|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2018 Хәвеф-хәтәр
![]() 10 айлык бала исән калаБашкортстанда «ВАЗ-2114»нең «КамАЗ» белән бәрелешүе аркасында 10 айлык балалы гаилә могҗиза белән исән кала. Юл һәлакәте кичә көндез Учалы районында теркәлгән. БР буенча ЮХХДИның якынча мәгълүматлары буенча, 44 яшьлек Баймак районы кешесе утырган “КамАЗ” Чиләбе өлкәсеннән 34 яшьлек ир идарә иткән “ВАЗ-2114” белән бәрелешкән. “Юл-транспорт вакыйгасында “ВАЗ водителе, аның хатыны һәм махсус балалар кәнәфиендә утырган 10 айлык сабыйлары төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Җиңел атомобильдәге тагы бер пассажир – водительнең 76 яшьлек әтисе – авария урынында ук һәлак булган”, – дип белдерделәр ведомствода.
Фото: БР буенча ЮХИДИ.
--- |
Иң күп укылган
|