|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2018 Фаҗига
Лениногорскида янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм кирәк17 сентябрьдә Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында янгын чыгып, ике балалы гаилә йорт-җирсез калган. Балалар зыян күрмәгән, әти-әниләре төрле дәрәҗәдәге пешү диагнозы белән хастаханәдә дәвалана. Балалар шул авылда яшәүче әбисе белән бабасы каравында. Милекләре тулысынча янып беткән, шәхси әйберләр, документларсыз калганнар, дип яза Заман сулышы. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, "Исток-Башлангыч" үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Адресы: Кутузов урамы, 20нче йорт, 17нче кабинет, телефон:8-917-934-52-10 , Анастасия.
Гаиләдә малайга 7 яшь, буе 130 см, аяк киеме размеры 34-35нче размер. Кызга - 8 яшь, буе 140 см, аяк киеме размеры 35-36. Балаларга киемнәр, уенчыклар, канцелярия товарлары кирәк. Гаилә олыларга кием-салымнан да баш тартмас.
--- |
Иң күп укылган
|