|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2018 Җәмгыять
![]() Хәйрия фонды оештырылдыСамараның “Прогресс-В” компанияләр төркеме бинасында шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның мәдәни мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештыру җыелышы узды. Самараның “Прогресс-В” ком¬панияләр төркеме би¬на¬сында шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның мәдәни мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештыру җые¬лышы узды.
Илле елдан артык түшәктә хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булуына карамастан, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр иҗат иткән мәрхүм Гакыйль Сәгыйровның туган авылы Иске Җүрәйдә музей ачу турында сөйләшүләр күптән бара иде. Шөкер, шушы очрашуларның нәтиҗәләре дә күренә башлады инде.
Музей ачу мәшәкатьләренең төп өлешен “Прогресс-В” ком¬панияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин үз өстенә алды. Җыелышта Гакыйль Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фонды оештырылып, Уставы кабул ителде һәм аның президенты итеп Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды.
Фондның идарәсенә ша¬гыйрьнең бертуган энесе Наил Сәгыйров һәм җиңгәсе Халидә Сәгыйрова, “Сәләм” газетасы хезмәткәре Миләүшә Газыймова, Россия журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы хезмәткәре Тәнзилә Әһлиуллина сайланды, рәисе итеп Вазыйх Мөхәммәтшин билгеләнде.
Шулай ук Попечительләр советы да оештырылды. Ан¬да Россиянең атказанган мә¬дәният хезмәткәрләре, Гакыйль Сә¬гыйровның иҗатын пропагандалаучы Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Туган тел” оешмасы һәм өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәм¬гыяте пре¬зидентының ки¬ңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәй¬зуллина керделәр. Попечительләр со¬веты рәисе итеп Фәрхәт Мәх¬мүтов, ревизоры итеп “Бер¬дәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгат Әһлиуллин сайланды.
Хәйрия фонды Самараның “Прогресс-В” компанияләр төр¬кеме бинасының (Чернореченская урамы, 50) 301 офисында урнашачак.
Документлар, нотариус¬лар тарафыннан раслангач, юс¬тиция министрлыгында һәм салым инспекциясендә тер¬кәләчәк, исәп-хисап счеты ачылачак һәм Хәйрия фонды рәсми рәвештә эшли башлаячак.
Очрашу барышында ша¬гыйрьнең басылмаган ши¬гырьләрен нәшер итү турында да сүз булды. Киләчәктә бу гамәл дә тормышка ашырылачак, дигән фикерләр яңгырады.
Миләүшә ГАЗЫЙМОВА |
Иң күп укылган
|