|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2018 Сәясәт
Казанда фронтовик белән булган җәнҗалдан соң идарәче компания директорын эшеннән куганнарКазанның Авиатөзелеш районында яшәүче ветеран Юрий Величко һәм районның идарәче компаниясе арасындагы каршылык яңа борылыш алды. Компания директоры эшеннән алынган, ә пенсионерның барлык бурычлары да юкка чыгарылган. Юрий Величко сөйләвенчә, ул 2008 елдан башлап идарәче компания белән көрәшкән. Ветеран үзенә күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акча түләүдән баш тарткан.
Әлеге вакыт эчендә пенсионерның 45 меңгә якын бурычы җыелган, дип яза Татар-информ. Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе аңа карата зур кампания башлый – суын һәм утын өзәләр.
Ветеран янына коллекторлар килеп, аңа бурычларны кайтаруны таләп итә башлыйлар.
Әлеге хәл яңа борылыш ала башлауга, аның белән район администрациясе кызыксына башлый. Һәм кичә ветеран янына Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев килде.
“Бу коточкыч мәгънәсезлек. Ветераннарга, өлкән яшьтәгеләргә карата мондый мөнәсәбәтне мин беркайчан да күрмәдем. Шәһәр хакимияте карар кабул итте һәм сезнең бурычлар юкка чыгарылды. Моннан тыш, без компанияучредительләренә мөрәҗәгать иттек, компания директоры эшеннән алынды. Әлеге хәл буенча тикшерү уздырылачак”, - дип белдерде Тимур Алибаев.
Юрий Величко сүзләренчә, аңа инде район прокуратурасыннан мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер ООО “Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе”н тикшерүләр көтә.
--- |
Иң күп укылган
|