поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2018 Язмыш

«Әнием күз алдында янып үлде»

Казанда яшәүче сугыш ветераны Камил Рамазанов белән танышлыгым шушы җөмләдән башланган иде. Пенсионер кешенең китап чыгаруына күпмедер гаҗәпләнсәм дә, үзе белән очрашып сөйләшкәнче, китапларын укып караганчы, мин аны бөтенләй башка төрле кеше дип күз алдыма китердем.

Камил Рамазанов гаиләсендә булып кайтканнан соң, китап бастыруыннан да бигрәк, аның язмышы, тормышка карашы күбрәк җәлеп итте. Үзбәкстанда озак еллар җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, Татарстанга кайтып үз куллары белән йорт салып чыккан, анда бакча үстергән, бер дигән балалар тәрбияләгән. Язмыш кая гына ташласа да, асылын югалтмаган. Күңел түрендәгеләрне үзеннән сөйләтик әле.
 
Яхшылык эшләгән өчен төрмәгә
 
Әтием Мөҗибулланы Себергә, Алтай өлкәсенә уңыш җыярга җибәрәләр. Көнне төнгә ялгап эшләп, ул зур уңышка ирешә. Хезмәтен хөрмәтләп, үзе яшәгән район элеваторыннан алу шарты белән, тонна ярым ашлык алу өчен документ бирәләр. Ул чор өчен бу искитмәле күп икмәк. Председательдән машина сорап, ашлыкны өйгә ташый башлый. Яртысын да алып кайтып өлгерми, өйгә милиция килеп, әтине кыйнап алып чыгып китәләр. Әнием Зөһрә яшь балаларын күтәреп колхоз җитәкчесенә, авыл советына, авыл картларына барып: «Ни гаебе бар аның, ярдәм итегез», – дип ялвара. Аптыраганнан, Мәскәүдән килеп эшләүче укытучыга барып хәлен аңлата. Укытучы, дөньяда ниләр барлыгын һәм сәясәтне дөрес аңлаучы буларак, ярдәм итәргә вәгъдә бирә, беркемгә дә сөйләп йөрмәскә кирәклеген каты итеп төшендерә. Укытучы Мәскәүгә Сталин исеменә хат язып бирә. Бу хатны авылдагы почта әрҗәсенә түгел, Мәскәүгә бара торган поезд почтасына ташлый. Кая барганын беркемгә дә әйтми. Хат Сталинның үзенә эләгә. Аллаһы Тәгаләнең әмере инде – ул үзе, Алтайдагы җитәкчеләр белән элемтәгә кереп, хәлне ачыклый. Әтине үлем хәлендә табып алалар. Авыл җитәкчеләренә каты итеп җәза бирәләр, алар әтием өстеннән ялган документлар тутырып, аңа бәла якмакчы булганнар. Шулай итеп, әтиемне Сталин саклап калган. Күп еллардан соң, инде Үзбәкстанда эшләгәндә, Сталин һәйкәлләре кирәкмәс булгач, әтиебез «Сталин»ны үзебезнең ишегалдына алып кайтып куйды. Кемнәр генә килмәде аны карарга, аңа бәйле күпме вакыйгалар булды. Татарстанга күченгәндә йортыбызны сатканда да нәкъ менә Сталин һәйкәле булганы өчен аны сатып алдылар. Үзебез белән алып китәргә ниятләп, вагонга төяргә иде инде исәп. Һәйкәл булмаса, йортыгызны алмыйбыз дигәч, урынына кире бастырып куйдык.

«Әнинең үлгәнен дә соңрак кына әйттеләр»
 
Ут-гарасат эчендә йөреп тә, әтиебез сугыштан исән-сау кайтты. Биш балалы гаилә йөген сөйрәп тәмам йончыган әни: «Бәхетегез бар икән, тормыш үзгәрер!» – дип шундый нык сөенгән иде. Камыш тамырлары казып ашатып, безне ачлыктан саклады, үтермәде ул. Әмма үзен саклый алмады, бахыр. Әниебез Зөһрә 35 яшендә янып үлде. Әнием турында бүгенгәчә күз яшьләрсез искә ала алмыйм. Миңа 14 яшьләр иде. Капка төбендә эшләп йөрим, әнием казан астына ягып ашарга пешерергә дип кереп китте. Бер мизгелдә йортыбызда шартлау яңгырады. Өйгә чабып керсәм, әнине ут чорнап алган. Тиз генә аны кочаклап алып урамга алып чыктым, миңа да ут капты, ул: «Кит», – ди... Чи утынга бензин сибеп, ут кабызмакчы булган, мәрхүмә. Мин бик озак хастаханәдә ятып чыктым, әнинең үлгәнен дә соңрак кына әйттеләр...
Исәннәргә яшәргә, балаларны күтәрергә, кеше итәргә кирәк. Әтигә Фатыйма исемле үзеннән күпкә яшь кызны димлиләр. Күтәрәмгә калган колхоз сыерларын карап, ундүрт яшеннән фермада эшләп тәмам йончыган кыз биш бала өстенә килергә риза була, әмма: «Читкә китик!» – дип шарт куя.
 
Сарытау өлкәсендәге Дергач районының Алтата авылын калдырып, ишле гаиләсен төяп, йортын сатып, әти юлга кузгала.
Туган-үскән җирне калдырып киткәндә, миңа – 15, энем Равилгә алты яшьләр чамасы иде. Олы абыебыз Җәүдәткә исә – 16. Үги әниебез аңардан биш-алты яшькә генә олырак. Кыз туганнарыбыз Румия белән Роза беренче көннән аңа «әни» дип эндәште. Безгә кыенрак булды: Зөһрә-әниебез истәлеге ярасы-җәрәхәте, мәхәббәт-сагынуы белән йөрәкнең түрендә, бик эчтә, әмма үзен һәрдаим сиздереп торды.
 
Безнең бәхеткә, Фатыйма-әниебез дә үз анабыз кебек йомшак телле, мәрхәмәтле, эшчән-тырыш, яхшы күңелле хатын булып чыкты. Яшь әни бер-бер артлы тагын өч бәби алып кайтты. Рива, Салават, Нурия... Әни беребезне дә ашау-эчүдән, тәрбия-наздан аермады. Бердәм, дус гаилә булып яшәдек. Өс-башыбыз һәрчак чиста, юылган, ямалган, үзебез, шөкер, тәртипле булып үстек. Мөҗип Рамазанов гаиләсен тирә-күрше үрнәк итеп сөйли иде. Туганнар һәммәбез укыдык, югары белем алдык, тормышта үз сукмагыбызны, үз юлыбызны таптык. Шәхсән мин үзем Самаркандта – авыл хуҗалыгы институтын, соңрак Ташкентта партия мәктәбен тәмамладым. 15 ел райкомда – бүлек мөдире, тагын 15 ел район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшләдем. Үзбәк илендә, чынлыкта, чит җирдә, татар кешесенә җитәкче урын биләү, аннан да бигрәк шул урында 30ар ел утыру җиңел эш түгеллеге аңлашылса кирәк.
 
Әти киңәшен тотканга, биек урындыкларда да селкенми утыра алганбыздыр дип уйлыйм. Ул әйтә иде: «Кайда булсаң, ни эшләсәң дә онытма: Аллаһы Тәгалә бар, карап тора, күреп тора. Баемакчы булып, акылыңны югалтма». Җитәкче урын биләүчене еш кына нәфесе харап итә. Әтинең: «Хәрәмгә кермәгез!» – дип гомер буе кисәтеп торуы эзсез узмагандыр. Җәүдәт абыебыз да районда җитәкче булып эшләде. Равилебез – Алмалык химкомбинатта баш инженер, Рива – Ташкентта завод директоры, Салават шул ук заводта мастер булды. Нурия белән Румия бухгалтер һөнәрен сайладылар. Румия – күп еллар Госбанкта баш бухгалтер булып эшләде.
 
Әти белән әни 60 ел бергә яшәделәр. Ташкентта әтиебезнең 90 яшен бәйрәм иттек. Төрлебез төрле якларга таралышсак та, гаилә бәйрәмен уртак табында – әти-әни янында үткәрү нәселебезнең матур гореф-гадәте иде. Әни 30 кешелек табын кора, җиләк-җимеш, табигать хәзинәләреннән өстәл сыгылып тора. Татар гадәтенә тугры калып, өч-дүрт бәлеш сала, чәк-чәген, пәрәмәч, гөбәдиясен пешерә. Ә без күчтәнәчкә күлмәк, яулыктыр ише кием-салым гына алып барабыз. Аларның киң күңелле, дус, кунакчыл, ачык, туганчыл булуын оныклар да гомер буе сагынып сөйләрлек. Уңган хатын иде әниебез. 84 яшендә бакыйдан мәңгелеккә күчте. Урыннары җәннәттә булсын.
 
Уникешәр-унөчәр оныгын җыеп, әти һәммәсен туңдырма белән сыйларга кафега алып бара... Һәркайсын барлый, сөя, башыннан сыйпый. «Шунча бала үстереп хур булмадык», – дияргә ярата. Ә мин, тора-бара гаиләмне ияртеп, Казанга кайттым. Улым Илнур белән йорт төзедек. Максудыбыз да Татарстанга кайтып урнашты. Кызыбыз Җәмилә Казанда табибә булып эшли.
 
Безне очраштыруга сәбәпче булган китаплар турында сорыйм Камил абыйдан.
– Әнием турында бик матур итеп язма чыгарасым килгән иде. Теге кешегә барып ялынып карыйм, монысына, аннан соң, нигә соң әле мин үзем китап чыгармыйм дип уйладым да эшкә тотындым. Бүгенге көнгә менә өч китап бастырып чыгардым. Акчасын да үз хезмәтебез белән табабыз. Бакчабызда помидор үстерәбез дә базарга илтеп сатам. Эштән курыкмыйбыз без. Гел зарланып, кемнәндер нәрсәдер өмет итеп йөргән кешеләрне бик аңлап та бетермим, – ди Камил Рамазанов.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»