поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
26.09.2018 Мәдәният

Тинчурин театрында милли драматургия театр фестивале үтә

30 нчы октябрь-6 нчы ноябрь көннәрендә чираттагы Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивале үтәчәк. Быел ул К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оешуга 85 ел тулуга һәм К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга багышлана.

Фестивальнең программасында: 
 
30 нчы октябрь – К. Тинчурин – “Соңгы әсәр”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе  – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
 
Илдә хәтәр тарихи вакыйгалар барган көннәрдә яшь талантлы язучы Сөләйман Тимербаев бер чибәр кызга гашыйк була. Әмма сөю утында янган егет бер мизгелдә барысыннан – эшеннән, торагыннан, паспортыннан, акчасыннан, дусларыннан мәхрүм кала. Тормышының фаҗигале көннәрендә, ул ярдәм өмет иткән кешеләр аны сата, ә бөтенләй чит-ят булганнар исә ярдәм кулы суза. Егет берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, әмма соңгы мизгелдә аны мәхәббәт коткарып кала!

31 нче октябрь –  Б.Сәлахов – “Яратылмый калган ярлар” – спектакльнең режиссеры – И. Казакбаев – Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры.
Кешелек өлешенә тигән Бөек Ватан сугышы газаплары еллар үтү белән, ерагая бара. Хезмәт лагерьларында ачлыктан, суыктан, мәсхәрә ителүдән, кеше күтәрә алмаслык эш газапларыннан кырылган үсмерләр, хатын - кызлар санын беркем дә әйтә алмый. Рус кызы Катя, немец кызы Анна – Мария, татар кызы Илсөярне дә язмыш хезмәт лагеренда очраштыра. Беркөнне, кызлар, түзеп булмаслык эш шартларына чыдый алмыйча , качарга карар кылалар...
 
1 нче ноябрь – Майоров-Шкетан Я. – “Эренер”, спектакльнең режиссеры – Алексеев Р. – баш режиссер, МЭР Халык артисты – М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры. 
 
Спектакльдәге вакыйгалар, узган гасырның 20 нче еллар уртасында, мари авылында бара. Яңа көчләрнең үзгәртеп коруга көрәше, милли интеллигенциянең уянуы  –  авыл тормышының күппланлы картинасын тудыра. Төп герой – Эвай Петр, крестьян улы, берничә ел урал заводында эшләгәннән соң, туган ягына кайта. Ул үзенең уйлары, эш-гамәлләре белән эшче крестьян тормышын үзгәртүгә омтыла.
 
2 нче ноябрь – Р. Рәшидов – “Гуглахай”, спектакльнең режиссеры –  Ибрагимов М.А. – О. Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры.
 
Спектакльнең төп героинясы – Гуглахай – урманда яшәүче, әкияти кош. Ул барысына да бәхет һәм мул уңыш китерә. Ләкин аңа үзенең кошчыкларын, урманны саклар өчен, кансыз бүрегә бирергә туры килә. Соңгы кошчыгын биргәннән соң, Гуглахай ярдәм сорап, чабанга мөрәҗәгать итә, ә аның дусты – акыллы төлке, үзенә тылсымлы көчен биргән, әкиятчене чакыра. Менә шунда, усал бүрене җиңәр өчен, хәйләкәр план туа. Упкынга очканнан соң, бүре үлә һәм ул ашаганнар – барысы да, иреккә чыга. Әлеге әкияттә яхшылык яманлыкны җиңә һәм, хәтта бүре дә, финалда сихри юл белән терелә һәм үзенең хаталарын аңлап, урман җәнлекләренең дустына әверелә.
 
2 нче ноябрь – К.Тинчурин – “Сүнгән йолдызлар”, спектакльнең режиссеры – Гарипова Р.И. – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
 
1914 ел. Вакыт һәм тарихи вакыйгалар кеше тормышларын җимергәндә, бар җирдә котылгысызлык һәм явыз тәкъдир хакимлек иткәндә, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда  —  азак  котылгысыз… Һәм бары тик  көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле…
 
3 нче ноябрь – Ф.Искәндәр – “Куяннар һәм буар еланнар”, спектакльнең режиссеры – Аргун М. – С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры.
 
Сәгать ярым гына баручы әлеге спектальнең декорациясен һәм костюмнарын рәссам Алексей Шервашидзе-Чачба минималь куллана: җиңелчә йөзе агартылган “куяннар”ның башларына газета битләреннән ясалган башлык кигерелгән, ә  кара киемле “буар еланнар” исә үзләренең корбаннарын кечкенә ятьмә ярдәмендә йоталар. Ләкин гади бизәлешле әлеге спектакль безне чолгап алган чынбарлыктагы катлаулы фәлсәфи диалоглар, монологлар белән сугарылган һәм ул кешеләр арасындагы каршылыклы буталчык мөнәсәбәтләр турында сөйли.

4 нче ноябрь – У.Азим – “Таң сызылган җирдә”, спектакльнең режиссеры – Халмуминов А. – Үзбәк милли академия драма театры.
 
Инсценировка нигезендә, хәзерге заман тамашачысын җәлеп итәрлек, әхлакый башлангычлы гыйбрәтле хикәя ята. Спектакльдә кешеләр арасында булган гади мөнәсәбәтләр аша кешелеклелек өчен әһәмиятле иң зур хисләр – Туган илеңә, анага, балага мәхәббәт турында бәян ителә. Спектакль геройлык, лирика, хисләр поэтикасы белән сугарылган. Боларның барысы да акрын сәхнә ритмында яшәгән геройларның авыр язмыш борылышларында чагылыш таба.
 
5 нче ноябрь – А.Гыйләҗев – “Кичер мине, җирем!” (“Өч аршин җир”) – спектакльнең режиссеры – Майнагашев Ю.М. – ХР Атказанган артисты, ХР Атказанган сәнгать эшлеклесе – А.М. Топанов исемендәге Хакасс милли драма театры.
 
Спектакль илебезнең барлык халыклар фаҗигасен колачлый. Вакыйгалар тулы бер чорны – ЯЭП, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы һәм җепшеклек вакытларын үз эченә ала. Бер-берсен сөйгән Андрус белән Алтынахны язмыш бик күп сыный. Әтисеннән мирас булып калган җирне, совет хөкүмәте тартып ала. Әле кичә генә дуслар булып йөрүчеләр бүген инде аны санга сукмавы, аның рөхсәтеннән башка әтисенең бар мөлкәтенә хуҗа булулары Андрусны бик нык рәнҗетә. Ул кешеләрнең бу гамәлендә мәкерлек һәм көнчелек күрә...
 
Ләкин туган якны сагыну сагышы аларга тынгылык бирми. Андрус һәм Алтынах туган якларына кайтырмы? Кайткан очракта аларны авылдашлары гафу итәрме? Туган җир аларны кабул итәрме?
 
6 нчы ноябрь – Ә. Еники – “Гөләндәм туташ хатирәсе”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе  – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
 
Театр тарихында иң беренчеләрдән булып, татар халкының бөек композиторы – Салих Сәйдәшевның тормышындагы вакыйгалар сәхнәләштерәләчәк. 
 
2018 нче елның 6 нчы ноябре –  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне. Быел К.Тинчуринның рухи фатихасы белән оешкан театрыбызга 85 яшь тула. Шул уңайдан театр туган көнендә, театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин тарафыннан  күренекле әдип Ә.Еникиның “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре күрсәтеләчәк (И.Галим инсценировкасы). Шунысы мөһим: 2019 нчы елның 2 нче мартында татар әдәбияты үсешенә саллы элеш керткән олы язучыбыз Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тула һәм әлеге спектакль шушы юбилей уңаеннан сәхнәләштерелә.
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 26.09.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»