поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2018 Язмыш

"Әнием үлем белән көрәшә. Авыру улыма да гел ярдәм кирәк. Йөрәгем өзгәләнә"

Дөньяга китергән сабыеңны ничек бар – шулай яратырга кирәк. Казанда яшәүче Гөлназ Яруллина әнә шулай ди.

“Авыру булып туган нарасыен ташлап китүчеләр турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Ничек инде йөрәк түрендә йөрткән сабыеңнан баш тартып була, – дип сөйли Гөлназ. –  Сөләй­ман­ның авыруын без, гаиләбезгә кил­гән сынау, дип кабул иттек. Беренче улыбыздан соң бик тә икенче бала алып кайтырга теләдек. Карынымда малай ятканын белгәч, бер-берсенә иптәш булырлар дип бик сөендем. Тик шатлыгым озакка бармады. Улымны 32 атнада табарга туры килде. Бик кечкенә иде ул. Авырлыгы 1 кило да 700 грамм гына. Хәтта үзе сулый да алмый иде. Тууга ук баламны башка хаста­ханә­гә күчер­деләр”.

Сөләйман бер атнадан үзе сулый башлый. Әти-әнисе бераз тынычланып китә. Берәү дә бала инвалид булыр, күп кенә авырулары бардыр дип уйлап карамый. Сабыйның баш миендә кимчелек табалар. Табиблар җитлек­мичә туган балага массаж ясау түгел, аны хәтта эченә яткырып торырга да кушмыйлар. Тәҗри­бәле невропатологка мөрәҗә­гать итүнең файдасы тия: Сөләй­манның баш миендәге шеш үсүдән туктый. Әмма куллар-аяк­лар хәрәкәтсез кала. Сабыйга ДЦП диагнозы куялар.
 
– Мин бу сүзне ишетеп бик курыктым. Бертуктаусыз күз яше түктем. Әмма сабыр итәргә, ничек тә яшәргә, баланы аякка бас­тырырга дигән уй белән яши башладым. Әлеге авырудан ин­те­гүче баласы булган әти-әниләр белән киңәшләштек. Сөләйманга 11 ай чагында беренче тапкыр Чехиягә дәваланырга бардык. Балада уңай якка үзгәрешләр күренә башлагач, тагын берничә тапкыр дәваландык, – дип сөйли Гөлназ. – Әле ярый ирем бар. Әгәр ул булмаса, нишләр идем? Гаиләне алып бару – аның өс­тендә. Үзебезнең җыйган акчабыз бетте инде. Казанда урнашкан тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрибез. Әгәр тиешле вакытта бар­масаң, улымның кул-аяклары катып китә. Бу арада бик авыр көннәрем әле. Әнием авырып китте. Узган ел декабрь аенда анда яман шеш таптылар. Операция ясадылар. Күп тә үтмәде, инфаркт кичерде. Хәзер инде организмына метастазалар таралган. Табиб­лар ничек кенә яр­дәм итәргә тырышса да, әниемә операция ясарга теләсәләр дә, йө­рәге  кү­тәрә алмас дип туктап торалар. Ә ул бик авыр хәлдә. Үлем белән көрәшә. Улыма да гел ярдәм кирәк. Йөрәгем өзгәләнә. Сабыемны да ташлап китә алмыйм, газиз кешемнең дә инте­гүен күрү кыен.
 
Сөләйманга аена 13 мең сум пенсия түлиләр икән. Әмма ул акчаны җиткерү бик авыр, ди әнисе. “Дәвалану бик кыйммәт. Табиблар, вертикализатор кирәк, дигән иде­ләр. Баланы аякка бас­тырып тоту өчен кирәкле җай­ланма ул. 250 мең сум тора. Бу – безнең өчен күтәрә алмаслык сумма. Акча булмагач, бер ай бернинди дәва алмыйча тордык. Улымның аяк-кул­лары тыңламый башлады. Массаж һәм ЛФК курсларын алу файда бирә. Әмма алар кыйммәт. 30 минут массаж өчен 1800 сум түлисе. 3 айлык дәвалану курсы өчен 500 мең сум сорыйлар. Баламны үз-үзен йөр­терлек хәлгә китерәсем килә. Шу­ңа да газета укучылардан яр­дәм сорарга булдым”.
 
3 яшьлек Сөләйманга ярдәм итү өчен  исәп-хисап реквизитлары:

Яндекс кошелек 410014999152594.

Гөлназ Яруллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 2607 8455. 
Әлеге карта 89173952982 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.09.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»