|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2018 Шоу-бизнес
Элвин Грейның диагнозы билгеле - җырчыны Казанга кайтарганнарҖырчы Элвин Грейны ашыгыч рәвештә Казан хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта җырчының инстаграмыннан билгеле булды. Элвин Грей Төмән өлкәсендә гастрольләр вакытында хастаханәгә эләккән дип язган идек. Сәламәтлеге кинәт өзлегү аркасында, җырчы ай азагына кадәр планлаштырылган барлык концертларын билгесез вакытка кичектерде.
Инстаграмга урнаштырган фотодан күренгәнчә, Радик система астында ята. Хәзер дәвалану Казанда дәвам итә. Шәхси аккаунтында язылганча, җырчыга "акустик травма" дигән диагноз куелган. Бу эчке колакның көчле тавыш аркасында җәрәхәтләнүе дигән сүз. Тамашачылары Элвин Грейга тизрәк терелеп, иҗатын дәвам иттерүен тели.
--- |
Иң күп укылган
|