поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
31.03.2010 Милләт

ИҢ БУЛГАН ТАТАР КЫЗЫ ҺӘМ ЕГЕТЕ

Төмән өлкәсе татар Конгрессы инде өченче ел оештырып килгән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел да күтәренке рухта үтте. Унар кыз һәм егет уңганлыкта, тырышлыкта, осталыкта, зирәклектә, чибәрлектә һәм иң әһәмиятлесе – милләтенең горурланырлык вәкиле, киләчәге булырга лаеклылыкта сыналды.

Үткән ел ахырында районнарда сайлап алу турларында җиңү яулаган чибәр кызлар һәм уңган егетләргә Төмәндә узган кастингта уңышларга ирешүчеләр дә өстәлгәч, финалда көч сынашачак бәхетлеләр тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә репетицияләргә керештеләр. Ул арада төп сынау көне дә килеп җитте. Иң-иңгә эләгәсе машина ачкычы күңелне алгысыта иде әлбәттә. Ләкин йөзләгән тамашачы, синең һәр хәрәкәтеңне, сүзеңне йотарга әзер жюри каршында югалып калмаска, дөрес атларга, оста итеп үзеңнең сәләтләреңне ачып бирә белергә кирәк бит әле.

 

Цирк ул көнне татар сөйләменнән гөрләп торды. Катнашучыларга көч бирүчеләр дә шактый иде. Бердәм бию белән башланган тамашадан соң, алып баручылар, махсус Казаннан чакыртылган “ТНВ” телевидениесенең яшьләр тапшырулары бүлеге журналисты, татар шансоны йолдызы Зөлфәт Зиннуров (Зиннур) һәм җырчы Чулпан Әхмәтҗанова, чибәр-уңганнарны үзләре белән таныштыру өчен аренада урын алган сәхнәгә чакырдылар. Бу сынауда алар “Йөзек салыш” уенын кулланып, “җәза үтәгәндә” мөмкин кадәр тулы, төгәл һәм кыска итеп саф татар телендә кайдан килүләре, нәрсәгә сәләтле булулары, киләчәккә уй-хыяллары белән таныштырырга тиешләр иде. Кайберләренең сөйләмнәре яхшы ишетелмәсә дә (дулкынландылар, әлбәттә), быелгы егет-кызларның татар телен яхшырак белүләре, сүзләрне дөресрәк әйтүләре, ләкин үзләре турында мәгълүматның сайрак булуы аңлашылды. Туган телләрен яхшы белгәннәр монда да өстен чыктылар. Араларында булачак белгечлекләрен мәдәният белән бәйләгәннәр шактый иде.

 

Төмән тире-күн фабрикасы туннары коллекциясен тәкъдим иткәндә “йолдызлар” модельләр кебек йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең иң кызыклы – иҗади өлешендә, елдагыдан аермалы буларак, күбрәк спортка игътибар бирелде (Ч.Камалов, А.Хәлитова, Р.Баймуратов), эчтәлекле шигырьләр яңгырауга (С.Тусмөхәммәтов, Р.Калиев, Ю.Зөлхарнеева) шатланып утырдым, татар биюләрен (А. Кучумова, М.Нигъмәтуллин, Д.Сәитова, А.Арангулова) рәхәтләнеп сокланып күзәттем. Акапеллага Розалия Исхакованың “Сахралар”ны башкаруын бертынсыз тыңлады тамашачы, башкаларның моңлы-дәртле җырларын (Р.Речапова, Р.Вагапов, Э.Абдуллин, Ф.Сәйфуллин, З.Кәримов) көчле кул чабулар белән озатты. О.Тузмөхәммәтованың алкалардан, кием үрнәкләреннән, чәч бизәгечләрдән торган үз дизайнерлык коллекциясе милли бизәкләргә бай булды.

 

Бөтендөнья татар Конгрессы кунагы җырчы, алып баручы Алсу Әбелханова Конгрессның сәламен-котлавын җиткерде, җиңүчеләргә алып килгән кулдан эшләнгән милли чигешле күн тышлы мендәрчекләрен күрсәтеп, бер-ике җыр башкарды.

 

Беренче “Себер йолдызы” бәйгесендә үк үзенең киемнәр коллекциясе белән бәйрәмне бизәгән Элина Сәитова быел барлык катнашучыларны да зыялы, абруйлы татар егете костюмнарына һәм матур, нәфис кичке милли күлмәкләргә киендерде. Шул киемнәрдә алар котлаулар кабул иттеләр, финалистлар билгеләнде. Аларга интеллектуаль сынау үтәргә –“Азатлык” радиосы журналисты Наил Алан әзерләгән сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

 

Сынулардан соң, жюри ђгъзалары киңәшкән-әзерләнгән арада үзенчәлекле тавышлы Зиннурны, нәзакәтле Чулпанны, минутына исәпсез хәрәкәт ясый торган танылган җырчы Мөнир Рахмаевны рәхәтләнеп тыңладык.

 

Иң дулкынландыргыч минутлар килеп тә җитте, жюри ђгъзалары былтыргы мисс һәм мистерлар белән яңа коллегаларын котларга чыктылар. Менә алар - үзләрен татар дип тойган кыз-егетләр, туган телне үстерүгә ныклы өлеш кертәчәк сабыр, горур, уңган, булган, акыллы яшь буын вәкилләре: Алинә Кучумова – “Татар радиосы гүзәле”, Юлиана Зөлхарнеева – “Нәфис кыз”, Диләрә Сәитова – “Нәзакәтле кыз”, Диана Әхмәтова – “Иҗади кыз”, Динара Зәйнетдинова – “Мисс фото”, Розалия Исхакова – “Көләч кыз”, Азалия Хәлитова – “Җиңел аралаша торган кыз”, Олеся Тузмөхәммәтова – “Креатив кыз”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз”, Алисә Арангулова – “Мисс он-лайн”, Мөхәммәдьяр Нигъмәтуллин – “Оста егет”, “Мистер он-лайн”, Чингиз Камалов – “Кыю йљрђкле егет”, Сәет Тузмөхәммәтов – “Зыялы егет”, Рушан Абдрахманов - “Сәләтле егет”, Рәсүл Баймуратов – “Көчле егет”, Рият Вагапов – “Креатив егет”, Руфат Калиев – “Оптимист егет”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет”; ә Алинә Кучумова һәм Зинар Кәримов – 3 нче урынга, Алисә Арангулова һәм Эрик Абдуллин – 2 нче урынга лаек булдылар.

 

Төмән районының Индрәй авылы чибәренә – Рамилә Речаповага “Себер йолдызы–2010”, Талмы авылы егете Фәнил Сәйфуллинга “Татар егете-2010” исемнәре бирелде.

 

Һәркайсына “Мирас” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Хәкимов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына билетлар бүләк итте, исәпсез спонсорлар ярдәме белән катнашучыларга “Золотая лавина” ювелир ширкәте һәм “Спорт-мода”, “Бизнес-класс” такси, “Аллея цветов”, «Газпром-оптика» фирмалары сертификатлары, ООО «Этажи» бүләге тапшырылды, тамашачы мәхәббәтен яулаучыларга ноутбуклар, ә җиңүчеләргә автомобиль ачкычы, Бөтендөнья татар Конгрессы бүләге, Рамиләгә - таҗ, Фәнилгә затлы түбәтәй бирелде. Билетлар арасында призлар уйнатылды, бәхетлеләр кирәкле һәм уңайлы электр әйберләренә ия булдылар.

 

Өлкә милләтләр эшләре комитеты, шәһәр татар мәдәният үзәге, татар яшьләр союзы ярдәмендә өлкә татар Конгрессы оештырган тамашаның халкыбызның рухын саклауга, үстерүгә керткән өлеше бик зур.

 

“Яңарыш” газетасыннан.

Г.ВӘЛИЕВА
Матбугат.ру
№ | 31.03.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы