поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2018 Шоу-бизнес

"Күкрәгең ачык, ботларың күренә" - Татарча солянкадан репортаж (ФОТО)

“Коеп яңгыр ява иде.” Нинди дә булса атаклы бер әдип үз әсәрен шулайрак башлар иде, мөгаен. Хәер, бу сүзләр ул көннең һава торышына тәңгәл килеп тора, шуңа күрә мин дә әллә нинди канатлы сүзләр эзләмим. Кыскасы, 27нче сентябрьнең яңгырыннан, шомлы караңгылыгыннан, шаулы җиленнән, дымсу һавасыннан качкан күк, халык УНИКС концертлар залына тулды.

Шыгрым тулы залга аптырарга кирәкми дәдер: “Татарча солянка” концертының сезон ачылышы бит. Билгеле, ул халыктан мин дә калмадым. Берничә айлык тәнәфестән соң, күп кешенең йөзеннән “Я, ни белән шаккатыра алырсыз икән?” – дигән сораулы җөмләне укуы авыр түгел иде. Ярый, карап карыйк, мин әйтәм, шундый ук караш ясап. Ни дисәң дә, мин дә шул халыкның бер кыйпылчыгы бит.  

Концертны “Аккошым” җыры белән “Бәхетле” төркеме ачып җибәрде. Чәчләрен катыруга лакны жәлләмәгән бу егетләрне халык әле берничә ай элек кенә тыңлый башлады. Татар сәхнәсендә бик аз булуларыннан һәм халыкның көчле алкышлавыннан чыгып, егетләрнең ни дәрәҗәдә чыгыш ясавын чамалап буладыр. Икенче, өченче чыгышларда халык агымга ярыйсы ук ияләшә төште. Мөнир Рахмаев җырлаганда, бер кыз хәтта сәхнәгә чыгып бии башларга да күп сорап тормады. Мөнир дә ситуацияне эләктереп, бәләкәй кыздан микрофонга берничә сүз әйттерергә теләде. Ә теге исә, сүзне кыска тотып, халыкка бәхет, шатлык һәм... шашлык теләү белән генә чикләнде. Илдар Әхмәтов “Узгынчы җил” җырын башкарганда, халыкны ритмга кертү авыр булмады. Күрәсең, җәй буе радио - телевидениедән “Саташуларым мәллә” җырын тыңлап арыган тамашачы әлеге җырны ишетүгә шат иде. Гомумән алганда, кызыл ботинкалы “Казан егетләре”, “Арыган йөрәгем” дип өзгәләнгән Чәчкә, балык тәңкәсе кебек күлмәкле Динара Рәхимова, “Сиреньнәр”е белән шаштырган Раяз Фасыйхов һәм башкалар – барысы да тамашачының кәеф шкаласын югары күтәрүдә үз өлешен кертте дип саныйм. Беренче бүлек тәмам, буфетка дип чапкан халыкны уза – уза, кысыла – кысыла сәхнә артына ашыгам. Маңгайга – маңгай бәрелешкән иң беренче кешеләр – “Бәхетле” егетләре Лев белән Филүс булды. Гадәттә, ят кеше күргәч, юк – бар сорау белән бәйләнәләр бит, мин дә читтә калмадым.

- Егетләр, концертта беренче булып җырлау җайлы эш түгел. Өстәвенә, тамашачы белән сез күптән түгел генә таныштыгыз. Хис – кичерешләр ничегрәк?
 - Дөрестән дә, сәхнәгә чыккач бераз каушатты. Ни генә булмасын, сине яратучы кеше үзенең энергиясе белән ярдәм итә. Син моны сизеп торасың һәм куплет саен үзеңдә көч тоясың. 
 
 - Кем сез? Эстрадага ничек килеп эләктегез?
- Безнең җырлау тарихы үзе бер тарих. Төркемне оештырыр алдыннан продюсерыбыз 3 шәһәрдә: Казан, Яр Чаллы һәм Уфада кастинг уздырды. Соңгысында тукталып, безне сайлап алдылар. Икебез дә сәнгать академиясендә белем ала, киләчәктә татар эстрадасында үзебезне төпле җырчылар итеп күрәсебез килә. Моның өчен актив эш алып барыла, октябрьдә тәүге альбомыбыз дөнья күрәчәк.
 
Егетләрнең сүзе бетәрлек түгел. Ипле генә саубуллашып, гримеркага кердем. Анда Эльмира Сөләйманова бизәнеп – ясанып маташа. 
 
-Эльмира, тормышта сине бизәнергә яратмый дип беләм...
- Тормыш башка, сәхнә башка, канатым. Шулай да, кат – кат сылану яклы түгел мин. Иң мөһиме – матур киенү һәм матур җырлау.
 
- Яңа концерт сезонына ничә күлмәк тектердең? Бәяләре кыйммәтме?
- Бүгенге көндә концертларга үзем белән 8 күлмәк алып йөрим. Бәяләре 15 мең сумлап. Тектерү бәясе чүп, тукымалары кыйммәтле.
 
Эльмира белән сөйләшеп торганда, мәче адымнары белән генә аның “сәхнә ире” Рамил Галимҗанов үтеп бара иде, эләктереп алып, аңа чәнечкеле соравымны бирдем.
 
- Бу концертта бергә җырлыйсыз, ә сезон графикларында сез аерым. Кычкырыштыгыз мәллә?
- Кычкырышмадык. Халык бертөрлелектән тиз туя бит. Шуңа күрә гастрольләрне аерым гизәчәкбез. Әйе, тембрлар туры килә, җырлар уңышлы чыкты. Киләчәктә, бәлки берәр дуэт яздырырбыз.
 
Шулчак күз алдым ялт – йолт иткән нурлар белән әлмәшенеп китте. Каршымда ялтыравыклы күлмәк кигән Ландыш Нигъмәтҗанова тора.
 
- Ландыш, күкрәгең ачык, ботларың күренә. Тәнкыйть бәлеше ашатырлар дип курыкмыйсыңмы?
- Җырчының киенүе беренче чиратта аның чыгышына туры килергә тиеш. Ә минем башкарачак җырларым, бигрәк тә яңасы, заманча җыр. Шуңа күрә шундый күлмәк. Бу күлмәк биюче төркемнең киемнәре, сәхнәдәге утлар белән гармониядә булыр өчен тектерелде. Тамашачыга да ошар дип уйлыйм. Ну, сиңа ошады, анысын белдем (көлә).
 
Чыгыш ясарга өлгереп, киемен көндәлеккә алыштырып, әле сәхнәгә чыкмаган артистлар янында йөренгән җырчыдан да рәхәт кеше юктыр ул. Шундыйларның берсе- Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Чыгып киткәнче, Азатка берничә сорау биреп өлгердем.
 
- Азат, кыздыру дәрәҗәң югары иде. Кушылып җырлап утыручылар да шактый булды.
- Дөрестән дә, “Ярат кына” җырын күпләр яратты, концертта тамашачы да бик шәп каршы алды. Сусаганлыгы сизелә. Рәхмәт мондый мөгамәлә өчен. Бу безгә бик тә кирәк, өстәвенә канатланып эшләргә берникадәр илһам чыганагы да бит.

- Эшләү дигәннән, Алсуны нишләтәсең син? Бик нык ябыккан.
- Ике сүз: активлык, тырышлык. Сезон башы, бу күпмедер дәрәҗәдә имтихан кебек. Тамашачы белән араны җайларга тырышасың: кием, җыр, биюләр – барысын да бер калыпка салырга тырышасың һәм әлеге процессны үз эченә алган вакытның продуктив булуы – төп максат.
 
- Шушы процессны ачып та бирсәң...
- Вакыт белән курска куярбыз... Әлегә яңа җыр яздыру һәм клип төшерү белән мәш киләбез. Җырның исемен әйтмичә торабыз (елмая)
 
Партизаннан ким кыланмый бу... Керим булмаса, икенче бүлек бешлана дип хәбәр иттеләр. Тик утырмас өчен, янымда утырган бер апага сүз каттым. 

- Концерт ничек сезгә? Җырчыларның чыгышыннан сез кәнәгатьме?
- Йөргән таш шомара инде, энем. Афәриннән башка сүз юк. Тик менә кайберләре, җырлаган вакытта кушылып җырлатып халыкны интектермәсен иде. Җыры шәп булса – тамашачы болай да кушылып җырлый инде ул...
 
Менә шундый уй – фикерләр белән икенче бүлеккә страт бирдек. Иң яхшы импровизация – язып әзерләнгән импровизация, дисәләр дә, алып баручылар – Айрат Ильясов һәм Гөлназ Сәфәрова кайбер сикертмәле урыннарда сценарийдан читкә тайпылып, ситуацияне үз тәҗрибә астына алып, шомартып җибәрде. Дөрес, сценарий әйбәт язылган, тик андагы юморны, төп фикерне халыкка җиткерә белергә дә кирәк бит.
 
Алып баручылар бу эшне тиешенчә үтәде һәм матур, үзенчәлекле итеп җырчыларны бер – бер артлы сәхнәгә дәшә торды.  “Ялгыз аккош” җырын башкаручы сөбханалла гына буйлы Хәкимнең сәҗдәгә киткән кыяфәт ясап бөгелеп – сыгылганын күргәч, күршедәге теге апакай: “Энем, берәр нәрсәсе идәнгә төшеп китте мәллә, шуны эзлиме ул?” – дип аңлый алмый утырды.
 
Чиратта – Артур белән Марат. Беренче башкарган “Брат” дигән җыр яңгыраган вакытта тамашачы үз йөзендә нинди мимика ясарга белми азапланды. Аның каравы, егетләр реваншны “Авылымның җәйләре” җыры белән алды – халык ниһаять, үз Артур – Маратын таныды. Әллә тамак ялгап алу пассивлык өрде, әллә башка сәбәп – икенче бүлек эмоцияләргә алай ук бай булмады кебек. Бәлки миңа гына шулай күренгәндер?
 
Уйлана – уйлана карый торгач, концерт та азагына якынлашты. Нокта куючы ролендә Айдар Галимов иде – үз миссиясе җиренә җиткереп башкарды. Урыннан кузгалганда – халыкның йөзенә игътибар иттем. Сусаганлык басылган. Димәк, бу сезон ачылышының энергиясе тамашачыга уңай йогынты ясаган дип ышанырга нигез бар. УНИКСтан Рамил Айметдинов белән бергә чыктык.

- Рамил, бүгенге концертта “Кил син” дип аталган өр – яңа җырыңны башкардың. Стилең һаман да шул. Әлеге “шаурма стиле” туйдырмадымы?
- Мин әлеге стильдә теләп чыгыш ясый башладым һәм ул теләк сүрелмәс, боерган булса. Стиль алыштыру, ничек әйтим, күпмедер дәрәҗәдә икейөзлелек кебек миңа. Аны үзгәртсәм – миңа тугры тамашачы, тыңлаучы нишләр? Күпме булсалар да алар бар һәм алар барысы да миңа кадерле.
 
Мондый сүзләрдән соң, шактый акыллы кыяфәт ясарга тырышып, парковкага аяк басам. Карыйм, минем кебек кыска гына бер гәүдә ап – ак “Гелендваген”га сикереп менеп утырды. Илназ Гарипов икән.
 
- Илназ, мондый “Гелик” алу өчен миңа ничә концерт куярга туры килер иде?
- Бер концерт җитә, брат. “Казан – арена”ны халык белән тутырсаң, шул җитә. Халык санына карап, машинаның бәясенә карап, билет бәясен үзең чамаларсың инде (көлә)
 
- “Ярат син” дип озак җырлаячаксыңмы әле?
- Концертларда җырлыйм, әлбәттә. Үзгәрешләрсез дә булмачак. Мәсәлән, кайбер чыгышларны тулаем ска – панк стиленә күчерергә исәп. Моны аңлар өчен башта күреп белергә кирәк, әлбәттә.
 
Шулай диде дә, кузгалып китеп барды. Тәрәзәне төшереп җиргә чертләтеп бер төкерсә – бөтенләй кинодагы кебек чыгасы иде. Күрәселәр бар икән... Ска – панк, димәк. Күз алдында әллә ниләр бөтерелә. Яшәрбез, күрербез. Хәзергә кайтыйк. Ә урамда һаман да коеп яңгыр ява иде...
 
Гаяз Гайсин, “Татар Радиосы” алып баручысы
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»