|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2018 Фаҗига
Торак йорт шартлап, ике фатир җимерелгәнРусия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә иртәнге җидедә Кырмыскалы районының Олы Күл авылындагы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килгән. "Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, ике фатирның җимерелүен ачыклады. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре бара", - дип әйткәннәр ведомствода. “Кызганычка каршы, фаҗига ике кеше гомерен өзгән – 87 яшьтәге ир һәм 74 яшьтәге хатын – һәлак булганнар. Йортта балалар яшәмәгән. Шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкмаган. Әле вакытлыча яшәп торыр өчен урын әзерләгәннәр. Шартлау урынында психологлар һәм кинологлар эшли. Җимерекләрне җыештыру эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе хезмәтендә.
Шартлау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|