|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2018 Мәгариф
Укытучыларга ата-аналар белән интернетта аралашу тыелаКазан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр исполкомы хәбәр итә. Исполком искәртүенчә, әлеге тыю ниңәш итү формасында бирелгән. Мондый тәкъдим укытучылар һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны киметүгә юнәлтелгән. Мисалга, бер Казан мәктәбе укытучысы өй эшен электрон аралашу чарасы аша җибәргән, әмма барлык ата-аналарының кереп карау мөмкинлеге булган электрон журналны тутырмаган, дип яза Сәхнә. Социаль челтәрдәге төркемгә җибәрелгән өй эшенең башка хатлар арасында югалуы сәбәпле, 5 бала дәрескә өй эшен эшләмичә килгән, – дип шәрехли исполкомның җавабын «Вечерняя Казань».
Искәртеп үтик, 2 ел элек Казан мәткәпләрендә кесә телефоннарын куллануны һәм социаль челтәрләрдә аралашуны тыю хәбәре таралган иде. Биредә мәктәп җитәкчеләренә эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә киңәш ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|