|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2018 Авыл
Иген дə мул, сарымсак та барБыел урак өчен Аллаһы тәгалә аграрийларга бик әйбәт шартлар бүләк итте - коры, кояшлы, эссе һава торышы авыл хуҗалыкларына тиз арада игенне җыеп алырга да, уҗым культураларын чәчәргә дә мөмкинлек бирде. Эшчәнлекләрендә төрлесен күргән, тәҗрибәле белгечләрне дә гаҗәпләндерә быелгы көз. Мәсәлән, гомерен җирле авыл хуҗалыгына багышлаган Печәнең Нариманов исемендәге СПКсының алмашсыз рәисе Сабир Магҗанов уракны уңышлы тәмамлаган өчен Аллаһыга рәхмәтле. Узган атнада без бу хуҗалыкта булып Сабир Садек улы белән аралаштык.
- Әйе, коры кулда кыр эшләрен тәмамладык диярлек. Ләкин басуларда дым булмау сәбәпле, яңа гына чәчелгән уҗым культуралары начар шытым бирә, хәзер аларга яңгыр бик кирәк. Узган елда 4 мең тонна уңыш алган идек, һәр гектар уртача 25 центнер иген бирде. Җилемчәсе 22 процент тәшкил иткән иген кырлары да бар иде. Кызганычка каршы, ашлык хакы түбән – үзкыйммәтеннән дә аз иде. Быел уңыш азрак – 2460 тонна гына, ә хакы югарырак. Шуңа күрә чәчү мәйданын арттырырга карар кылдык һәм 1800 гектар уҗым чәчтек, - ди Сабир әфәнде. Узган елның ноябрь ахырында хуҗалык 6 гектар сарымсак чәчкән иде. Көзен үк, бу культураны үстерү технологиясе таләп иткәнчә, кырга тулы күләмдә ашлама да кертеп калдырганнар, җәен гербицид сиптеләр, җирне тукландырдылар, чүп үләннәргә һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәштеләр. Нәтиҗәдә, мул уңыш алдылар. - Аллаһыга шөкер, сарымсак уңышы мул булды. Озакламый тагы да 10 гектар җиргә сарымсак чәчәрбез, хәзер шушы максатка мәйдан әзерлибез. Киләсе елга уңыш тагы да күбрәк булыр дип беләм. Быел бу культураны эшкәрткәндә, зур булмаса да, хаталар ясалды. Мәсәлән, чүп үләннәргә каршы көрәш тиешле күләмдә алынып барылмады һәм бу уңыш күләменә берникадәр йогынты ясады.
Шуңа да карамастан, теләгән морадыбызга ирештек дияргә була. Ә иң мөһиме – тәҗрибә тупладык, ул безгә киләчәктә эшчәнлегебезне дөрес алып барырга ярдәм итәр. Хәзер уңыш киптерелә һәм чи- стартыла. Бер өлеше сатылды да инде. Димәк, аңа сорау зур һәм, иң мөһиме, хакы лаеклы. Шикәр чөгендере белән бергә 5 гектар җирдә аш чөгендере дә үстердек һәм, әйтергә кирәк, ярыйсы гына уңыш көтәбез. Реализацияләү мөмкинлекләренә карап, бу проектны дәвам итү һәм киңәйтү турында карар кылыныр, - ди хуҗалык рәисе. Узган елда Печә СПКсы да, башка хуҗалыклар кебек үк, җитештергән продукцияләренә тиешле хак бул- мау проблемасын татыды. Шуңа да карамастан, тәҗрибәле аграрий бөртеклеләрне чәчү мәйданын арттырырга планлаштыра. - Узган елда үстергән игенне сату табышлы булмады, тик бу гадәттән тыш күренеш.
Бүген үк инде игеннең килограммы 8-9 сумны тәшкил итә. Минемчә, ашлыкның хакы 12 сумга җитәр, хәтта артыграк та булыр. Ипи – барысына да баш, аңа һәрвакытта да сорау бар, тиешле хак та булырга тиеш. Эшчәнлегебезнең төп юнәлеше – игенчелек. Шикәр һәм аш чөгендерен, сарымсакны без өстәмә керем чыганагы буларак үстерәбез. Әйтергә кирәк, алар да табышлы һәм приоритетлы, - ди Сабир Садек улы.
Тәҗрибәле җитәкче белән авыл хуҗалыгының киләчәге турында да сөйләштек. Аның фикере буенча, киләчәктә җирне зур аграр хуҗалыклар килеп эшкәртер. Чөнки авылларда җирле кече форма хуҗалыкларда хезмәт итәргә сәләтле белгечләр кими. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар булыр булуын, ләкин алар аз күләмдә эшчәнлек алып барыр. Хакимиятнең ярдәм чараларын да күбесе очракта эре аграр предприятиеләргә алырга җиңелрәк. Аларның штатларында бу юнәлеш белән махсус шөгыльләнүче белгечләр тотарга мөмкинлекләре бар, - ди Сабир әфәнде.
Шуңа да карамастан, Печә СПКсы ярыйсы гына ипи үстерә, яңа юнәлешләр үзләштерә. Димәк, халыкка пайлар өчен, ә эшчеләргә хезмәт хакы түли.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|