артык җитди кешеләр. “Көлү – җилбәзәкләр сыйфаты” дип уйлап, үзләрендә комплекслар тудыралар, чиргә сабышалар.

 

– Үзеңнәнме, әллә кешедән көләргә кирәкме?

 

– Килеп туган вәзгыятьтән, очраклардан көлү – иң отышлысы. Көлү терапиясендә проблемаларны елмаеп кабул итү бар. Тормышка уен элементлары керткәч, мәсьәлә әллә ни катлаулы, куркыныч тоелмый башлый. Кешеләрдән көлү дөрес түгел, шәхесне үпкәләтергә, аңа травма ясарга мөмкинбез. Ләкин дуслар арасында кемдер үзеннән көлә икән, аңа кушылырга була.

 

– Көләргә өйрәнеп буламы?

 

– Көлү дулкыны кеше тәненнән үтсә, иң яхшысы булып санала. Әгәр килеп чыкмый икән, елмаерга өйрәнегез. Теләмәсәгез дә, тырышырга кирәк. Берничә минуттан соң кәефегез күтәреләчәк, эндорфиннар барлыкка килеп, үз эшләрен башлаячак. Комедия карарга, көзге алдында төрле кызыклы кыяфәтләр чыгарырга мөмкин. Бу эштә үзегезгә дус тапсагыз, яхшырак. Берсе көлә башласа, һичшиксез, икенчесенә дә ул “йогачак”. Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы! Табигать бүләк иткән сәләттән файдаланырга кирәк. Иртәгезне елмаюдан башлагыз һәм көнегез уңышлы үтәр!



Ирек мәйданы
№ 12 | 26.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»