поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.03.2010 Бәйрәм

"БЕРДЭМЛЕК"КӘ – 20 ЯШЬ

Юкка түгел, юкка түгелдер... Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда юбилейга багышланган тантаналы кичә уздырылды. Сәхнә "Бердәмлек"кә – 20 яшь» сүзләре язылган панно белән бизәлгән. Бәйрәм басмабызның иң актив штаттан тыш хәбәрчесе Наилә Хөсәенова үзе язган "Бердәмлек" шигырен укуы белән башланып китте.

 

 

 

 

 

 

Милләтемә яшәү көче өстәп,

Өмет биреп татар халкына,

"Бердәмлег"ем якты кояш булып,

Тудың җиргә халкың каршына.

 

Егерме ел ярдәм кулы сузып,

Берләштердең ялгыз кардәшне,

Битләреңдә язган һәрбер сүзең,

Анам теле белән эндәште.

 

Күтәр, дидең, син башыңны горур,

Ватаның бар, телең, гәҗитең!

Кылган гамәлләрең киләчәктә

Татар данын күккә күтәрсен!

 

 Кичәне алып баручылар Зөлфия Арысланова һәм Зиннур Сафиуллин сәхнәгә "Бердәмлек"нең алыштыргысыз җитәкчесен – Рәфгать Әһлиуллинны чакырдылар.

 

 Хәерле көн, ерак араны якын итеп, өлкәбезнең авылларыннан, районнарыннан, шәһәрләреннән, мәркәзебез Казаннан, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, басмабызны оештыручылар, аны чыгарырга акча бирүчеләр, дин әһелләре һәм хөрмәтле укучыларыбыз! "Бердәмлеге"безне шулай якын күргән, олылаган, күтәргәнегез өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Хәзерге кризис чорында да тиражыбыз кимеми, тотрыклы булып кала бирә. Моның өчен, хөрмәтле укучыларыбыз, баш иеп рәхмәт әйтәм үзегезгә,  дип башлады сүзен баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин.

 

 Чыннан да, укучыларыбыз булмаса, безне шулай күтәрмәсәләр, булыр иде микән татар газетасы? Егерме ел буе кем өчен эшләр идек икән? Укучыларыбызның теләктәшлеген тоймасак, ачулану һәм тәнкыйть, рәхмәт һәм мактау хатлары алып тормасак, ай-һай, егерме ел буе яши алган булыр идек микән?

 

Килгән кунакларыбызны да инде күптән беләбез, күпләре белән "сез" дип түгел, ә еш кына "син" дип сөйләшәбез, кул биреп күрешәбез, хәл-әхвәл сорашканда әтисе-әнисенең, балалырының, туганнарының да хәлен белешәбез. Бу инде укучы белән газета арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын күрсәтә. Бер рус кешесе миңа "Да все татары – родня" дигән иде. Бу бәйрәмдә шушы сүзләрнең дөрес булуына тагын бер кат инандым мин.

 

 Юбилей кичәсе, һәр татар эше башланган кебек, "Бисмилла"дан башланды. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин догалар укып, дин кардәшләребез тормышында газетаның алып торган урыны турында вәгазь сөйләгәннән соң, сүз губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновка бирелде.

 

 Без менә инде дүртенче тапкыр "Бердәмлегебезнең юбилеен үткәрәбез. Ә мондый олы кунакларның килүе әлегә беренче мәртәбә булды. Виктор Федорович өлкә даирәләрендә губернатордан кала икенче кеше саналса да, бик гади шәхес икән. Ул нинди чарага дәшсәләр дә, олы башын кече итеп бара. Татар бәйрәмнәренә дә йөрергә ярата. Күптән түгел генә узган Нәүрүз бәйрәмендә дә бик кызыксынып татар көрәшен карап утырган иде ул. Безнең газетаның юбилеена да килергә вакыт тапкан бит менә. Аңардан котлау сүзләре ишетү, газета коллективына һәм әйдәп баручы хәбәрчебез Миләүшә Газимовага атап язылган Мактау хатлары һәм чәчәкләр алу дәрәҗәбезне тагын да күтәреп җибәрде.

 

 Өлкә хөкүмәте Аппаратының мәгълүмат политикасы һәм җәмәгатьчелек белән эш итү департаменты җитәкчесе Сергей Филиппов һәм шул департаментның баш консультанты Надежда Осипова да газета коллективына Мактау хаты һәм чәчәкләр алып килгәннәр. Өлкә хөкүмәте бүләге моның белән генә чикләнми, билгеле. Үткән ел ахырында гына өлкәбездә оештырылган татар милли-мәдәни автономиябез җитәкчелеге ярдәме белән өлкә бюджетыннан быел редакциябезгә башка еллар белән чагыштырганда күпкә күбрәк акча бүлеп бирелде. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышандырдылар өлкә хөкүмәте вәкилләре.

 

 Шулай ук Самара шәһәре мэриясе дә бәйрәмнән читтә калмаган. Шәһәр администрациясенең милли оешмалар һәм дини конфессияләр белән эш итүче секторы җитәкчесе Михаил Акимов безне бәйрәм белән котлап, җаваплы секретаребез, ветеран-журналист Зәйнәп Әһлиуллинага һәм миңа, бүлек мөдире Эльмира Шәвәлиевага, Мактау хатлары тапшырды.

 

 Казан кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат чаралары һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сәлимгәрәев тә газетабызның күптәнге дуслары һәм теләктәшләре. Гөлназ Шәйхи көндәлек почтаны кулына алгач та, беренче чиратта, "Бердәмлек"не укып чыгуы, аның эчтәлеге дә, бизәлеше дә сыйфатлы булуы турында әйткәч, канатларыбыз үсеп китте сыман. Ә газетаның бизәлеше, билгеле инде, компьютерларга бәйле. Моннан җиде-сигез ел элек безгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бер компьютер бүләк иткән иде инде. Бик саклап кына тотсак та, ул искерде шул. Ватылмады, мораль яктан искерде.

 

 Шуннан соң кемнән генә сорап йөрмәде ул компьютерларны баш мөхәрриребез! Менә, ниһаять, газетабызның егерме еллык юбилеена бүләк итеп безгә өр-яңа компьютерны "Татмедиа"ның генераль директоры Айрат Сәлимгәрәев тапшырды. Ә яңа принтерны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүләк итеп җибәргән. Аны безгә Гөлназ Шәйхи алып килгән.

 

 Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин исеменнән аның урынбасары Рәшит Нурмөхәммәтов тә тәбрикләү сүзләреннән соң "Бердәмлек"кә якын көннәрдә яңа компьютер комплексы бүләк итәчәкләре турында белдерде.

 

 Бүләкләр турында шулай тәфсилләп язуыма аптырамагыз, хөрмәтле укучыларым. Искергән, бертуктаусыз ватылып-җимерелеп, файллары югалып торган компьютерда эшләп караган кеше генә шулай чын күңелдән мондый бүләкләргә шатлана ала торгандыр. Әйе, юбилей бүләксез булмый, һәр кунагыбыз сәхнәгә менеп, безгә матур-матур сүзләр әйтте, бүләкләр тапшырды. Менә өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яңа президенты Фәхретдин Канюкаев та бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткергәннән соң баш мөхәрриребез кулына Татарстанның "Бәкер" шифаханәсенә юллама сатып алу өчен акча салынган конверт тоттырды. Олы яшькә авышып баручы мөхәрриребезгә бу бик тә кирәк гамәл. Ә аның сәламәтлеге турында "Туган тел"җәмгыяте җитәкчелегенең шулай кайгыртучанлык күрсәтүе бермә-бер шатлыклы вакыйга.

 

 Иң кызыгы шунда- конверттагы акча бер кешегә генә юллама алырга җиткәнен ишеткәч, сәхнәгә Самараның шәһәр милли-мәдәни автономиясенең рәисе Рифкать Хуҗин да күтәрелде һәм тагын бер конверт биреп: "Хәләл җефетең Фатыйма апаны да алып бар", – диде. Димәк, тиздән баш мөхәрриребез хатыны Фатыйма апаны җитәкләп, «Бәкер»гә ялга китеп барачак.

 

 Шулай ук "Бердәмлек" коллективының сәламәтлеген кайгыртучы да табылды – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов безгә микродулкынлы мич бүләк итте. "Эштә кайнар аш ашасаң, хәл кереп китә, ә сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел", –диде ул.

 

Бик күп, бик күп котлаулар алдык без бу көнне, һәр кунагыбызның чыгышы татар газетасының халык тормышында уйнаган роленә, баш мөхәррирнең аяусыз хезмәтенә бәя бирүләрдән, киләчәккә уңышлар, халыкка тагын әле озак еллар хезмәт итәргә теләүләрдән торды. Әмма бу теләкләрнең интонациясенә туктамый булдыра алмыйм. Ниндидерэчкерсезлек, җылылык, үз итү ноталары бар иде алар да. Ә бит биш ел элек, газетаның 15 еллыгын уздырганда, мондый җылылык һәм үз итү турында хыялланырга гына кала иде. Бу мөнәсәбәт өлкә һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономияләренең, өлкә "Туган тел" оешмасының, өлкә хөкүмәтенең татар газетасына карата йөзләре белән борылуларыннан киләдер дип уйлыйм.

 

 "Прогресс-А" фирмасы генераль директоры, ике тапкыр төбәгебезнең "Ел кешесе" исеменә лаек булган өлкә "Туган тел" җәмгыятенең вице-президенты Вазыйх Мөхәммәтшин, Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Дамир Йосыпов һәм оештыручыларыбызның берсе - Сызран муниципаль район җирлеге исеменнән чыгыш ясаган Сызран шәһәр Думасы депутаты Илсур Гыйльманов, өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхат Мәхмүтов, Похвистнево районы "Туган тел" оешмасы рәисе Расих Латыйпов һәм Гали муниципаль җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев, тагын бер оештыручыбыз - Камышлы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Камышлы муниципаль җирлеге җитәкчесе Заһит Сафин, каләмдәшләребез - "Азан" газетасы редакторы Шамил Галимов, "Ыргыз" газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, ерак араны якын итеп килгән Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы редакторы Рәүф Абдуллин, Ульян өлкәсенең "Өмет" газетасы редакторы Исхак Хәлимовларның шулай ук күчтәнәчләр, чәчәкләр күтәреп килеп, котлап, матур-матур теләкләр теләп, уңай тәэсир калдырган истәлекләре белән уртаклашып китүләре генә дә ни тора!

 

 Шулай ук "Бердәмлек" газетасында элек эшләп киткән бер төркем хезмәттәшләребезнең дә сәхнәгә күтәрелеп, газетада эшләгән чорда туплаган тәҗрибәнең аларга югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итүе турында сөйләүләре басмабызның абруен тагын да күтәрә төште. Ә редакция аша егерме елда 80 кеше узган бит! Кайсысыдыр биредә эшләү чорында укыган, кемдер үзе өчен яңа профессия үзләштереп зуррак газеталарга киткән, кемдер үз эшен ачып җибәргән. Шул кешеләрнең һәрберсенең язмышында "Бердәмлек" ниндидер роль уйнаган, һәм алар барысы да яхшы хисләр белән яраткан газеталарын котларга килгәннәр иде.

 

 "Бердәмлек"не оештырган чорда имзалар җыеп, түрәләр алдында бу мәсьәләне күтәреп йөрүчеләрнең берсе, 15 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булып торган, төбәгебезнең мәшһүр татары исемен йөрткән, авыру булуына да карамастан, бәйрәмебезгә килгән 80 яшьлек Равил Хәйрулла улы Яһудинның да сәхнәгә күтәрелеп, яшьләргә "Бердәмлек"не, туган телебезне, мәдәниятебезне, динебезне сакларга васыять әйтүе күпләрне дулкынландыргандыр, уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.

 

 Сәхнәгә соңгы тәбрикләүче булып башлыча руслар яшәгән Кинель-Черкасс район үзәгендә бергәләп татар бистәсе оештырып, анда гомер кичерүче биш агалы-энеле Ходовларның берсе - Раил әфәнденең күтәрелүе һәм аның оныгының Коръән сүрәләре укуы үзенә күрә бер изгелек символы буларак кабул ителде. Бисмилла әйтеп башланган тантана изге Коръән сүзләре белән тәмамланды да.

 

 "Бердәмлек"нең якын дусты, фикердәше, сердәше, Самараның "Яктылык" мәктәбендә балаларга музыка укытучы Ленар Абсаттаров язган "Бердәмлегем", бердәм булыйк, бердәм булыйк" җыры кичәбезнең соңгы аккорды булып яңгырады. Бу яңа җыр алкышларга күмелде.

 

 Бәйрәм алдыннан фойеда Похвистнево районы Яңа Мансур авылында туып үскән, Советлар заманында ук танылып өлгергән, хәтта өлкә үзәгенең Молодогвардейский урамындагы Никахлашу йортын үз рәсемнәре белән бизәгән Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Бикуловның картиналары күргәзмәсе тамашачыда икеләтә тойгылар тудыргандыр, мөгаен. Аларның берникадәресе татар тормышын тасвирлый. Менә гаилә, самавыр, әби-бабай, менә болын буйлап ат чаба, менә агачлар арасында чибәр кыз утыра... Ә менә бусы тагын да чибәр, тик өстендә генә берни дә юк. Олы яшьрәктәге тамашачыларыбызның кайсыберләренә бу бик ошап бетмәде, билгеле. Ә кайберләре һәр рәсемне бик зур игътибар белән, җентекләп карап чыктылар. Бер бабайның карчыгына аңлатып торуын ишетеп калдым: "Ул бит иҗа-а-т, карчык, аңла, ул бит матурлы-ы-к". Бәхәс тудырган иҗади әсәр генә хакыйкатькә тәңгәл килә, диләрме әле? Газета халыкны үзебезнең татар рәссамнары белән таныштырмаса, кем таныштырыр? Ул бит "матурлы-ы-ык"!..

 

 Шулай ук фойеда бәйрәм башланыр алдыннан Камышлы авылыннан килгән оста гармунчыбыз Мидхәт Фәхретдинов һәм Гали авылы гармунчысы Дәрҗеман ага Сәлихов халыкны биетеп, җырлатып тордылар.

 

 Программаның икенче бүлегендә Казаннан килгән популяр җырчылар - Татарстанның халык артистлары Эльвира Хәйруллина һәм Вәис Бәйрәмов, Самараның танылган җырчылары Зөлфия Арысланова, Искәндәр Әхмәтов, Галия Мостафина, Тольятти "сандугачлары" Гөлназ Әбдрәхимова һәм Хәтиҗә Гыйниятова катнашындагы зур концерт тамашачыларыбызга бездән бүләк булды.

 

 Гаилә бәйрәме булгангадырмы, бирегә килгән халык үзен бик иркен хис итте. Туганнар биредә очрашты, авылдашлар табышты, табышкач – биеште, ә тамаша тәмамлангач аерылышырга теләмичә, бер-берсенә кунакка барып, гаилә бәйрәмен дәвам иттеләр. "Бердәмлек" аларга татар булырга, туганлашырга, бер-берсен бәйрәмнәре белән котлашырга, нык яхшылары турында мәкаләләр язып, халыкка танытырга булыша икән, димәк, 20 ел юкка узмаган. Газета халыкка кирәк, ә газетага халык кирәк. Менә шулай, туганнар, бергә булсак кына без яшәячәкбез.

 

 Ә инде алты йөзгә якын тамашачының аягүрә басып, бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкаруы нинди зур мәгънәгә ия дип әйтер идем. Безнең "Бердәмлек"нең бу дөньяда яшәве мәгълүм бер җырда әйтелгәнчә, "юкка түгел, юкка түгелдер"...

 

 Кичәне алып баручылар Зөлфия Арысланова һәм Зиннур Сафиуллинның иң ахырда "Бердәмлек"нең дистәләгән ярдәмчеләренең, эшлекле партнерларыбызның исемнәрен атап үттеләр. Менә алар: Самара мөселманнарының Диния нәзарәте (мәхәллә рәисе Фәрит Әюпов), Самараның "Прогресс-А" төзү фирмасының генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин, "Самара-М" сәүдә йорты хуҗасы Гомәр Әмиров, "Ипозембанк" ның директорлар советы әгъзасы Ильяс Шәкүров, икенче икмәк заводы хуҗасы Али Сөләйманов, "Чаша" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗасы Хәлил Хәйретдинов, "Спутник" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗасы Хәмит Әюпов, "Итиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗасы Рәшит Сәлахов, "Океан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗабикәсе Сания Ибраһимова, "Агроавто" җәмгыяте директоы Наил Тахаутдинов, "Волгопродмонтаж" фирмасының генераль директоры Тәлгать Хуҗин, "Белоснежка" кафесы хуҗасы Марат Нуретдинов, Гали авылының "Хәләл" ит продукциясе җитештерү җәмгыяте хуҗасы Расих Латыйпов, Елховка районының "МДМ" җәмгыяте хуҗасы Исмәгыйль Латыйпов, "Лайло" җәмгыяте хуҗабикәсе Рушания Разумова, эшмәкәр Нәҗип Сәйфетдинов, "Розалина" татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпова, Самара өлкә эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәмзә Миңлеголов, Болыде-Черниговка районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Хәмзә Салькин һәм башкалар.

 

 

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунакларын, өлкә хәкимияте һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары милли ризыгыбыз бавырсак белән каршыладылар

 

 

Самара өлкә аппаратының җәмәгатьчелек белән эш итү департаменты җитәкчесе Сергей Филиппов һәм шул департаментның милли эшләр һәм дини конфессияләр бүлегенең баш консультанты Надежда Осипова сәламли

 

 

Самара Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов “Бердәмлек”нең бүлек мөдире булып эшләүче Миләүшә Газимовага рәхмәт хаты тапшыра

 

 

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яңа президенты Фәхретдин Канюкаев газетаның баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинны тәбрикли

 

 

Гөлназ Шәйхи штаттан тыш хәбәрчебез Нурсинә Хакимовага Рәхмәт хаты тапшыра

 

 

15 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгессы башкарма комитеты әгъзасы булып торган, төбәгебезнең мәшһүр татары исесмен йөрткән 80 яшьлек Равил Хәйрулла улы Яһудин телебезне, мәдәниятебезне, динебезне сакларга васыять әйтте


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»