поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.09.2018 Җәмгыять

Шамбы балыгы (Булган хәл)

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче бик талантлы авторыбыз Әлфия Нуртдинова белән аның шигырьләре аша һәм әлегә “Бердәмлек”тә басылып чыккан “Ничек без йөзәргә өйрәндек” исемле бердәнбер язмасы аша таныш.

Ул Башкортостанның Аскын районы, Иске Казанчы мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының әдәбият факультетында укып, югары белем ала. Мәктәптә укыганда ук кыз китаплар укырга ярата, иншаларны татар һәм рус телләрендә дә җиңел яза, рус теленнән – татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итәргә ярата.

1975 елда кияүгә чыгып, 40 ел Самара өлкәсе, Шенталы районының Татар Әбдекие авылы мәктәбендә Әлфия ханым немец һәм рус телләрен укытып, лаеклы ялга чыга. Ә күңеле һаман туган теленә тарта. Шуңа да аның шигырьләре һәм язмалары тирән һәм бай татар теле белән язылган. Газета укучылары безнең яңа авторыбызның “Шамбы балыгы” дип аталган яңа язмасын да яратып кабул итәр, дип ышанабыз.  

(Исемнәр үзгәртелеп бирелә)
Безнең авыл шаулап, гөрләп торган зур авыл. Йорт саен балалар күп булганлыктан, уйнарга иптәш эзләп, урамнан урамга йөрү юк. Күршеләреңдә кем бар, шулар белән уйныйсың. 
 
Ә безнең урам башкалардан аерылып тора. Биш-алты вак-төяк кыска урамнарны исәпләмәгәндә, авылның биш озын, киң урамы ике яклап кечкенә Шидәле елгасы буйлап утырган. Безнең  урам Чия тау буйлап күрше авылдан агып килүче киң генә Мута елгасы буйлап башка урамнарга аркылы сузылган. Бәрәңге бакчаларыбыз да елгага ук барып терәлә. Шуңа күрә безнең урам балаларының балачагы башкалар тормышыннан аерылып тора. Алар бәләкәй елганы буып ,сай суда чыпырдап азапланганда, безгә андый мәшәкатьләрнең берсенең дә кирәге юк. Бакча артында гына шундый елга була торып, ничек шунда бармыйсың инде! Шуның өчен җәй көннәрендә бар уйнаган урыныбыз - су буенда гына. Йөзәргә дә шунда өйрәндек. Елга буенда без аяк басмаган җир калмагандыр да бәлки. Безне монда бөтен нәрсә кызыксындыра һәм мавыктыра иде. Бер мәлне, су кереп арганнан соң, елгада күренгәләгән балыкларга игътибар итә башладык һәм бездә балык тотып карау теләге туды. Йомшаграк, искерәк яулык алып килеп сөзеп карарга булдык. Ләкин бу эш барып чыкмады. Бәләкәй булса да балык эләкмәде түгел, эләкте, хәтта кызыл канатлылары да. Әмма бу эш бик җиңел түгел иде шул. Яулык белән ярга таба сөзеп килеп, күтәреп алгач, су яулыктан тиз генә агып бетмичә җәфалый. Озак күтәреп торырга туры килә. Кемдер чыдамый, килеп кулын тыгып карый да:
- Түгегез, балык эләкмәгән, интегеп юкка күтәреп тормагыз, - дип киңәш бирә.
 
Берничә мәртәбә ярга чыгарып, суны түгеп тә карадык. Берсендә бәләкәй генә балык эләккән булган. Аның бәхетенә ,без эләктереп өлгерә алмый калдык,түккән су агымы белән кире елгага сыпырды.
 
Ә безнең ничек тә зуррак балык тотып карыйсыбыз килә. Андый балыклар да елгабызда бар дип сөйлиләр. Эх, менә берәр марля кисәге булса икән ул!
 
Елгага без гел дустым Сәрияләр йорты аша узып йөрибез. Кызның әнисе авыл халкыннан сөт җыя. Эшләре тәмамлангач, бер метрдан озынрак зур марля кисәген юып, кибәргә элеп куя. Күзебез шул марляга төште бит.
 
- Әниеңнән шул марляны сорап тор әле,  -дип Сәрияне үгетләргә керештек. Ул тиз генә риза булмады булуын. Ахыр чиктә, әллә үзенең дә балык тотып карау теләге көчле булгангамы, әллә бергәләп тырышкангамы, күндердек моны.
Көннәрдән беркөнне, ниһаять, безнең хыял тормышка ашты. Сәрия безнең янга теге марля кисәген күтәреп килде. Һәм без вакытның бер генә минутын да әрәм итмичә, тиз генә елга буена йөгерә-атлый төшеп киттек һәм алышына-алышына парлашып балык сөзәргә керештек. Сай урыннарны калдырып, тирәнрәк, тынычрак урыннарга туктап сөзәбез. Марля белән сөзү шундый рәхәт икән ул, шул “җәтмә” дигәнебезне күтәреп алуыбыз була, бер тамчы су да калмый, балык эләккән булса – күренеп ята. Тоткан балыкларны сулы чиләккә җыеп барабыз, бәләкәйләрен кире суга җибәрәбез. Шундый күңелле булып китте. Ярда торучыларыбыз белгән киңәшләрен биреп тора. Кайберләре балыкны куркытып кертәм дип суны таяк белән шапылдата, кемнәрдер бакчадан кош-корт куркыткан кебек кычкыргалап та ала. Көлешеп, дусларча шаярып алырга да өлгерәбез.
 
Су буйлап бара-бара елга аръягындагы ферма кардасын да узып киттек. Такта яргычка җитер-җитмәс, кеше йөрмәгән бик текә ярлы борылышта, марляны күтәреп алсак, җәтмәбездә бертуктаусыз уңга-сулга бөгелеп, бәргәләнеп еланга охшаган озын кара нәрсә ята.
- Абау! Әллә елан инде! Нәрсә соң бу? - дип кычкырып җибәрде Хәнүзә.
Без аптырашып торганда :
- Нинди елан булсын ди монда! Ычкындырасыз бит балыкны! Чыгыгыз тизрәк! - дип Зөһрә апа ярдан команда бирде.
Шулай да, курка-курка гына, табышны алып чыгып ярга салгач, аның чыннан да балык икәнлеген аңладык.
 
Авырлыгы белән йомшак марляны аска тартып,карасу сырты гына күренеп торганга, еланга охшап яткан икән. Балыкны уратып, түгәрәккә бастык та, исебез китеп карап торабыз. Үз күзебезгә үзебез ышанмыйбыз. Әйтерсең лә әкияттәге бер могҗиза булды диярсең.
- Бу бит шамбы балыгы! Минем күргәнем бар, - диде Фирүзә.(шамбының русчасы налим була икән)
 
Балыкның аркасы буй-буй карасу-соры төстә, озынлыгы бер егерме сантиметр чамасы булыр. Зуррак балык тотарга хыялланган булсак та, мондый ук эресе эләгер дип уйламаган да идек.
 
Аның ничек итеп безнең “җәтмә”гә эләгүен берничек тә аңлата алмасак та, без бик канәгать идек. Шуңа күрә бөтен эшне туктатып,шау-шу килеп шамбаны җентекләп тикшерергә керештек.
 
Мондый зур тере балыкны күбебезнең күргәне юк икән әле. Һәрберебез кыюланып тотып карадык. Кулга алгач, балык селкенеп куйса, дерт итә¬без, аннан бергә рәхәтләнеп көлешәбез. Бөтен җирен тикшереп капшап чыктык моның. Авыр¬лыгын да чамаларга тырыштык.
 
- Ярты кило чамасы булыр микән? - дигән сүзгә Фирүзә каршы төште:
- Юктыр. Минем әни эшләгән кибеттә ярты килолы герләр бу балыктан авыррак, - диде ул.
- Алайса, ике-өч йөз грамм чамасы бардыр, - дигән фикергә килдек.
 
Тикшерүне тәмамлап, шамбыбызны ипләп кенә сулы чи¬ләккә салгач, ул бәргәләнеп, дулап, вак балыкларны куркытып йөзеп китте.
Бу көтелмәгән кызыклы хәл¬дән барыбызның да кәефе яхшы иде. Балыкны тотканга ышанып та бетмичә, ара-тирә чиләккә күз салгалап алабыз. Ә ул һаман тынычлана алмый. Әзрәк тынып тора да, тагын шапылдаган тавыш чыгарып, йөзеп китә. Ә безнең шатлыгыбызның чиге-чамасы юк.
 
Бөтен сүзебез - балык турында гына. Куанычыбызны яшерә алмыйча, сөйләшүебезне дәвам итәбез:
- Вәт, бу балык ичмасам!
- Әйттем бит монда зур балыклар бар дип!
- Ничек эләктердек бит, ә?
- О, нинди көчле, елгыр балык!
- Кара син аны, ничек тыпырчына!
- Ә мин марлямны кулымнан чак кына ычкындырып җибәр¬мәдем, шундый каты селкенеп куйды, - дип көлдем.
- Алар монда күп микән?
- Бәлки, тагын эләгер, барыгыз! Кемнәр тота хәзер? - диде Хәнүзә.
 
Бөтен осталыгыбызны кулланып, бу урынны аркылыга-буйга сөзеп карасак та, бу балыкның «иптәшләре» эләк¬мә¬де.
 
Без юлыбызны дәвам иттек. Авыл очына да килеп җиткәнбез. Елга бу урында кискен генә борылыш ясый. Ташудан соң аның биек яры куышланып калган. Аңа мин озак кына сәерсенеп карап тордым. Карлыгачлар оя ясаган берничә текә яр астыннан, кайсы саркып, кайсы ургылып чыккан чишмәләр дә кушылгангамы, бу урыннарда су тирәнрәк тә, тынычрак та.
 
- Карагыз әле, менә бу борылышта бик тыныч, тирән, зур балыклар бардыр монда, - диде берсе.
Хәнүзә белән мин, суны чапылдатмаска тырышып, әкрен генә шул борылышка керә башладык.
Елга тирәнәйгәннән тирәнәя бара. Тагын бер адым атлавыбыз булды, икебез дә баштан¬аяк казанга чумдык. Бераздан калкып чыгып, йөткерә-йөткерә йөзеп ярга чыктык. Искәрмәстән чумгангамы, бераз су йотканбыз ахрысы.
 
Барысы да аптырашып, дәш¬ми безгә карап тора. Тынлыкны бозып:
- Ой, котым очты да, икегез дә суга чумып юк булгач! Ничек яр кырыена килеп җиткәнемне сизми дә калганмын! - диде апа җиңел сулап, безнең чыкканны күреп.
 
Шунда Сәрия, елардай булып, әкрен генә:
- Марля кайда? - диде.
Без сискәнеп киттек. Икебез дә тиз генә кулларыбызга карадык. Марля беркайда да юк иде.
- Әйдәгез тизрәк! Агым буйлап эзләп карыйк! Агып киткәндер ул, - дип апа яр буйлап йөгереп китте. Аңа без дә иярдек. Ерак кына елга буйлап барсак та, әллә күрмәдек, әллә куып тота алмадык. Марлябыздан җилләр искән иде.
Бу хәл безнең барыбыз өчен дә бер тетрәнү кебек килеп чыкты, чөнки бу елгада, безне күмәрлек урыннар булуы башыбызга да сыймый иде.
- Ничек болай булды соң бу? Ни¬гә марляны ычкындырдык соң? - дип уйладым мин ачынып.
 
Димәк, без баштанаяк су¬га чумып та, аяк җиргә тимә¬гәч, үзебез дә сизмәстән, уйлап та тормыйча, йөзәргә кереш¬кәнбез, ә кулыбыздагы марляны көтелмәгән бу хәлдән онытылып икебез берьюлы ычкындырып җибәргәнбез, күрәсең.
- Ай, ике җебегән, без барыбер марляны кулдан ычкындырырга тиеш түгел идек бит! - дип уфтандым.
Хәзер берни эшләп булмый шул инде, буласы булган.
- Нәрсә дияр инде Сәриянең әнисе, орышыр микән аны? Һәрчак ачык йөзле Хәния апа бәлки әрләмәс әле, - дип уйладык һәм хәлдән килгән хәтле Сәрияне юатырга тырыштык.
 
Ә Сәриянең ак йөзендәге шомырт кара моңсу күзләре, карасу җирән чәчләре астыннан тагын да зуррак булып күренәләр. Аның күзләренә карау - үзе бер газап иде.
Ә теге зур балыкны бер¬сүз¬сез чиләге белән, әзрәк кәефе кү¬тәрелмәсме дип, Сә-рия¬гә бирдек.
Безнең балык тоту шулай күңелсез генә тәмамланды. Сәрияләргә кайтып кергәндә, әнисе өйдә юк иде. Нишләргә белмичә аптырашып торганда, өйдән Сәриянең туксан яшьлек әбисе килеп чыкты. Без аңа, бер-беребезне бүлдерә-бүл-де¬рә, барысын да сөйләп бирдек. Ул тыныч кына тыңлап торды да:
- Ярар, барыгыз, кайтыгыз балалар, барысын да сөйләрмен, әнисе аны әрләмәс, - дип безне тынычландырып озатып җибәрде.
Апа белән мин капкадан килеп кергәндә, әни йортта иде.
- И-и, балакайларым, кайда йөрисез инде «дөньягызны  онытып», кыярга сибәргә зур мичкәгә су тутырдыгызмы? Ашау вакыты да исләреннән чык¬кан, ябыгып беткәнсез бит, - дип тезеп китте.
Без икәү бергә әкрен генә :
- Әйе, тутырдык, - дидек.
 
Яз көне әниебез һәрбе¬ребезгә кыяр түтәле ясап бирә, кыяр чәчә. Без, ярыша-ярыша, су сибеп үстерәбез. Минем түтәл, үзем бәләкәйрәк булгангадыр инде, коедан ерак түгел. Тик ышыграк урында. Бик тырышып су сипсәм дә, апаның бәрәңге бакчасындагы кояшлы түтәлендә кыяр иртәрәк өлгерә.
 
Әйе, эшләребез эшләнгән. Менә бүген дә апа белән мин тормышның тагын бер дәресен алып, гомеребез юлында тагын бер адым алга атладык.
Әй, ул чакларда без, ике бәләкәй кызчык, бу вакыт¬ла¬рыбызның балачакның кабатланмас бер матур җәе булганлыгын, «дөньяларыбызны онытып» уйнар чакларыбызның бездән дә узып барганын  аңлап бетермәгәнбез шул әле.
 
Ә икенче көнне иртән Сә¬рия¬ләр йортында элеккеге урында яңа марля эленеп торганын күргәч, җиңел сулап куйдык.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 21.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»