|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2018 Шоу-бизнес
Кукмарада Марсилия җырына клип төшергәндә объективка өрәкләр эләккән (ФОТО)Марсилия Боханованың җырына клип төшергәндә көзге, тәрәзәләрдә серле шәүләләр чагылып китүе объективка эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге хәбәрләрнең чынлыгы турында "Кызыл таң" газетасы җырчының үзеннән белешергә булган. - Клипны Татарстанның Кукмара районындагы бетеп барган бер авылында төшердек, - дигән җырчы. - Анда кешеләр яшәми дә, диярлек. Җәй көннәрендә Хәмдия әби кайта, кышкысына тагын балаларына китә.
Клип төшерү өчен сайлаган йорт тәрәзәсеннән зират күренеп тора, дип яза басма. Башта без аңа әлләни игътибар итмәгән идек. Әмма, караңгы төшә башлагач, йорт тәрәзәсеннән кемнеңдер шәүләсе узып киткән кебек булып, көзгедән кемдер карап торганын аермачык күргәч, "кунак"ларның шул яктан килгән булуына шигебез калмады.
Клипны төшереп бетереп, белгәннәребезне укынып, кемнеңдер җаннарын кузгаткан булса, гафу үтенеп кайтып киттек. Хәмдия әбигә алар белән бергә яшисе - шунысы бераз куркуга сала.
Яңа клип бу дөньяда яшәүчеләрнең җырга гашыйк җаннарын кузгатырмы? Тиз арада монысын да күрербез.
Фото: vk.com сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|